Сугыш ятиме мин

9700933Сугыш ятиме мин, ятим калдым…
Их, авыр миңа шуны белүе,
Гомер буе «әти» сүзен әйтә алмадым,
Йөрәгемнең басылмый әрнүе.

Балачактан күрдем тормыш ачысын,
Ач-ялангач идем һәрвакыт.
Күрә алмадым әти рәхәтен,
Сугыш кырында калган ул ятып.

Күпме кайгы төште башыма,
Бигрәк авыр иде ул чакта.
Шул чакларны әгәр искә алсам,
Йөрәк сыкрап куя һаман да.

Туган җирем — Бозбаш авылы,
Шунда үтте бала чакларым.
Урап уздым авыл урамын,
Балачакның ззен тапмадым.

Искә төшә сабый чакларым
Авыр төшләр сыман күренеп.
Өндә күреп булмый инде хәзер
Еллар аша карап үрелеп.

Балачакны хәтерлисем килми,
Балачагым рәхәт булмады.
Ятимлекнең кара тырнагы
Йөрәгемне минем тырнады.

Бер Ходаем, Синнән сорыйм
Картлык көнем булсын бәхетле.
Оныкларым үссен гөрләп,
Имин булсын йортым-тәхетем.

Галимә ӘХМӘТШИНА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 976

Комментирование запрещено