Кытайда Рөстәм Миңнеханов өчен “Әпипә” җырын башкардылар / В Китае для Рустама Минниханова исполнили песню «Апипа»

039Чжэцзян провинциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен оркестр татар халык җыры “Әпипә”не башкарды. Республика лидеры әлеге чыгыш видеоязмасын Instagramдагы үз битенә урнаштырган.

Татарстан Президенты сәфәр вакытында “Татарстан – Чжэцзян” эшлекле форумында катнашты. Анда ул республиканың инвестицион һәм икътисади потенциалын презентацияләде. Шулай ук ул Чжэцзян губернаторы Чжу Цонзю һәм Кытай коммунистлар партиясе сәркатибе Чэ Цзюн белән очрашу уздырды.

Чэ Цзюн белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнешенең 565,5 млн долларга җитүен, 2016 ел белән чагыштырганда 50 проценттан артып китүен искә төшерде.

Татарстан Президенты хезмәттәшлектә кулланылмаган потенциал булуын һәм сәфәрнең максаты да әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу икәнлеген җиткерде.

Очрашу соңында республика лидеры Кытай коммунистлар партиясе сәркатибе Чэ Цзюнны Татарстанга чакырды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

“Татар-информ”.

* * *

В ходе визита в китайскую провинцию Чжэцзян Президента Татарстана Рустама Минниханова оркестр исполнил татарскую народную песню «Апипа». Лидер республики выложил видеозапись выступления на своей странице в Instagram’е.

Песня прозвучала на встрече Президента РТ с секретарем провинциального комитета Коммунистической партии Китая Чэ Цзюном.

Минниханов напомнил, что в 2017 году товарооборот между Татарстаном и КНР в 2017 году достиг 565,5 млн. долларов, увеличившись более чем на 50 процентов по сравнению с 2016-м. Он также указал на невостребованный пока потенциал увеличения сотрудничества и отметил, что целью его поездки является обсуждение именно этого вопроса.

В завершение встречи лидер республики пригласил секретаря комитета КПК провинции Чжэцзян посетить Татарстан во главе делегации деловых кругов, сообщает пресс-служба Президента РТ.

Ранее в ходе поездки Рустам Минниханов принял участие в деловом форуме «Татарстан – Чжэцзян», где презентовал инвестиционный и экономический потенциал республики, и провел встречу с заместителем губернатора Чжэцзяна Чжу Цонзю.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1053

Комментирование запрещено