«Ураза тотасыңмы?»- дип сорарга ярыймы? Хәзрәт ураза турында сорауларга җавап бирә

news_22529Ислам кануннары буенча, адәм баласы, хәленнән килеп тә, рамазан аенда ураза тотмаса, гөнаһ кылган санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: “Әгәр бер инсан сәбәпсез рамазан аеның бер көнендә ашаса (ягъни көндез), гомере буе ураза тотып та, ул көнен каза кыла алмас”, — ди. Рамазан ае уразасының башка нечкәлекләре турында “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов сөйләде.

— Кешедән, ураза тотасыңмы, дип сорарга ярыймы? Тотмаса, аны уңайсыз хәлгә куябыз бит. Кайберәүләр әле: “Ник тотмыйсың?” — дип акыл да өйрәтә башлый. Ураза фарыз гамәл булса да, аны тоту-томау һәркемнең үз эше түгелме? 
 
— Бу — четерекле мәсьәлә. Әйтик, әти кеше балаларыннан, ураза тотасыңмы, юкмы, дип сорый ала. Чөнки ул гаиләсе өчен җаваплы, кыямәт көнендә җавап тотачак. Кайчан кешене уңайсыз хәлгә куюдан да куркырга кирәкми. Чөнки ахирәттә тагын да уңайсызрак булуы ихтимал. Андый сорау уразага керү өчен кемгәдер этәргеч бирергә дә мөмкин. Шуңа да, кешесенә һәм урынына карап, ураза тоту-тотмау хакында сорарга рөхсәт ителә. 

— Мин — уразада, дип масаюның хөкеме нинди? 
 
— Әйткәнебезчә, уразаны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип тотарга, бу хакта кычкырып йөрмәскә кирәк. Юкса савабын бетерәбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында бер хатын күп сөйләшергә ярата. Берсендә бу Рәсүлебез янына: “Мин — уразада”, — дип килә. Мөхәммәд (с.г.в.): “Син уразада түгел”, — ди. Икенче көнне тагын шул хәл кабатлана. Өченче көнне теге хатын өеннән чыкмый, беркем белән аралашмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) шунда: “Менә бүген уразада инде”, — ди. Ураза тотам, дип сөйләнеп йөрү максаты белән генә бу гыйбадәтне үтәү хәерле эш түгел. Уразаны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип тоту, ниятне дөресләү мөһим. Уразада килеш башкалар белән талашу, ачуланышу, гайбәт сату да уразабызны ач торуга гына әйләндереп калдырачак. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең сүзләренә караганда, ураза тоту — ашау-эчүдән генә тыелу түгел, телне дә саклау. Шуңа күрә берәрсе синең белән бәхәсләшергә теләсә, мин —уразада, дип туктап кала белергә кирәк. Ураза — яшерен гыйбадәт. Аны намаз уку, сәдака бирү һ.б. кебек күреп булмый. Савабын Раббыбыз бирә. Шуңа да уразага дөрес ният белән керү шарт. 

— Ничә яшьтән ураза тоту тиешле? 
 
— Балигълык яшенә җиткән һәркем уразага керергә бурычлы. Ислам дине кагыйдәләре буенча, балигълык яше 18 тулгач түгел, ә физик өлгерү чорыннан башлана. Әмма бу чорны көтмичә, баланы кечкенәдән тәрбияләргә, уразага әкренләп ияләштерергә киңәш итәм. Вакыты килеп җиткәч: “Ураза тот, ашама”, — дип тупас рәвештә яки куркытып уразага өндәргә ярамый. Юкса баланы диннән биздерүебез бар. Динне дөрес аңларга өйрәнсәк иде. Фанатизм да үзеңне артык кысканнан килеп чыга бит. 
 
— Уразаны берничә көн генә тотканда да, әҗер-савап языламы? 
 
— Әйтик, берәрсеннән 30 мең сум акча алдык, тик 3 меңен генә кайтардык, калганын бирмәдек, ди. Теге кеше моңа риза булырмы икән? Уразаны өч көн тотсак, бөтенләй уразага кермәдек, дия алмыйбыз. Әмма гыйбадәтне җиренә дә җиткереп үтәмибез була. 

— Ә бит һәркемнең иманы төрле. Берәү диннән ерак, икенчесе тәүге адымнарын ясый, өченчеләр намазга баскан инде. Дин әһелләре дә бар… 
 
— Аллаһы Тәгалә каршында барыбыз да бертигез. Гади кешеме, мөфтиме, мулламы, Президентмы, урам себерүчеме — һәркем уразаны берүк кагыйдә буенча тота. Әгәр җитди сәбәп бар, әйтик, мулланың ашказаны авырта икән, ул да уразаны казага калдыра ала. Авыруы төзәлә торган булмаса, фидия сәдакасы түли — көнгә бер мескенне ашатырга тиеш. Төзелештә эшләгән яки 40 оС эсседә асфальт салган кешеләр дә бернинди авырлыкка карамый ураза тота. Монда иман ныклыгы мөһим роль уйный. 
 
— Ниятеңне дөресләсәң, уразага кергәндә Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирми калмыйдыр… 
 
— Әлбәттә! Ураза тотып карамыйча, аның тәмен сүз белән генә аңлатып булмый. Балны күпме генә, татлы, дисәк тә, ашамыйча тәмен белә алмыйбыз. Уразаны да тотмыйча, бөтен хикмәтен аңлап бетерәм димә. Ә инде Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, сәхәр ашадың икән, Ул җиңеллеген бирә. Мөхәммәд (с.г.в.) дә: “Сәхәр ашагыз. Анда бәрәкәт бар”, — дигән. Иртән чәй генә эчсәк тә, көндез аш ашауга караганда да файдалырак булырга мөмкин. 

Ирек мәйданы.

Просмотров: 553

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>