Йөрәк ярасы

1052205120Кыш көнендә үлсәм, өшермен дип,
Көтә идең җылы язларны.
Кинәт кенә үлеп китеп бардың,
Күрә алмадың ямьле язларны.

Су буенда тезелеп үскән таллар
Язлар җиткәч яфрак ярдылар,
Кошлар кайтып, биек тал башына
Шатланышып оя кордылар.

Тәрәз каршындагы алмагач та
Шау чәчәккә батты яз җиткәч,
Бик ямансу булды, кошлар кайтып
Талларыма кунып сайрагач.

Туган көнең белән үлгән көнең -
Бигрәк якын булды арасы.
Һәркөн сине уйлап утыргачтын
Төзәлми шул йөрәк ярасы.

Әй, син дөнья, нигә шулай кырыс
Гел  торасың ак һәм карадан.
Көтмәгәндә, уйламаган җирдән
Якыннарны алдың арадан.

Бу дөньяның нинди кызыгы бар
Хәләлеңнән мәңге аерылгач.
Гомерлеккә сине ялгыз итеп,
Пар канатың синең кайрылгач.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

 Балыклы авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1255

Комментирование запрещено