Тиешле гамәлләребезне үтәргә иренәбезме, вакыт тапмыйбызмы, башка сәбәпләребез бармы?..

DSC09685Рамазан ае бараКамышлы авылының Жилгородок бистәсендә урнашкан мәчеттә кичен, ястүдән соң, тәравих намазлары укыла. Шулай ук имамыбыз Әхтәм хәзрәт Госамов тарафыннан Рамазан ае фазыйләтләре, тәкъвалык, иман турында үтемле вәгазьләр сөйләнелә.

«Тәравих намазы» дип Рамазан ае кичәләрендә ястү намазының дүрт рәкәгать фарызын, ике рәкәгать сөннәтен укыганнан соң, витер намазына кадәр кылынган егерме рәкәгать намазга әйтелә.

Аллаһы йортына ир-атлар белән беррәттән хатын-кызлар да агыла. «Көне буе Аллаһы ризалыгы өчен ашау-эчүдән тыелып, авыз ачканнан соң, озак итеп намазда басып торырга әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә көч бирә. Раббыбыз тәравих намазларында басып торуларыбыз белән, Кыямәт көнендә торуларыбызны җиңеләйтсә иде», — ди алар.

DSC09685image

Тик, кызганычка, мәчетләребезгә бик аз кеше йөри шул.  Тиешле гамәлләребезне үтәргә иренәбезме, вакыт тапмыйбызмы, башка сәбәпләребез бармы?.. 

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Табыйк вакыт, иренмик, өйрәник дога-сүрәләрне, басыйк намазга.  Аллаһы Тәгалә безгә авыр эшне йөкләми. Истә калдырыгыз: намаз эшне калдырмый, ә эш намазны калдыра. Раббыбызга ышанганыңны гамәлең белән исбатла, диелгән дини китапларда.

Дин кардәшләребезнең тоткан уразалары, укыган дога-намазлары кабул булсын иде!

Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1145

Один комментарий

  1. Күп кеше намазга басырга курка, теләге булып та, андый зур эш миннән булмас дип уйлый. Белмәгән эш гел куркыта инде ул. Әмма кыска гына аятьләрдән торган 3-4 сүрә өйрәнсәң, “Әлхәм”, “Колхуаллаһ”, “Әттәхият”ләрне белсәң, намаз укырга була.Намазны да шуның хәтле җиңеләйтә, Коръәндә 3-5 кенә аятьтән торган догаларны биргән. Шуларны укып өйрәнергә була. Хәрәкәтләре дә бер үк бит аның – кабатланып кына тора, бер авырлыгы да юк.