Алия Аләветдин кызы Шәкүрова исемендәге грантлар тапшырылды

IMG_3751Татар теле буенча халыкара, төбәкара, өлкә олимпиадаларында  җиңүче һәм призер буларак билгеләнгән укучылар стипендия белән бүләкләнделәр.

Бу  көннәрдә Самар өлкәсе мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырый. Бүген Самарның “Яктылык” татар мәктәбен тәмамлаучы укучыларны бәйрәм белән котларга әти-әниләре, иптәшләре һәм мөхтәрәм кунаклар килгән иде. Тантаналы линейкада өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты, Татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе җитәкчесе, әлеге уку йортының попечительләр советы рәисе Ильяс Гомәр улы Шәкүров та катнашты.

hDMnmd1R_IEИльяс әфәнде, һәр елдагыча, укуда уңышларга ирешкән укучыларны — татар теле буенча халыкара, төбәкара, өлкә олимпиадаларында  җиңүче һәм призер буларак билгеләнгән Шәкүрова Гүзәлияне, Османова Айтуганны, Гарипова Исламияне, Газизова Наиләне, Биксалиева Алияне, Исхаков Илшатны һәм аларның укытучыларын — Нурзидә Әхмәтзыя кызы Фәйзуллинаны, Фә­ния Нурсәхи кызы Гыйләҗеваны, Рә­симә Әлимҗан кызы Алюшеваны, Алия Әбүзәр кызы Әпсәләмованы, Асия Госман кызы Сәйфетдинованы, Вәсимә Рәшит кызы Фәрдиеваны, Инзилә Ралиф кызы Гыйззәтуллинаны, Фәнүзә Фәрис кызы Шәкированы үзенең әнисе, татар теле укытучысы булып эшләгән мәрхүмә Алия Шәкүрова исемендәге стипендия һәм грантлар белән бүләкләде.

Алия Аләветдин кызы исемендәге грантлар 10нчы ел тапшырылып килә.

IMG_3651IMG_3692 IMG_3751


Рушания МӘКЪСҮТОВА фотосурәтләре.

 

Просмотров: 1227

Один комментарий

  1. Татарча жырласалар куркэм булыр иде