Икенче туган көнем

9936(Булган хәл)

Бу хәл 1998 елның апре­лендә булды. Язгы кояш кыздырса да, кар әле эреп бетмәгән. Ә менә елга ярларыннан чыгып, ыргылып-ыргылап ага, авылның якын-тирәдәге урамнарын су бас­кан. Ул вакытта интернет юк, телевизордан да мульт­фильмнарны  аз күрсә­тәләр иде. Бала-чага кичкә кадәр чыр-чу килеп, урамда уйный. Мин дә, 9 яшьлек кыз, көн саен диярлек абый-апаларым белән казак-караклар булып уйныйбыз.

Менә бу көнне дә уенның кызган вакыты иде. Мин “кылычым” — кулымдагы озын таяк белән Гөлназ апамның битен пычратканымны сизми дә калдым. Ул, ачуы килеп, артымнан  куа башлады. Мин аңардан качырга дип, күпергә таба йөгердем. Күпер дигәне -  калын торба, ә өсте җир белән тигезләнгән бер корылма. Аның су астында калганын ерактан ук күреп алдым. Тик туктап торырга вакыт юк, арттан: “Тотсам, кирәгеңне бирәм!” — дип, кычкыра-кычкыра, Гөлназ йөгерә бит. Мин, ике дә уйламый, күпер булырга тиеш урынга таба ыргылдым. Аяк астында каты җирне тоюга тагы да кыюлана төшеп, аны-моны уйламый, елганың аргы ягына ашкындым. Тик, күпернең уртасына җиттем дигәндә генә, бер аягымны торбага суырды. Тегеләй дә, болай да тартып карыйм, аякны чыгарып кына булмый. Ыргылып-ыргылып аккан елга мине аяктан бәреп екты (әле ярый бөтен күкрәгем белән тын алырга һәм борынымны кул белән кап­ларга өлгердем) һәм бер мизгелдә башым белән су астына киттем. Көчле агым чүп-чар, чыбык-чабык белән бергә мине дә торбага тартты. Ничек шунда башым белән бәрелмәгәнмен дә, шул агач кисәкләренә бәрелеп, имгәнмәгәнмен диген?! Резин итеккә су тулды, юешләнеп авырайган пальто аска тартты. Бераздан тын җитми башлады. Агым суының басылуын сизеп, бөтен көчемне җыйдым да өскә тартылдым һәм кулларым белән яр буенда үсеп утырган агач ботагына сузылдым. Шул вакыт кайдандыр килеп чыккан абыем (соңыннан бел­дем, суга батуымны күреп, аны апамнар чакырып килгәннәр икән) миңа кулын сузып, елгадан тартып чыгарды.

Кайтыр юлны бик начар хәтерлим, әни киемнәрне чылаткан өчен ачуланыр инде, дип курка-курка өйгә кайттым. Ә газизем минем кыяфәтне күреп, үзе куркуга калды. Тиз генә спирт белән тәнемне ышкып, коры киемнәргә киендерде дә озак кына мине кочак­лап утырды. Төнлә хәтта әти белән мине үз яннарына алып ятканнар иде.

Дүшәмбе мәктәпкә баргач укытучыма: “Мин торба аркылы йөзеп чыктым!” — дип мактандым, тик ул да, сыйныфташларым да миңа ышанмадылар. Ә дөресен белгәч, авылдашлар мине озак вакыт “водолаз”, “акула” дип ирештереп йөрделәр.

Бу вакыйгадан күп вакыт үтсә дә, ул бер дә истән чыкмый. Әни дә 10 апрельдә: “Икенче туган көнең белән!” — дип тәбрикли. Ул көнне газиземнең күңеле иртән иртүк тыныч булмаган, нидер сизенгән булган икән. “Балалар белән андый-мондый хәл булмасын иде”, — дип Ходайдан сораган. Әнинең теләге кабул булгандыр инде, Аллаһы Тәгалә мине үлемнән саклап калган. Киләчәктә дә әнкәмнең догалары бәла-казадан сак­ласа иде.

Гөлнур МУСИНА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1105

Комментирование запрещено