Певица Зуля Камалова запустила сбор средств на новый татаро-язычный альбом / Зөлфия Камалова яңа альбомына интернетта акча җыя башлады

1527570705_DSC_2925Певица Зуля Камалова вышла на краудфандинг с новым татаро-язычным альбомом. Сборник будет называться «Алты көн ярату» на одноименный цикл стихов поэта Йолдыз Миннулиной и дословно переводится как «Шесть дней любви».

Альбом будет включать в себя шесть основных композиций и дополнительные бонус-треки. Саунд-продюсером выступит музыкант голландского происхождения Михиль Холландерз, сообщают организаторы.

В поддержку альбома певица запустила сбор средств на Planeta.ru. Сейчас проект объединяет в себе 3 языка одновременно — татарский, русский и английский. По словам создателей проекта — это был принципиальный момент, поскольку они планируют привлечь внимание международной аудитории для успешного завершения кампании, речь не только о поклонниках творчества Камаловой на зарубежной альтернативной сцене, но и в частности о татаро-язычных диаспорах по всему миру.

business-gazeta.ru

* * *

Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зөлфия Камалова интернетта акча җыеп яңа альбом чыгарырга җыена. Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә салынган җырлар җыентыгы «Алты көн ярату» дип аталачак.

Альбомны чыгаруга ярдәм итү өчен җырчы Planeta.ru платформасында акча җыю башлаган. Җыентык татар, инглиз һәм урыс телләрендә булыр дип көтелә. Әлеге кампания уңышка ирешсен өчен, җыентык чыгаручылар халыкара тыңлаучылар игътибарын да җәлеп итмәкче.

Альбомга алты төп композиция һәм өстәмә бонус-треклар керәчәк. Саунд-продюссер — Һолландиядән музыкант Михиль Холландерз.

Краудфандинг кампаниясенә Дөнья татар яшьләре форумы, «Yummy music» музыкаль лейблы, «Юлбасма» нәшрияты теләктәшлек күрәсәтә. Хореограф Нурбәк Батулла, башкаручы Мубай, режиссер Илшат Рәхимбай, музыкаль тәнкыйтьче Артемий Троицкий, музыкант һәм продюссер Олег Нестеров һәм башкалар ярдәм күрсәтергә ризалашкан.

«Бу проект белән альбомымны туган телемә һәм дә төпләремә багышлыйм, алар мине бар иттеләр. Татар мәдәянияте һәм музыкасы үсәргә, киңәергә тиеш. Бер урында торып калырга ярамый. Хәзерге көндә яңа татарча проектларның мөhимлеген үзегез беләсез инде», ди Зөлфия Камалова.

Җырчы әлгә 250 мең сум җыярга планлаштыра. Бу кирәкле сумманың яртысы. Уңышка ирешсәләр, икенче этапта калган яртысын җыеп бетерергә яисә башка эре финанс чыганаклары эзләп табарга җыеналар. Камалова үз тыңлаучылары ярдәменә өметләнә.

Зөлфия Камалова Удмуртиядә туып үскән. Хәзер Австралиядә яши. Моңа кадәр төрле телләрдә тугыз җыентыгын чыгарды. 2012 елда аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

azatliq.org

Просмотров: 595

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>