Илдар Гыйльметдинов: туган телләргә ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин / Ильдар Гильмутдинов: В России могут создать фонд для помощи регионам в сохранении родных языков (ВИДЕО)

Гильмутдинов Эльдар ЕрековичРусиядә төбәкләргә туган телләрне сакларга ярдәм итүче федераль фонд төзелергә мөмкин. Ул төбәкләргә дәреслекләр төзергә, туган телләрне сакларга ярдәм итәр диелә.

Бу хакта Русия думасының Милләтләр эшләре комитеты җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов «Татар-информга» сөйләгән. Әлеге мәсьәлә 24 майда Русия президенты идарәсендә узган сөйләшүдә күтәрелгән.

«Бүгенге көндә Русиянең мәгариф системында укытыла торган 30лап телнең җидесендә генә дәреслекләр федераль исемлеккә кертелгән, ягъни рәсми рөхсәт алган. Һәм, әйтергә кирәк, татар теленең генә I сыйныфтан башлап IX сыйныфка кадәр бөтен дәреслекләре дә бар. Башкаларда ул дәрәҗәдә түгел. Ә кайбер милләтләрнең телләрен укыту өчен дәреслекләре бөтенләй юк», ди Гыйльметдинов.

Аның сүзләренчә, әлеге фонд, төбәкләрдә ана телләрен саклауга, шул исәптән, дәреслекләр булдырып, аларны федераль реестрда теркәлүгә ярдәм итәргә тиеш.

Хәбәр ителүенчә, әлеге сөйләшүдә туган телләрне ихтыярига калдыру канун өлгесе авторлары яңа текст әзерләячәк дип тә килешенгән.

Пәнҗешәмбе Татарстан Дәүләт шурасы урта мәктәпләрдә милли телләрне укытуны ихтыярига калдыру турында канун өлгесен хөкем итеп, әлеге документ кире кагылырга тиеш дип тавыш бирде. Депутатлар бу мәсьәләдә Русия думасы һәм төбәкләр белән сөйләшүләр алып барырга чакырды.

10 апрель Русия думасының алты депутаты парламентка республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның дәүләт телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны факультатив итү карала.

azatliq.org

* * *

В России может быть создан специальный федеральный фонд, который будет помогать регионам в сохранении родных языков. Об этом в интервью ИА «Татар-информ» сообщил депутат Государственной Думы РФ от Татарстана Ильдар Гильмутдинов. Напомним, 24 мая он принял участие в совещании в Администрации Президента РФ с участием инициаторов нашумевшего законопроекта о внесении изменений в закон «Об образовании РФ», делающий изучение родных языков не обязательным, а добровольным.

Гильмутдинов сообщил ИА «Татар-информ», что создана рабочая группа с участием и представителей национальных республик и Министерства образования РФ, которой предстоит подготовить предложения по доработке законопроекта.

По его словам, на совещании в администрации Президента РФ обсуждался не только резонансный законопроект и связанные с ним риски, но и то, как дальше будет развиваться изучение родных языков в системе образования.

«Есть проблема, связанная с подготовкой кадров. Вопрос, связанный с учебниками, очень серьезный. У нас из 30 языков, изучаемых в системе образования, всего по семи родным языкам есть официально прошедшие регистрацию в федеральном реестре учебники. По татарскому языку есть вся линейка, у остальных — только по некоторым позициям. Получается, 23 языка вообще изучаются без каких-либо официальных учебников. Или вообще не изучаются, потому что законодательство запрещает обучение без учебников, не прошедших федеральную аттестацию. Поэтому будет создан, по всей видимости, специальный федеральный фонд, который будет помогать регионам в сохранении родных языков, в том числе с поддержкой в формировании этих учебников. Это очень важно, мы об этом неоднократно говорили», — сказал Ильдар Гильмутдинов.

«Татар-информ».

Просмотров: 534

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>