Василь Шайхразиев в Париже пообщался с изучающими татарский язык студентами / Васил Шәйхразиев Парижда татар телен өйрәнүчеләр белән аралашты

univ8В Институте восточных языков в Париже татарский язык изучают китайцы, французы и турки.

Заместитель Премьер-министра Татарстана, председатель Национального совета Всемирного конгресса татар (ВКТ) Василь Шайхразиев встретился с татарской общественностью Франции. Соответствующая информация размещена на сайте ВКТ.

Шайхразиев посетил Институт восточных языков в Париже, в котором преподаются 100 языков. Татарский язык преподают один раз в неделю в течение двух лет. За это время его освоили более 300 студентов.

На сегодняшний день татарский язык изучает 10 человек, среди которых китайцы, французы и турки. Кроме того, студенты познают татарскую цивилизацию. Данный предмет ведется на французском языке, рассказала преподаватель Лейля Садовинова.

Кроме того, студенты института участвуют в международной олимпиаде по татарскому языку.

На встрече председатель Национального совета рассказал студентам о традициях татарского народа, национальных блюдах и национальной одежде.

По окончании мероприятия вице-президент вуза Шариф Алами Шовфи вручил Василю Шайхразиеву знак почетного гостя института.

«Татар-информ».

* * *

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бу көннәрдә эшлекле сәфәр белән Франциядә булганда Парижда татар телен өйрәнүчеләр белән аралашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

univ8Васил Шәйхразиев Париждагы Көнчыгыш телләр институтында булды. Биредә Татарстан Премьер-министры урынбасары татар телен өйрәнүче студентлар белән очрашты. Аны институтның вице-президенты Шариф Алами Шовфи каршы алды һәм озатып йөрде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлеге уку йортына 300 ел, биредә 100 тел өйрәтелә. Татар теле 10 елдан артык укытыла. Бу вакыт эчендә 300 дән артык студент татар телен үзләштергән. Татар теле биредә атнага 1 сәгать 2 ел дәвамында укытыла.

“Ана теле» он-лайн программасын да студентларым куллана», — диде укытучы Ләйлә Садовинова. 

Бүген аның 10 укучысы бар. Алар арасында кытай, француз, төрек студетлары бар. Студентлар татар цивилизациясен дә өйрәнәләр. Анысы француз телендә өйрәтелә. Ел ахырында студентлар имтихан тапшыра.

Биредә белем алган төрек кызы Әҗәм һәм француз егете Хугэ быел Казанда узган татар теле буенча халыкара олимпиадада катнашкан. Әҗәм татар телендә Татарстан Төркия багланышлары турында чыгыш ясаган. Хугэ “Туган тел”җырын башкарган. Аңа башкалар да кушылган. 

Васил Шәйхразиев белән аралашу вакытында студентлар татарча сөйләшергә тырышты. Милли Шура рәисе биредәге укыту системасы белән кызыксынды, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләде. Милли ризык, халкыбызның киемнәре турында да сөйләшү булды.

Васил Шәйхразиевка уку йортының вице-президенты институтның мәртәбәле кунагы дигән билге тапшырды. Премьер-министр урынбасары үз чиратында Шариф Алами Шовфига Казан күчтәнәчен бирде.

«Татар-информ».

Просмотров: 1092

Комментирование запрещено