Югалган Исхак Хан НТВда Алла Пугачеваның улы булуын дәлилләмәкче (ВИДЕОанонс)

news_22506Мәскәүгә китеп югалган Исхак Хан кабат үзе турында искә төшерде. Бу юлы ул үзен Алла Пугачеваның “никахсыз туган улы” Иван Пугачев икәнлеген НТВ каналына барып дәлилләмәкче була. Бу хакта җырчы Матбугат.руга үзе сөйләде.

Әлеге резонанс тема интернетта моннан бер-ике ел элек гөрләгән иде инде. Матбугат.руга Исхак хан Алла Пугачева Казанга килеп чыгыш ясагач: «Әни, мин табылдым», — дип алдына барып тезләнүен, ә  Мәскәүдә йолдыз яши торган йорт янында серенадалар җырлавын сөйләде.
 
Бу юлы әлеге хәлләрнең дәвамын НТВ каналында күреп булачак. 
 

«ЧП. Расследование» тапшыруы җомга 25 май көнне 18:15тә эфирга чыгачак.
 

Просмотров: 1077

Комментирование запрещено