«Бердәмлек» газетасыннан, 11-19 май, 2018 ел

bouquet21_3_800

Похвистнево районы,

Үрнәк авылы

Әлфия Исмәгыйль кызы

Таишевага!

Кадерле дускаем! Чын кү­ңелдән юбилеең белән кот­лыйбыз. Йөрәгебездәге иң гү­зәл хисләребезне кабул ит! Без синең белән утыз ел буе таныш, туганнардай якын дус булдык. Алдагы көннәрдә дә шулай яшик. Туган көнең-юби­леең белән котлап, сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете телибез. Якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.

Май кояшы нурын сипкән

                                       кебек,

Ташып-тулып килсен бәхетең.

Сәламәтлек, уңыш юлдаш

                                     булсын,

Чынга ашсын хыял, өметең.

Котлы булсын, юбилеең,

Кояш кебек балкый йөзләрең.

Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык

                                         белән

Үтсен синең гомер көзләрең.

Изге теләкләр белән дус­тың Әлмирә Сәяхова гаиләсе белән.

* * *

Елховка районының

Тупли авылында туып-үскән, хәзер Самара шәһәре,

Травяная урамында яшәүче Тәлгать Туктаргали улы Хуҗинга – 55 яшь!

Кадерле улым! Мин сине юбилеең белән котлап, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларың, ту­ганнарың белән бергә гомер итү­еңне телим. Нинди теләкләр теләсәм дә, аз булыр. Синең кебек шәфкатьле, мәрхәмәтле ба­лам булганга кинәнеп яшим. Ике алтын малай үстердегез, ми­не дә шулкадәр хөрмәтлисез, из­гелекләрең меңе белән кайт­сын.

Тәбриклим туган көнең белән,

Яхшы хәбәр бирсен һәр көнең.

Корычтай булсын тазалыгың,

                                         улым,

Кояштай озын булсын

                                    гомерең.

Еллар арты еллар өстәлсә дә,

Һаман күңелеңне яшәртсен.

Нурлар сибеп көләч йөзләреңә,

Гел шат итеп кенә яшәтсен.

Гел елмаеп, көлеп яшә, балам,

Беркайчан да кайгы килмәсен.

Йөзеңдә һәрчак кояш нуры

Балкып торсын, һич тә

                                  сүнмәсен.

Сине яратып, Тупли авылында яшәүче әниең Наҗия.

* * *

Тәлгать Туктаргали улы Хуҗинга!

Кадерле абыебыз! Сине юбилеең белән кайнар кот­лый­быз. Кайгы-хәсрәт күрмичә, ба­ла­ларыңның хөрмәтен, туган­нарыңның кадерен тоеп, ыша­нычлы дусла­рыңның барлыгын белеп, саулыкта-шатлыкта гомер кичерүеңне телибез.

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,

Эшләрең дә барсын, гөрләсен.

Гомер буе синең йөрәгеңдә

Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.

Бергәләшеп әле бик күп

                                     тапкыр

Үткәрербез туган көннәрне.

Илле бишне генә түгел,

Алтмыш, житмешне дә,

Сиксән, туксан, хәтта

                                   йөзләрне.

Изге теләкләр белән се­ңелең Рәмзия тормыш иптәше Шамил һәм балалары Наил, Алисә, Диләрә белән.

* * *

Похвистнево районы,

Подбельск авылы

Зөлфия Хәмзә кызы Хәбибуллинага – 55 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, яраткан әбиебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез.

Рәхмәт, әни, безгә гомер

                                         бирдең,

Төн йокламый, карап үстердең.

Йөрәк җылың кушып

                                 барыбызга,

Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.

Туган көнең котлы булсын,

                                             әни,

Юбилеең узсын күңелле.

Балаларың бүген сине котлый,

Шушы инде бәхет түгелме?!

Безнең өчен күпме тырыштың

                                             син,

Уйладың син гомер юлыңда.

Онытмабыз, әни, төпле сүзең,

                         зирәк фикерең,

Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Нургали, кы­зыңӘлфия, киявең Милих, улларың Рамил, Дамир, киленең Мәрьям, оныкларың Ясин, Милеск.

