Рәссам — авангардист дөнья куйды

Нурхатим21 майда 82нче яшендә Са­мараның танылган рәссамы — Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Нурхәтим Зариф улы Бикулов вафат булды.

Похвистнево районының Яңа Мансур авылында туып-үскән Нурхәтим Бикулов кеч­кенәдән рәсем ясау белән кызыксынып, җиденче сыйныфта танылган рәссамнарның картиналарын күчереп ясарга өйрәнә. Куйбышев хаста­ханәсендә дәваланган вакытында рәссам тәҗрибәсе булган медбрат аңа рәсем ясау серләрен күрсәтә һәм, малайда талант барын күреп, укырга киңәш итә.

Авыруы аркасында мәктәпне 19 яшендә генә тәмамлаган егеткә, үзе ясаган рәсемнәре булмау сәбәпле, Куйбышев сәнгать училищесына укырга керүе бик читен була. Ул, язмышны алдап, Таҗикстан башкаласы Дүшәнбегә бара һәм копияләрен күрсәтеп, сәнгать училищесына укырга керә. Уку йортын гел бишле билгеләренә генә тәмамлагач, Нурхәтим югары белем алу өчен Харьковка китә. Анда педагоглар Борис Васильевич Косарев һәм Василий Дмитриевич Ермилов Бикуловны авангард стилендә монументаль картиналар ясарга өйрәтәләр.

1968 елда туган ягына — Куйбышевка әйләнеп кайткан рәс­сам җиң сызганып эшкә керешә. Ул биредә өлкә һәм зональ күргәзмәләрдә катнаша, Куйбышевның Никахлашу сарае һәм медуниверситет залларын монументаль картиналар белән бизи. Шушы чорда Япония, Югославия, Франция, Болгария һәм Америка илләре дә аның иҗаты белән таныша.

Нурхәтим Зариф улы үзенең картиналарында бик теләп татар мифологиясенә, татар тормышына мөрәҗәгать итә. Туган авылында җиләк җыйган, печән чапкан вакытларда күреп калган матур күренешләр аның иҗаты нигезенә ята. Ул өлкәбезнең татар милли-мәдәни оешма­лары үткәргән төрле чараларда, “Бердәмлек”нең 20 еллык юбилеенда да күргәзмәләр оештырган иде.

Өлкә “Туган тел” татар җәм­гыяте, өлкә һәм Самара шә­һә­ренең татар милли-мәдә­ни автономияләре, “Бердәмлек” өлкә татар газетасы күренекле якташыбыз Нурхәтим Зариф улы Бикуловның вафат булуы сәбәпле туганнарының зур кайгысын уртаклаша.

Рәссам 22 майда үзенең туып-үскән Похвистнево рай­онының Яңа Мансур авылы зиратында җирләнде.

* * *

Самарское региональное отделение Всероссийской творческой общественной организации «Союз художников России» с прискорбием извещает о том, что на 82 году жизни скончался член Союза художников России Нурхатим Зарифович Бикулов и выражает искренние соболезнования родным и близким покойного.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1466

Комментирование запрещено