С октября «Шаян-ТВ» начнет вещать в качестве самостоятельного телеканала / “Шаян-ТВ” октябрьдән мөстәкыйль канал булып эшли башлаячак

0141«Шаян-ТВ» с октября текущего года будет вещать 24 часа в сутки. Об этом на встрече с журналистами на базе ТНВ рассказал директор телерадиокомпании Ильшат Аминов. 

«По каналу „Шаян-ТВ“ все идет хорошо. Есть календарный план, все работы ведутся согласно плану. По технике мы объявили конкурс. По плану взяли на работу 7 сотрудников (главный редактор, главный инженер, специалист по трафику). Каждую неделю нас собирает председатель Совета директоров ОАО „Татмедиа“ Асгат Сафаров, каждую неделю я держу отчет о проделанной работе», — сказал Аминов. 

Редакция канала «Шаян-ТВ» расположена в здании радио «Болгар» на улице Горького. 

«Мы должны запустить „Шаян-ТВ“ в октябре как самостоятельный телеканал, вещающий 24 часа. В Интернете полностью не получится — есть проблемы с получением прав. Самостоятельно в полноформатном режиме будет выходить в кабельной сети. Так же сейчас мы работаем в цифровом формате, думаем, что было замечательно выходить в третьем мультиплексе», — сказал Ильшат Аминов. 

Гендиректор ТНВ отметил, что после прихода нового исполнительного директора на канале будут изменения. 

Новый исполнительный директор канала ТНВ — Айрат Сибагатуллин, работавший в 2011 — 2018 годах министром культуры РТ. Он назначен на новую должность 23 апреля.

«Татар-информ».

* * *

“Шаян-ТВ” октябрьдән 24 сәгать буе күрсәтә торган мөстәкыйль канал булып эшли башлаячак. Бу хакта “ТНВ” базасында узган матбугат очрашуында журналистларга “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе директоры Илшат Әминов әйтте.

“Шаян-ТВ” каналы буенча барысы да бик әйбәт. Аны булдыруның календарь планы бар. Шул планга туры китереп, эшләр башкарыла. Техника буенча конкурс игълан иттек. План буенча 7 хезмәткәр эшкә алынды (баш мөхәррир, баш инженер, трафик белгече). Атна саен “Татмедиа” ҖЧҖ Директорлар Советы мөдире Әсгать Сәфәров җыя безне, атна саен хисап тотам”, – диде Әминов.

  • “Шаян-ТВ”ның төп урыны “Болгар” радиосы бинасында, Горький урамында урнашкан.

“Без “Шаян-ТВ”ны октябрь аенда, 24 сәгать буе эшли торган, мөстәкыйль канал итеп чыгарырга тиешбез. Интернетта тулаем булмас, хокуклар белән проблемалар бар. Мөстәкыйль рәвештә, тулы форматта кабель челтәрләрдә чыга башлыйбыз. Шулай ук без бит хәзер цифрлы үткәргечтә дә эшлибез, өченче мультиплекста булса да шәп булыр иде дип торабыз”, – диде Илшат Әминов.

Илшат Әминов журналистларга яңа башкарма директор килгәч, каналда яңалыклар көтелә дип тә әйткән иде.

  • “Яңа Гасыр” телеканалының яңа башкарма директоры — 2011-2018 елларда Мәдәният министры булып эшләгән Айрат Сибагатуллин. Ул яңа вазыйфага 23 апрельдә билгеләнде.  

 «Татар-информ».

Просмотров: 923

Комментирование запрещено