Хәния Фәрхинең әнисе: “Кызымның каберенә үзем генә барып ятар идем”

11-XFR_6647-1Татарстан һәм Башкорстанның уртак җырчысы, татар Примадоннасы Хәния Фәрхинең вафатына тиздән бер ел була. Тамашачы яраткан җырчысын, якын туганыдай, күңел түрендә саклый. Аның белән таныш булмаган, телевизор экраннары аша гына күреп белгән тамашачылары да Хәния Фәрхи исемен ишетү белән дерт итә.

Җырчының газиз әнисе, 88 яшьлек Фәния апа күңелендә нинди бураннар уйнавын берәү дә белми. Хәниясенең вафаты – кечкенә генә Фәния апа иңенә төшкән дүртенче кайгы бит.

“Татар-информ” хәбәрчесе Башкортстанның Тәтешле районына, Хәния Фәрхи исемендәге төбәкара беренче вокал фестиваленә баргач, Фәния апа белән дә аралашып кайтты.

- Фәния апа, бүген Хәния Фәрхинең җырларын башкаручылар шактый. Сез моны ничек кабул итәсез?

– И, балакаем, җырласыннар. Хәниянең фотоларын карап торам. Җырларын ишеткәч, үзен күргәндәй булам. Авыр шул менә. Тыңлау авыр булса да, җырларын ишетәсе килә.

– Үзе киткәннән соң аның җырларын тыңлыйсызмы?

– Тыңлыйм, тыңлыйм. Телевизордан да карап торам. Гомер буе җырлады бит инде ул. Балачактан. Өч яшеннән җырлый башлады. Бала-чагалар җыеп, аларга концерт куеп, өй уртасына чыршы утыртып, балаларга Яңа ел бәйрәме ясый иде. Балаларны җыеп, җырлата, биетә, үзе җырлый.

– Хәния апа балачактан җырчы булырга теләдеме?

– Үзенең җырчы буласы килде. Әтисе каршы торып та маташкан иде. Мин “үзе ни тели, шуны эшләсен” дидем. “Балакаем, артист бик авыр эш, хисапчыга гына укы әле”, — диде әтисе. Уфага китте, җырчы булырга дип. “Яшь әле син” дип борып кайтарганнар. Әй, сөендек инде аңа.

– Хәния апа сезнең янга еш кайта идеме?

– Нинди кайтмаган ди! Гел минем янда иде бит. Диңгезгә, шифаханәгә ял итәргә дә бармады. “Иң яхшы ял синең янда, инәй” дип кайта иде.

– Кемнән генә сорама, Хәния апаны барысы да көчле иде дип искә ала. Әнисе буларак, тормыш ваклыкларын сезгә сөйли идеме?

– Зарланып, авырлыкларын сөйли торган булмады ул. Эшен яратты. Тормышыннан да зарланмады. Кияү дә (Габделхәй Биктаһиров – ред.) әйбәт булды, әни дип кенә торды. Бездә хатынның әнисенә “әби” дип әйтү гадәте бар бит. Габделхәй беренче көннән үк: “Мин “әби” дип түгел, “әни” дип дәшәм» диде. Әле дә “әни” ди әле ул миңа, балакаем.

11-XFR_6647-1

50-XFR_632217-XFR_6580– Фәния апа, сез алты балага тормыш биргән герой-ана. Алты баланы аякка бастыру җиңелләрдән булмагандыр?

— Ирем белән 56 ел яшәдек. Мине дә рәнҗетмәде, балаларның берсен дә какмады. Бай булмадык без, уртача ярлы идек. Алты баланы бик җиңеллек белән генә дә үстермәдек. Аллага шөкер, алты балага гомер бирдек: Җәмгыя, Тимергали, Хәния, Нурислам, Салават, Фирүзә. Үзебезчә барысын да укыттык. Хәниягә җырга сәләт әтисеннән килгәндер. Мин җырламадым, безнең заман җырлый торган түгел, авыр заманнар иде бит. Әтисе бик оста гармунчы. Үзе уйный, үзе җырлый иде. Аңа охшап, балаларның барысы да җырга-моңга оста булды. Ул чакларын онытып бетергәнмен инде, яшем дә зур бит. Алтау иде бит алар, икәү генә калды. Әллә юри үләләр шунда? Бүген Салават улым белән Фирүзә кызым гына исән.

“Син үлсәң, өйнең уты сүнә, без кая кайтабыз, инәй, син үлмә”, дип мине саклады»

– Фәния апа, Хәния апаның шулай тиз китәсен сизенмәдегезме?

– Сизмәдем шул, сизмәдем. “Инәй, син үлсәң, безгә бигрәк авыр булыр инде, инәй дияргә кеше калмас, кайда гына гастрольдә калырмын, кайтып өлгерә алырмынмы?” дип борчылды. “Син үлсәң, өйнең уты сүнә, без кая кайтабыз, инәй, син үлмә”, дип мине саклады.

