Куян күчтәнәче

zajchikӘминнең әбисе авылда яши. Малай да сеңелесе Җәмилә белән җәйге ялларын аңарда үткәрә. Ә әтисе белән әнисе атна саен кунакка кайтып, аларның хәл­ләрен белеп китәләр.

Менә бу ялда әбисенең көтү көне килеп җиткән икән. Авылда бит шулай, көтүче булмагач, сарык-сыерларны чиратлап кө­тәләр. Малайның да әтисе белән барасы килгән иде дә, әнисе җибәрмәде. Сыер көтүдән дә бигрәк, Әминнең һәрвакыт үзенә күчтәнәч җибәрүче куянны күрәсе килгән иде. Күр әле син аны, бер дә онытмый бит малай турында! Әле йомырка белән колбаса җибәрә, әле җиләк. Җәмиләгә чәчәкләр бәйләме, такыя да куя.

Менә бүген дә куян балаларга кәнфит, прәннек биреп җибәргән. Ә җиләк, үлән салып пешергән чәенең тәмлелеген белсәгез! Әби­неке читтә торсын! Әмин, күчтәнәчләрне сыпырта-сы­пырта, әтисенә сораулар яудыра башлады:

- Әти, сөйлә инде. Нинди куян соң ул? Зурмы?

- Әллә ни зур түгел, — дип җавап бирде әтисе, авызын зур ачып иснәп — иртә торган бит, йокысы да киләдер инде. Тик Әминнең дә куян турында күбрәк беләсе килә бит.

- Әти, нигә соң ул күчтәнәч кенә биреп җибәрә? Ник үзе килми?

- Куян куркак бит ул!

- Ә нигә соң ул һәрвакыт балаларга күчтәнәчләр җи­бәрә?

Әтисе кәнәфигә иркенләп утырды да, хәйләкәр елмаеп: “Син белмисеңмени?” — дип пышылдады. Әмин: “Юк”, — дигәнне аңлатып башын чайкады да, әтисе янына ук килеп утырды.

- Ярый, тыңла алайса. Борын-борын заманда, бер авылда яшәгән ди бер егет. Бик ярлы булган ди ул. Шуңа да кышын урманнан утын ташып, җәен кешеләргә көтү көтеп гаиләсен туендырган.

Бу хәл җәйге эссе бер көнне булган. Егет сыер көтүен күләгәрәк җиргә, урман буена куып китергән. Берзаман аның колагына кемнеңдер елаганы ише­телә. Көтүче шул якка барса — киселгән агач төбендә бер куян елап утыра ди. “Нәрсә булды, озынколак?” — дип сораган аңардан егет. “Кечкенә улым, йомшаккаем, минем сүзне тыңламыйча, урманга йөрергә үзе генә чыгып киткән. Аны эзләргә дип чыккан идем, саескан: “Улыңны бүре алып китте, үзем күрдем”, — дип бик яман хәбәр китерде. Инде нишлим хәзер?” — дип куян тагын да катырак еларга тотынган ди. Егет аны бик жәлләгән. Өйдә үзенең дә кечкенә кызы бар бит. Тик көтүен дә калдырып китеп булмый.

- Мин сиңа ярдәм итәр идем дә, сыерларымны кө­тәсе бар шул, — дип башын кашыган көтүче. Моны ишетүгә куян сикереп торган да: “Ярдәм итче, егет! Хәзер туганнарымны дәшәм дә малларыңны үзем көтәрмен. Бер генә сыерың да югалмас!” — дип ялварырга тотынган.

Җанварның өен егет тиз эзләп тапкан. Тегесе йортына казан аскан да куян ашы пешерергә йөри икән.

- Бүре, синең урында булсам, аш пешереп утырмас идем. Баласын урлаганга ана куянның ачуы чыккан, армия җыя, дип ишеттем, — дип кычкырган ерактан ук егет. — Көтүем янына килеп чыктылар, сыерларыңны суеп ашыйбыз, көч җыябыз да бүре янына китәбез, диләр. Көч хәл белән качып котылдым, мине дә ашаган булырлар иде.

Бу сүзләрне ишеткәч, бүре тәгәрәп-тәгәрәп көл­гән. “Нәрсә сөйлисең син, көтүче?! Башыңа кояш суктымы әллә? Беренчедән, куян кем дә, мин кем! Бүре башым белән шул мес­кеннән качып йөримме? Икен­чедән, куянның ит аша­ганын күргәнең бармы синең?” — дигән ул, күз яшен сөртеп.

- Ышанмасаң, әнә биек нарат башына менеп кара. Алар бит анда йөзләгән баш, ә син берүзең. Бар да бергә ябышса, сөягеңне дә калдырмыйлар, — дигән егет.

Бүре иң биек агачны сайлап, аның башына менсә, ни күрсен: болында сыер көтүе — арада куяннар шарт та шорт чыбыркы шартлатып йөри. “Кара әле, симезрәк мал сайлыйлар бугай”, — дип шиккә төшә бүре. Инде нишләргә?

- Көтүче, нишләргә инде, ә? Ул бит синең көтү, бәлки ничек тә булса сөйләшерсең үзләре белән?..

- Белмим дә инде. Куркам мин алардан. Бигрәк күбәүләр бит!

- Көтүче, менә сиңа куян баласы, зинһар, илтеп бир әнисенә. Бүрене куяннар ашаган дип, урманда көлкегә калыр хәлем юк, — дип, бүре ашык-пошык куянны капчыктан чыгарып, көтүчегә тоттыра. Егет куян баласын куенына коча да урман башына таба йөгерә.

Ана куян баласын күрүгә бик куана, күкрәгенә кысып-кысып ярата. Баласы да әнисеннән гафу үтенеп, бүтән ялгызы гына урманга чыкмаска вәгъдә итә.

- Рәхмәт, көтүче, баламны үлемнән коткардың! Шуның өчен мин дә сиңа ярдәм итәрмен. Әнә теге карт имән астында алтын-көмеш күмелгән, шуны казып ал, сиңа да, балаларыңа да җитәр, — дип куян егеткә рәхмәтләр әйткән. Ана куян­ның әмере буенча куяннар көтүчеләрнең, печән чабучыларның балаларына күчтәнәч тә биреп җи­бәрергә тиеш булганнар. Менә шул вакыттан алып, куяннар урманда кемне генә күрсә дә, балаларга күчтәнәч җибәрә икән.

Әмин тын да алмый, әтисенең сөйләгәнен тың­лады. Ә йоклар алдыннан ул озак кына уйланып ятты. Кара әле, әби һәр­вакыт туганнарның кадерен белергә, үзара дус яшәргә куша. Чынлап та, бергә булсаң, барлык дошманнарны да җиңеп була бит. Әнә, бүре дә, куяннарның күплеген күреп, куркуга калган. Ә кайвакыт авырлыкларны, килеп чыкан мәсьәләләрне көч белән түгел, көтүче егет кебек, зирәклек, тапкырлык белән дә киңәш итеп була, дигән фикер белән йокыга китте Әмин.

Әминә ШИҺАПОВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1701

Комментирование запрещено