Сугыш чоры балалары ярдәм көтә

news_9418

Балыклы авылында яшәүче 76 яшьлек Хәтимә БИЛАЛОВА һәм Иске Погрузный бистәсендә гомер итүче Минҗария МИНГОЛОВА ярдәм көтәләр.

Дөреслек кайда?

Исәнмесез, хөрмәтле “Бер­дәм­лек” газетасы хезмәткәр­ләре!

Бөек Ватан сугышының бер ятимәсе мин. Әтием фронтка киткәндә аңа бары 42 яшь кенә булган. Сугышта һәлак булуы турында кара мөһерле кагәзе килгәч, инәй 6 бала белән утырып калган. Мин шул балаларның иң кечесе, әти фронтка киткәндә миңа 15 көн генә булган.

Инәйгә безне үстереп, аякка бастыруның никадәр авыр булганын бер Ходай гына беләдер. Дәүләттән аңа бернинди ярдәм дә, ташламалар да булмады. Сугыштан исән әйләнеп кайтканнар һәрвакыт почетта йөрде: зур пенсия алып яшәделәр, бәйрәм саен алар күчтәнәчләргә күмелделәр. Соңгы елларда фатир да бирә башладылар. Үзләре вафат булса, ул фатирлар балаларына, оныкларына калды. Ә безгә, әтиләре сугыш кырында ятып калган ятимнәргә, ни өчен бернинди ярдәм дә булмады икән?! Безнең нинди гаебебез бар?

Әткәйсез безгә укырга да мөмкинлек булмады бит. Җи­денче сыйныфны тә­мам­лагач, фермага эшкә урнаштым, бүген 43 ел хезмәт стажым белән муниципаль пенсия алам. Бөек Җиңү көненә карата, әз генә булса да, күчтәнәч ясарлык мөмкинлеге юк микәнни бу хөкүмәтнең? Безнең әткәйләр кем өчен, ни өчен сугыш кырларында ятып калдылар икән? Кайда монда дөреслек?

76 яшьлек Хәтимә әбиегез БИЛАЛОВА.

Балыклы авылы,

Камышлы районы.

 * * *

 “Сиңа ярдәм тиеш түгел”

“Бердәмлек” газетасын 2003 елдан бирле яздырып алам. Ул минем якын дустыма әверелде дисәм дә дөрес булыр, мөгаен. Шуңа моң-зарларымны да аның белән уртаклашырга булдым.

Мин 1939 елда туганмын. Балачагым, яшүсмер елларым сугыштан соңгы авыр чорга туры килде. 15 яшемнән кызу кояш астында да, коеп яңгыр яуганда да өлкәннәр белән бертигез  кырда көлтә бәйләдем, чөгендер басуында эшләдем. Ун ел кул көче белән фермада сыер саварга да туры килде. Авырып, операция ясатканнан соң гына башка эшкә күчтем. Барысын бергә кушып санасаң, колхозда гомум хезмәт стажым 38 ел да 9 ай.

Бүген исәнлегем юк, буыннар сызлый, таякка таянып кына йөрим. III группа инвалидлык буенча акча алам, ә менә хөкүмәт тарафыннан сугыш чоры балаларына бернинди дә ярдәм күрсәтелми, “Сиңа тиеш түгел”, — диләр. Нинди закон соң бу?!

Минҗария МИНГОЛОВА.

Иске Погрузный бистәсе,

Кошки районы.

Редакциядән:

Без укучыларыбызның хатларын игътибарсыз калдыра алмадык. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча өлкә идарәсенә шалтыратып: “Регионыбызда сугыш чоры балаларына нинди социаль ярдәм күрсәтү каралган?” — дигән сорау бирдек.

- Соңгы берничә елда Россия төбәкләре тарафыннан Дәүләт Думасына “сугыш чоры балалары” статусын билгеләү турындагы закон проектлары әледән-әле тәкъдим ителеп тора. Тик аларның барысы да кире кагыла килә. Хәзерге вакытта кайбер субъектларда әлеге төр категориядәге кешеләргә ярдәм итү максатыннан өстәмә норматив хокукый актлар кабул ителгән. 

Самараның КПРФ фракциясе дә 2013 елда Самара губерна Думасына “Сугыш чоры балалары” закон проектын тәкъдим иткән иде. 2014 елның 25 мартында ул кабул ителде. Аның буенча 1927 елның 3 сентябреннән 1945 елның 2 сентябренә кадәр СССР территориясендә туган гражданнарга Җиңү бәйрәменә 1000 сум акчалата өстәмә түләү каралган. Моның өчен гражданин федераль һәм өлкә кануннары буенча каралган (юлга бүлеп бирелгән 270 сум акчадан кала) башка бернинди дә акчалата түләүләр алмаган, ә пенсиясе ике яшәү минимумыннан (15 444 сумнан) артмаган булырга тиеш, — дип җавап бирделәр идарә юристлары.

Ач-ялангач, ятимлек ачысын күреп үскән, сугыштан соң илне торгызуга күп көч куйган сугыш чоры балаларының күбесе бүген шул 1000 сум акчаны да ала алмый газаплана. Чынлап та, кайда соң монда дөреслек? Моңа кем җавап бирер икән?

 «Бердәмлек».

Просмотров: 949

Комментирование запрещено