Хәния минем алтын баганам булды. Салаюада яшәгәндә өй, каралты-кура салдырды. Ул өй әле дә тау кебек утыра. Авыл бетә башлагач, 2000 елда Тәтешледә менә бу йортны алып бирде.

– Киткәненә инде бер ел була, Хәния апа төшегезгә керәме?

– Ике генә тапкыр күрдем. Беренчесендә, йон язуын, әзерләвен күрдем. “Кәҗә мамыгы, инәй, нәзек кенә итеп эрлә яме. Шәл бәйлә, башың туңмасын”, — ди. Менә әле яңарак кына тагын керде төшемә. Үзен күрмәдем, ашарга әзерләп йөри, имеш. Мине көтәме икән инде?

– Хәния апа кайта алмаган вакытларда еш сөйләшә идегезме?

– Көн саен ике-өч тапкыр. Аралар ерак булса да, игътибарсыз калдырмады, мин дип яшәде ул. Көтмәгәндә, кисәк кенә үлеп китте шул.

«Бу юлы көлеп чыгып китте, беребез дә еламады. Кем уйлый аны үлә дип?!»

– Фәния апа, 27 июль көнне – Хәния апа белән ничек саубуллаштыгыз?

– Шатланып, көлә-көлә чыгып китте. Без Фирүзәләрдә идек. Фирүзә белән аның ике кызын Казанга, кунакка алып китәргә җыенды бит. Чыгып машинага утырды, ашыга, кабалана. Сеңелләре һаман чыга алмый өйдән. Шуннан аның янына машинага мин дә чыгып утырдым. “Нигә һаман чыга алмыйлар соң болар?” ди. Мине кочаклый. “Инәй, сине дә өеңә төшереп тормыйбыз инде, Казанга алып китәбез”, ди миңа. “Озак тормыйбыз, Уфага барасы бар, ике-өч көннән кайтабыз”, ди. “Юк инде, балакаем, анда нишләп йөрим?” дидем. Мине өйгә төшереп куйдылар. Хәния өйгә кереп тормады, “ашыгам” ди. Өй каршыннан бер чәчәк өзеп алды. “Бигрәк хуш исле, инәй, Казанга кайтканчы шуны иснәп кайтам”, диде. Бакчадан ике сарымсак йолкып алды. “Балакаем, сарымсак кирәкмени, казысыннар, алып кит”, дим, “Юк, инәй, икәү җитә миңа”, ди. Ул башка вакытларда минем яннан китә алмыйча тинтерәп бетә иде. Саубуллаша алмыйча изалана, бөтенебез өй каршына Сабантуй кебек җыелыша, елап китә иде. Бу юлы көлеп чыгып китте, беребез дә еламады. Кем уйлый аны үлә дип?! Мин алардан кайтып җитү хәбәрен көтәм бит инде. Бер сәгать тә үтмәгәндер, Фирүзәнең олы кызы Галия килеп керде. “Картый, Хәния апаны хастаханәгә салдык”, ди. Аптырап киттем: авырмады да, әле генә янымнан елмаеп чыгып китте бит. Аның артыннан ук Фирүзә кайтты. “Инәй, апаны озаттык, апа кайтып китте”, ди. “Нигә, каршы килеп алдылармени?” дим. “Кайтып китте инде, китте”, ди. Аның шул “китте” диюе – үлде дигән сүзе икән. Балакаем, минем янга саубуллашырга кайткан булган бит. Үләсен сизенеп, ашкынып киткән.

– Хәния апаның юклыгына, вафатына ышанасызмы?

– Үлгәне бик искә төшсә, чыдап та булмас, исәрләнер идем. Казанда гына дип юатам үземне. Телефон шалтыраса, әле дә Хәния дип барып алам. Үзем генә яшәгәч, бик авыр. Аны уйламаган бер көнем дә юк. Йә акырып елыйм, йә “ник ташлап киттең, юри үлдең” дип тиргим.

– Хәния апаны яраттылар, һаман яраталар. “Мин бит халык артистының әнисе” дигән горурлану хисләре кичерәсезме, Фәния апа?

– Мин бит колхозчы гына. Алай эре тотмадым үземне. Якын-тирәгә кайтса, бөтен гаилә белән җыелып, концертына бара идек. Ачулана белмәде, әшәке сөйләшмәде. Көлә генә иде гел. Ихлас булды, юмарт, бик юмарт иде. Йөрәгемне үзе белән алып китте. Еларга ярамый диләр дә, елыйм бит, түзә алмыйм. Ул үлгәннән соң начарайдым бит менә. Вакыт җитмичә, үлеп булмый икән. Аның урынына үзем генә барып ятар идем…

intertat.tatar

Просмотров: 1229

Комментирование запрещено