Нурислам Мирза улы ГАЙСИНга!

8Хөрмәтле сыйныфташым! Мин сине йөрәктәге иң кадерле хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйм, исәнлек-саулык, тыныч тормыш телим.

Син милли рух, милли аң сеңдереп, баһадирдай ике ул үстерәсең.  Гаиләңдә сәламәт, җылы, якты атмосфера хөкем сөрә. Алдагы көннәреңдә дә шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшә. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, һәрбер көнең куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура Президиумы әгъзасы, “Дуслык” татар җәмгыяте президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевка!

prez-2-300x300-1Фәхретдин әфәнде!

Сезне күркәм бәйрәмегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Үзегезгә һәм якыннарыгызга чын йөрәктән тынычлык, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек телим. nastol.com_.ua-42338Якыннарыгызның игътибарлы карашы һәм мәхәббәте күңелегезне җылытып торсын.

*

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

* * *

Хөрмәтле Фәхретдин әфәнде!

Табигатьнең шундый күркәм чорында тугангамы, тормышыгыз да шундый ук матур, уңышлы, кояшлы. Бүгенге гомер бәйрәмегездә тагын да зуррак уңышларга ирешүегезне, сәламәт һәм көр күңелле булуыгызны телибез. Гаиләгезгә — тынычлык, эшләрегезгә — уңышлар, иҗтимагый тормышыгызга ихласлык иңеп торсын. Киләчәктә дә шулай бөтен үрләрне яулап, бөтен кыенлыкларны җиңеп барырга насыйп булсын!

Р.Т. Хуҗин, Самар шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе.