«18 май – кырымтатар өчен кара көн» (ВИДЕО)

AB7FD11C-29CB-4307-9A8A-EAB7355E0F6E_cx0_cy3_cw0_w1023_r1_s1944 елның 18 мае кырымтатар халкы тарихында иң фаҗигале көн булып калды. Бу көнне кырымтатар халкы тулаем ватаныннан сөрген ителде. Быел бу фаҗигагә 74 ел. Сөрген шаһиты Риза Юсуф Азатылыкка хатирәләрен сөйләде.

Танылган кырымтатар сүз остасы, Украинаның атказанган сәнгәть эшлеклесе Риза Юсуф Кырымнан чыгарылганда дүрт яшендә булган, гаиләсендә дүрт баладан ул бер үзе исән калган. Сөрген көне уңаеннан Риза әфәнде белән әңгәмә кордык.

«Мин Риза Юсуф, 1939 елда тудым. Безне 18 майда сөрген иткәндә мин дүрт ярым яшьлек бала идем. Безнең гаиләдә дүрт бала һәм әни идек. 1941 елда сугышка киткән әти һәлак булды, ә безне 1944 елда сөрген иттеләр. 1942-43 елларда әниемнең апасының гаиләсе, алар да дүрт бала иде, йортларына бомба төшеп җимерелгәннән соң, алар да безгә күченде. Сөргенлек вакытында шул ике ана һәм сигез бала бер вагонда Үзбәкстанга сөргенгә куыла. Мин 1994 елда Кырымга кайткач «Май аеның үнсигезе безнең өчен кара көн, илле ел булды күптән, тарих булсын халык өчен» дип шул ике ана һәм сигез бала фаҗигасе турында бер шигыремдә язган идем.

Үзбәкстанга өч атна барып Кокандка килеп төштек. Ташкенттан 500 чакырым ерак бер авылга, мамык җыелган даладагы бер чатырга китереп ташладылар. Ул аналарның йөрәкләре ничек түзгәндер, белмим. Балаларга һәр көн аш табарга кирәк. Букчаларында булган бер-ике әйберне алып чыгып сата иделәр, он ала иделәр. Хасталыктан, ачлыктан балалар үлә башлады. Безнең гаиләдә мин бер үзем исән калдым. Әниемнең апасының гаиләсендә ике бала үлде, икесе исән калды. Димәк, сигез баладан өч бала калдык без» дип искә алды Риза ага үзенең сөрген көннәрен.

Риза Юсуф Кырым җәмәгать пулаты рәисе Григорий Иоффеның Кырымда «сөргенгә дучар булган халыклар» статусын бетерү тәкъдименә карата да үз фикерен әйтте.

«Кырым җәмәгать пулаты рәисе Григорий Иоффе депортация сүзен алып ташларга, аны онытырга кирәк дигәнене Фейсбукта укыгач, мин моңа җавап итеп, аның үзен милкен алып, Израилгә сөрген итергә кирәк, ул вакытта монда кайтса ул да сөрген ителгәннәрдән булыр.

Мин нәрсә әйтмәкче булам. Менә без сөргенлекне күргән икенче буын вәкиле, бездән соң безнең нәселләребез аны бервакыт онытмаска тиешләр. Безнең халкыбызның меңнәрчә кешеләрен кыйнадылар, хурладылар, сөрген иттеләр, алар корбан булып китте. Халкыбызның хәтерендә бу мәнге калачак. Кырымнан сөрген иткәндә бөтен нәрсәдән мәхрүм иттеләр. Кырымга кайту да җиңел булмады, бер нәрсәбез калмады, янә аякка бастык. Сөргенлек сүзеннән ваз кичү мөмкин түгел, чөнки ул булган нәрсә, халкыбыз белән булган фаҗига» диде Риза Юсуф.

Белешмә. 1944 елның 11 маенда Иосиф Сталин «Кырымтатарларны Кырымнан Үзбәкстанга күчерү турында» карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар «фашист ярдәмчеләре» дип тамгалана. 18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кеше торган җиреннән сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматларына күрә, сөргенлек нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнаштырылган урыннарда ачлыктан, авырулардан һәлак булган. Сөрген ителгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр булган.

azatliq.org

Просмотров: 706

Один комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>