Без — сугыш чоры балалары,
Ачы язмыш безне сынаган.
Тормыш авырлыгын без күтәреп,
Күпме сыгылсак та, сынмаган.
Онытырга телим — мөмкин түгел,
Яралары калган йөрәктә…
Сугыш… Бу сүзләрдә күпме михнәт, күпме күз яше. Сугыш ул – афәт, үлем, чынга ашмаган хыяллар, җимерелгән язмышлар, ятим балалар, аналарның күз яше.
Бөек Ватан сугышы турында без тарих китапларыннан укып, кинофильмнар карап кына беләбез. Бу сугыш — туган җир азатлыгы, халыклар иреге, газиз Ватан өчен барган изге сугыш.
Безнең Иске Усман авылының социаль реабилитация бүлегенә ял итәргә йөрүче апаларыбыз сугышның бөтен ачысын татыганнар, чөнки алар — сугыш чоры балалары.
— Мин — әтисез үскән бала. Аны сугыш тартып алды. Әткәй дигән назлы сүзне әйтә алмыйча да калдым, — ди берсе.
- Әти кайтсын, дип теләдек. Әмма теләк кабул булмады, — ди күзләренә яшьләре тыгылган икенче апабыз.
Ә аннары — яшәү өчен көрәш… Сугыштан соңгы еллар авырлыгы. Сыгылмаска, бирешмәскә, сер бирмәскә тырышып яшәү.
- Ә безнең әти-әнинең җылы канаты астында яшәргә хакыбыз юк идемени? Авыр чакларда әти җилкәсенә таянырга, әтигә сыенырга хакыбыз юк идемени? Ләкин сугыш безнең — сабыйларның күз яше алдында да, әниләрнең җилкәсенә төшкән авыр кайгы алдында да, тол хатыннарның рәнҗеше алдында да тукталып калмады шул, — дип сөйлиләр Иске Усманда яшәүче апаларыбыз — сугыш чоры балалары.
Сугыш башланып, әтиләре илне сакларга чыгып киткәндә кайсына — алты ай, кайсына — бер, кайсына ике яшь ярым булган. Алар әтиләрен бөтенләй хәтерләми дә.
“Хәзер инде үзем әби,
Әйбәтләнде замана,
Тик шулай да кызыгып куям
Әтилеләр узганда”, - дигән сүзләре күңелгә сагыш булып үтеп керә. Күңелгә шундый шигъри юллар да килә:
“Әтием яуда ятып калган,
Ул сугыштан кайтмаган.
Бүген кайтып керер кебек
Ачык калган капкадан…”
Ачык капка — ул безнең хәтер, безнең якыннарыбызны югалтудан әрнегән куңелебез. Бу капканы ябарга безнең хакыбыз юк. Күгебез аяз, тормышыбыз матур булсын өчен гомерләрен биргәннәрнең якты истәлеген буыннан-буынга тапшырып, барлап торырга тиеш без. Якыннарның язмышын барлыйк: бу язмышлар ил диңгезендә булган тамчылар гына. Күпме гаиләләрдә кабатлана бу фаҗига, бу ачы язмыш.
Бүгенге көндә күгебез аяз. Безнең теләк бер: бу куркыныч көннәр бүтән кабатланмасын, балалар ятимлек ачысын татымасын, аналарның күз яше таммасын иде!
Зөлфия ХИСАМЕТДИНОВА, социаль реабилитация бүлеге хезмәткәре.
Иске Усман авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1259