Сау бул, мәктәп!

apvqak9jk1kӨлкәбезнең барлык мәк­тәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлады

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә бу көнне 13 кыз һәм егет мәктәп еллары белән хушлашып, зур тормышка аяк басты. Камышлы районының Ис­ке Ярмәк урта белем бирү мәктәбендә быел, кызганычка, 11нче сыйныфка укырга килүче булмаган. Ә тугызынчы сыйныфны 14 бала тәмамлый. Соңгы кыңгырау чыңлавы Похвистнево районы Гали авылы урта мәктәбен тә­мамлаучы укучыларның да мәңгегә исләрендә калыр. Анда 10 бала — унберенче, 26 укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Елховка районының Мул­ла авылы тугызъеллык мәк­тәбен быел ике егет һәм бер кыз тәмамлый.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә бу көнне 13 кыз һәм егет мәктәп еллары белән хушлашып, зур тормышка аяк басты. Алар, моннан 11 ел элек беренче сыйныфка укырга килгән кебек, бүгенге тантаналы линейкага да әти-әниләре белән кулга-кул тотынышып үттеләр.

Чараны мәктәп директоры Радик Газизов  сәламләү сүзләре белән башлап җи­бәрде. Ул быелгы уку елының истәлекле вакыйгаларга бай булуын белдереп, мәк­тәп­тә Татарстан вице-пре­мьеры, Бөтендөнья татар кон­грес­сының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның кунакта булуы, Татар мәгарифе көннәре кысаларында Татарстан делегатлары белән очрашулар, мастер-класслар оештырылуы, өлкә губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров катнашында “Сәламәтлек көне” уздырылуы турында сөйләде һәм башка зур, мөһим вакыйгалар белән таныштырып үтте. “Бүген 37 укучыбыз тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Аларны да Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлап,  мәктәп тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәк тормышларында уңышлар телибез”, — диде Радик Рәфгать улы.

apvqak9jk1kgFxsKzpzJyU tUC913sDlEkIMG_3751Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә кер­гән Самара өлкәсе мөсел­маннарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да балаларга хәер-фатихаларын җиткерде.

- Бүген мәктәп бусагасын атлап, зур тормышка аяк басасыз. Барыр юлларыгыз имин, сайлаган һөнәрләрегез гомер буе яратып эшләрлек булсын! Туган мәктәбегезне, укытучыларыгызны, әти-әниләрегезне исегездән чыгармагыз, аларга рәхмәтле булыгыз, — диде мөфти.

Укучыларны, укытучылар­ны, ата-аналарны “Яктылык” мәктәбенең беренче директоры Хәридә ханым Дашкина, шәһәр Думасы депутаты, шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, Совет районы администрациясе вәкиле Елена Новикова, Россиянең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре Җәмил Вәлиуллин һәм актив җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль Латыйпов та кайнар котладылар.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, Татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе җитәкчесе, әлеге уку йортының попечительләр советы рәисе Ильяс Шәкүров һәр елдагыча, укуда уңышларга ирешкән укучыларны — татар теле буенча халыкара, төбәкара, өлкә олимпиадаларында  җиңүче һәм призер буларак билгеләнгән Гүзәлия Шәкүрова, Айтурган Османова, Исламия Гарипова, Наилә Газизова, Алия Биксалиева, Илшат Исхаковны һәм аларның укытучыларын — Фәния Гыйлаҗева, Нурзидә Фәйзуллина, Рәсимә Алюшева, Алия Әбсәләмова, Асия Сәйфетдинова, Вәси­мә Фәрдиева, Инзилә Гыйз­зәтуллина, Фәнүзә Шә­кированы үзенең әнисе, татар теле укытучысы булып эшләгән мәрхүмә Алия Шәкүрова исемендәге стипендия һәм грантлар белән бүләкләде.

“Яктылык” мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән беренче укытучылары Рәхимә Хәйрова һәм Фәнүзә Шакирова да тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Бүгенге сыйныф җитәкчеләре Лилия Әбсә­лә­мованың чыгышы аеруча дулкынландыргыч булды. Ул күз яшьләре аша балаларны һәрвакыт бер-берсе белән хә­бәрдәш, дус булып яшәргә өндәде, укучыларына аналарча үзенең үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Укытучыларына, әти-әни­лә­­ренә рәхмәт сүзләре әйт­кән­дә укучылар да күз яшьләрен яшерә алмадылар. Аларның күккә тынычлык символы — ак күгәр­ченнәр очыруы һәм мәй­данда вальс әйләнүләре бәй­рәм­нең иң матур һәм дулкын­ландыргыч мизгелләре булгандыр.

Менә беренче һәм чыгарылыш сыйныф укучылары, апалы-сеңелле Амилә һәм Алсу Вәлиуллиналар быелгы уку елының соңгы кыңгыравын чыңлаттылар. Калган укучылар өчен ул тагын бер уку елы артта калуны дәлилләсә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр яңгырады. Алда аларны имтиханнар, яңа сынаулар, зур тормыш көтә.

* * *

Камышлы районының Ис­ке Ярмәк урта белем бирү мәктәбендә быел, кызганычка, 11нче сыйныфка укырга килүче булмаган. Ә тугызынчы сыйныфны 14 бала тәмамлый. Аларны Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котларга әти-әниләре, иптәшләре, ә мөхтәрәм кунак­лардан Камышлы районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Рәхмәтуллин, Иске Ярмәк авылы җирлеге рәисе Минсәгыйть Шәйхетдинов һәм ветеран укытучылар килгән иде. Алар һәм мәктәп директоры Мәсгүдә Гыйбадуллина укучыларга, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, киләчәктә укуларын дәвам итүләрен һәм бу тормышта үз урыннарын табуларын теләделәр.

Соңгы кыңгырау чыңлавы Похвистнево районы Гали авылы урта мәктәбен тә­мамлаучы укучыларның да мәңгегә исләрендә калыр. Анда 10 бала — унберенче, 26 укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлый.

- Соңгыларыннан дүрт укучыбыз кызыл аттестатка бара. Калган укучыларыбыз да тырыш, акыллы. Өлкә, район бәйгеләрендә, мәктәп тормышында актив катнашып тордылар. Алар белән хушлашу безнең өчен бер яктан моңсу булса, икенче яктан, балаларның белем алып, олы тормышка аяк басуы — шатлыклы вакыйга, — дип сөйләде мәктәп директоры Мөхтәр Алтынбаев.

Елховка районының Мул­ла авылы тугызъеллык мәк­тәбен быел ике егет һәм бер кыз тәмамлый.

- Мәктәбебездә барлыгы 27 бала укый. Алар арасында казах, чуваш, рус милләтеннән булган укучылар да бар. Моңа карамастан, барысы да татар теле дәресләренә теләп йөриләр, ата-аналар да татарча сөйләшергә өйрәнәләр.

Өч укучыбыз быел мәк­тәбебезне тәмамлый. Тугыз ел дәвамында бер генә борчу да китермәгән, игелекле, яр­дәмчел, кешелекле балаларыбыз белән ихлас күңелдән горурланабыз. Чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, югары уку йортларында да мәктәп абруен төшермичә, әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермичә укуларын телибез, — дип укучыларына уңышлар теләде мәктәп директоры Рамил Хуҗин.

Өлкәбезнең барлык мәктәп­ләрендә дә Соңгы кыңгырау бәй­рәме шулай матур узгандыр, дип өметләнәбез.

Гөлгенә СӘЛАХОВА.

 «Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Алия Аләветдин кызы Шәкүрова исемендәге грантлар тапшырылды

Просмотров: 1275

Комментирование запрещено