26 майда Сызранның Җәмигъ мәсҗидендә ифтар мәҗлесе узды.
Аллаһы Раббыбызга мең шөкерләребез булсын, күркәм ифтарлары, күңелле тәрәвихлары белән нурланган изге Рамазан шәрифебез бара. Авылларда-шәһәрләрдә бер-бер артлы ифтар мәҗлисләре уза. Ураза тотучыларның саны елдан-елга арта.
Ошбу изге чарада 70-кә якын мөселман кардәшләрем катнашты: бабайлар, әбиләр, яшьләр - ураза тотучылар һәм тәрәвихка йөрүчеләр. Милләтләре ягыннан карасаң: татарлар, таҗиклар, чеченлар, ингушлар, төрек-месхитинлар һәм әзербайҗаннар.
Ошбу ифтар мәҗлесебез бик күңелле һәм югары рухи бөеклектә узды, Аллаһыга шөкер! Әби-бабаларыбыздан килгән тәртип буенча: вәгазь-насыйхат кылып, Коръәни-Кәрим укып һәм садакалар таратып, догалар кылышып.
Ифтарны оештыручылар — безнең Сәгъдиевләр гаиләсе, Кайс һәм Наҗия Ернеевлар, Гөлсирә һәм Әнүзә ханымнар. Аллаһы Раббыбыз кабул әйләсен!
Сызран мөхтәсибәтенең баш имамы ахун Илгизәр-хәзрәт СӘГЪДИ.
Сызран шәһәре.
Просмотров: 892