* * *

Зөлфия Хәмзә кызы Хәбибуллинага!

Кадерлебез! Сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, мул тормышта яшәвеңне Ходай насыйп итсен.

Туган көнең-юбилеең белән

Чын күңелдән сине

                             котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык-

                                   куанычлар,

Күңел тынычлыгы телибез.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын

                                       йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш очыннан

                                     узсын –

Шул теләкләр бездән үзеңә.

Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,

Ул ел сине тагы да яшәртсен.

Нурын сибеп көләч йөзләреңә,

Гел шат итеп кенә яшәтсен.

Изге теләкләр белән кай­нанаң Зәйнәб, каенэнең Фәрит һәм барча туганнарың.

* * *

Самара шәһәре,

Мехзавод бистәсе

Суфия Минәхмәт кызы Шәкүровага – 65 яшь!

Кадерлебез! Сине туган кө­нең-юбилеең белән котлап, го­мернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Һәрвакытта да көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Шатлыкта, куанычта, бәхеттә, тигезлектә, балаларыңның иге­леген күреп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Аккан чишмә төсле, челтер-

                                       челтер

Гомер ага, исең китмәсен.

Бәхет-шатлык, саулыгың

Шул чишмәдәй аксын,

                                   кипмәсен.

Җан рәхәте бирсен Ходай

                                           сиңа,

Тән сихәте бирсен гомергә.

Насыйп булсын әле озак еллар,

Туганлашып җирдә яшәргә.

Барлык туганнарың исе­меннән абыең Әзгать гаиләсе белән.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Хәдичә Галиулла кызы

Мамышевага – 80 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине олуг юбилеең белән котлап, йөрәгебездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сәламәтлек, хәерле гомер, җан тынычлыгы, иман байлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез.

Котлы булсын юбилеең, әни,

Гомерең үтсен шатлыкта.

Кайгы күрмә, чирне белмә,

Һич бирешмә картлыкка.

Озын гомер бирсен Ходай,

                                         дибез,

Кояш сиңа бирсен яктылык.

Барлык балаларың,

                               оныкларың

Китерсеннәр бары яхшылык.

Изге теләкләр белән бала­ларың Вәлиулла, Разия, Нурия, Әлфия, Фәрит гаиләләре белән.

* * *

максутоваПохвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Рәшидә Абдулла кызы Мәкъсутовага — 90 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлап, ко­рычтай исәнлек телибез. Алдагы көндә дә безне сөендереп, безнең өчен изге догалар укып, бәхетле, шатлыклы гомер итүең­не те­либез. Рәхмәт сиңа һәр­вакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен.

Котлы булсын юбилеең, әни,

Гомерең үтсен шатлыкта.

Кайгы күрмә, чирне белмә,

Һич бирешмә картлыкка.

Гомерең матур узсын, әнкәй

                                    бәгырем,

Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен;

Йөзең һаман аяз, көләч булсын,

Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Изге теләкләр белән кыз­ларың Фәридә, Хәдичә, Мин­зәйнәп, Рузалия, килен­нәрең, кияүлә­рең, оныкларың, онык­чык­ларың, сеңелләреңӨм­ме­гөл­сем, Гай­шә, Фатыйма, Мәрьям, энең Хәлиулла, җиң­гәң Гайшә гаи­лә­ләре белән.

* * *

Камышлы районы,

Яңа Ярмәк авылы

Тәскирә Гайфулла кызы Зәйнуллинага!

Газиз әниебез, сөйкемле әбиебез, кадерле туганыбыз! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлап, изге теләклә­ребезне юллыйбыз! Сиңа ко­рычтай исәнлек, озын гомер, тыныч көннәр телибез. Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фә­рештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатиха­ларың, фәрештәләр булып, безгә ирешсеннәр.

Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең

                                          өчен,

Рәхмәт сиңа, безне яшәткәнең

                                           өчен.

Балам, диеп, күз нурларын

                               җәлләмичә,

Кайткан саен назлап, сөеп

                   йоклатканың өчен.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул,

                         сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен

                                     гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Барлык туганнарың, якын­нарың исеменнән кызларың Рәмзия һәм Резедә гаиләләре белән.

 

Просмотров: 825

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>