Канатны канатка куеп яшәр кешең булсын ул…

Ct5YtjYwCAI

Яңа Ярмәк авылында яшәүче Ркыя һәм Рөстәм Арслановлар.

Язлар җиткәч күңел әллә ниләр өмет итә, нидер көтә. Яз яшәү көчен арттыра. Кояшның елмаюы да үзгәрә бит! Агачлар бөреләнә, шомыртлар чәчәккә йомарланган. Бөтен җирдән дә хуш ис аңкып тора. Кошларның сайрауларын әйт әле син, берсеннән берсе уздырып моңланалар. Бар тереклек тә уяна. Яшисе дә, яшисе генә.

Шундый бер кояшлы көнне, 1938 елның май аенда, Ркыя апа дөньяга килә. Ул — Кадыйр абый белән Камилә апаның кызлары була.

Ркыя апаның яшьлеге сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Үсеп җиткәч авылда калырга исәпли. Тырыш, уңган, үз сүзендә торучы кызны сыер савырга куялар. Шулай итеп ул 40 ел дәвамында биредә эшли!

- Яшьлек елларының авырлыгын белсәң икән! Кул белән дистәләгән сыер савабыз, көч җитми, бармаклар оеп бетә. Тик кешедән каласы килми бит, йөгерә-йөгерә эшлисең. Сөте дә күп була иде, үлән яхшы, печән күп, өстәвенә фураж белән апара пешерәбез.Сөтлебикәләр тук иде.

Кыен булса да, бик тә күңелле иде шул эшләүләре. Кич йөреп кайтасың да, сәгать 3тән сыер саварга чабасың. Шулай фермада үземнең сөйгән ярымны да таптым, -  дип сөйли Ркыя апабыз Арсланова.

60 ел бергә иңне-иңгә куеп, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны уртак итеп узган гомер юлы… Моннан 60 ел элек бер ятим егет, бер чибәр кыз бер-берсен табып кавышканнар да, яшьлектә булган мәхәббәтләрен, саф хисләрен бүгенгесе көнне дә сүндерми, бер-берсенә кирәк булып, гомер сукмагыннан атлыйлар.

Ркыя апаның тормыш иптәше Рөстәм абый — Әхмәтгали абый белән Мөкәрәмә апаның уллары. 4 яшеннән әтисез калып, әнисе белән яши. Алар бишәүләр, ятим балалар — әниләренең күз каралары.

Рөстәм абыйның әтисе Әхмәтгали абый сугышка китә дә, аннан әйләнеп кайтмый, искә алуларыбыз аның рухына дога булып барсын иде.

Рөстәм абый да бик тә уңган. 47 ел фермада эшли: дуңгызлар, сарыклар, сыерлар көтүен көтә. Ике ел чик сакчысы булып хезмәт итә.

Эш елларын искә алганда Ркыя апаның күзләренә яшь килә. Авыл кешесе гел шулай эшне яратадыр инде, шуңа да сагына. 16 яшьтән лаеклы ялга кадәр иртә таңнан ферма юлларын таптавы җиңел булмагандыр, әлбәттә. Аның өстендә бит әле — утаулар да, кирпеч сугу — мич чыгару, балалар тәрбияләү. Өйдәге эшне чыпчык та чүпләп бетерерлек түгел. Алай гынамы соң әле? Ркыя апабыз — сәхнә йолдызы да бит, сандугачлар көнләшерлек итеп җырлый ул.

Рөстәм абый белән Ркыя апаның тормышларын ямьләндереп, нәсел агачлары Җават, Ранис, Накыя дөньяга аваз салалар. Җават уллары инде күптән гүр иясе булды, эшендә электр тогыннан зыян күрә, урыны оҗмахта булсын. Ранис белән Накияләре — икесе дә Самар шәһәрендә үз гаиләләре белән балалар үстерәләр. Ана өчен иң шатланганы — балаларның, оныкларның төп йортка җыелуы. Тик бер кызганыч — Ркыя апа операциядән соң аякларына баса алмый, менә 4 ел инде өй эчендә коляскада гына  йөри.

- Тормыш йомгагын сүтсәң, бер китап язарлык  шул, кызым, -  ди 80 яшен тутырган Ркыя апабыз.

Ркыя апаның күңеле көр. Өйләре чиста, пөхтә итеп җыештырылган.  Кайчан килеп керсәң дә өстәлдә тәмләшкәләре белән чәе әзер. Күршеләре бу апа белән абый өчен янып-көеп торалар, бик тату яшиләр алар. Туганнарын әйткән дә юк инде.

Ркыя апа һәм Рөстәм абый! Сез бергә яши башлаганга алтмыш ел да үтеп киткән икән. Сезне һәркем үрнәк итеп сөйли, йөрәк җылыгыз суынмасын. Язлар белән бергә  Ркыя апаның туган көне дә килеп җиткән, аңа 80 яшь тулган. Тәбриклибез үзегезне! Безнең теләк: картаюны сизмичә, яшәү дәрте сүнмичә, шатлыкта яшәгез. Исәнлек-саулык сезгә, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын.

Алия ХӘМИДУЛЛИНА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

Барысы да фронт, барсы да җиңу өчен…

 

 

Просмотров: 934

Комментирование запрещено