Наил һәм Фәйрүзә Мостафиннарның туйлары узды

555 017Аллаһыга шөкер, тагын бер татар-мөселман гаиләсе пәйда булды.  Наил Мостафин — «Сәлам» гәҗитәсе укучылары өчен яхшы таныш шәхес. Басманың һәр санында төрле-төрле сорауларга төпле җаваплар бирүче мөгаллимебез ул.

Наил Мостафин «Нур» мәдрәсәсендә шәкертләребезне динебез Ислам дигән дәрйага алып керүче. Тыныч, ыспай, татар халкының бүгенге яшь зыялысы. «Язмыш» һәм «бәхет» төшенчәләре янәшә баралар кебек. Ләкин дә шуны истән чыгармасак иде. Аллаһы Тәгалә үә Тәбарәкә  тарафыннан беркемгә дә яманлык җибәрелми! Бу турыда Изге Китабыбыз Коръәни-Кәримдә әйтелә. Раббыбыз тик яхшылык кына тели инсаннарга. Әгәр дә адәм баласы дәү әтисе белән дәү әнисен, әби-бабасын, әти-әнисен, олыларны тыңлап үссә, әгәр дә яшьләр динебез Ислам таләпләреннән тайпылмаса, әгәр дә алар намазчылар булсалар, нигә аларны Раббыбыз авыр язмыш белән җәзаласын?

Наил, ир-ат буларак, тик күркәм сыйфатларга гына ия. Ир-ат. Ир кеше ат урынына җигелеп эшләүне күздә тота.

Хатын-кызның бәхете ирләр кулында булса, ирне бәхетле итүче дә — хатын-кыз.  Наил хәләл җефете итеп Самар кызы Фәйрүзәне сайлап алды. Ул табибә белемен үзләштерә. Шунысы куанычлы ки, килен инде намазлыкта. Димәк, яшьләребез — бер юнәлештә. Әхлакый кыйблалары уртак.

555 017

Хөрмәтле Наил Һәм Фәйрүзә! Сөелеп һәм әти-әниләрегезне куандырып яшәгез. Мәхәббәт  бишегеннән төшеп, тормыш капкасын ачуыгыз белән котлыйбыз. Матурлык — ул бер көнлек тауар, акыл — мәңгелек. Акыл белән яшәгез, балакайлар.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1229

Комментирование запрещено