“Бәхет – ул сәламәтлек һәм тәүфыйклы яшәү”

SONY DSCТупли авылының Таш мәсҗиде имамы Гайнетдин угылы  Наил Гыйматдинов белән танышып, аның белән аралашкач, ул минем йөрәк түремә кереп урнашты. 70 яшьлек Наил абыйның күзләреннән нур бөркеп тора, оялып кына елмаюы, йомшак, тыныч сөйләме, иплелеге җәлеп итеп тора.

Милләттәшебез — гомерлек укытучы. Кырык ел буена мәктәптә балаларны укытып, хәзер ул инде менә сигез ел кешеләр белән үзенең дини белеме белән дә уртаклаша, аларны Исламча яшәтергә тырыша. 

Ульян өлкәсенең Урта Исәнтимер авылында туган Наил унбер баланың берсе була. Дүртесе кечкенә чакларында якты дөньядан китеп баралар. Ишле гаиләдә эш бер дә бетми. Наил дә кечкенәдән хезмәт сөючән, тырыш, уңган булып үсә. Мәктәптә дә бик яхшы укый ул, аның фотосурәте мактау тактасыннан төшми. Урыс теленнән язган иншаларын бөтен сыйныф алдында үрнәк буларак укыйлар. Ә ата-аналар җыелышларында малайның әнисен президиумда утырырга сорыйлар.

-      Анабыз бик таләпчән иде. Безне гел учында тотты. Шуңа күрә тәмәке тарту, хәмер эчү, начарлыклар кылып йөрүне без белмәдек  тә, шөкер.

Әтиебез, киресенчә, бик йомшак булды, аның авызыннан бер авыр, бер начар сүз ишетелмәде. Шулай да әни аны, гаилә башлыгы, ир, әти буларак, бик хөрмәт итте, безне дә аның белән куркыта иде, — дип исенә төшерә балачакларын Наил әфәнде.

Мәктәптә физика, математика, химия дәресләрен бик яратып укыганга, егет шушы фәннәр буенча укытучы һөнәрен сайларга була. Бигрәк тә аны яраткан физика һәм химия укытучылары малайга шушы юлдан китәргә киңәш итәләр.

Шулай Наил Ульянның педагогия институтын сайлап ала.

-      Әти-әни белән киңәшләшкәч, алар миңа: “Бар, бар. Әгәр укырга керә алсаң, үзең өчен яхшы, әгәр кермәсәң, безнең өчен әйбәт. Яныбызда торырсың, әнә, фермада эшчеләр кирәк”, — дигән сүзләр белән озатып калдылар, — дип елмаеп сөйли Наил абый.

Ә, укырга керүе, чыннан да җиңел булмый. Ул вакытта авылдан чыккан укучылар күп булганга, алар арасында зур конкурс оештырыла. Бигрәк тә Наил абый мәктәптә бөтен фәннәрне дә татарча укый. Әле дә ярый имтиханнар вакытында комиссиядәге бер чуаш абзый калганнарга ул сөйләгәннәрне урысчага тәрҗемә итеп тора.

-      Әти-әнинең ярдәм итәргә акчасы юк иде. Начар укысаң, стипендияң кими. Шулай тырышып-тырмашып белем алдык. Әлхәмдүлилләһ, әле дә ул вакытта укыганбыз, төпле белем алганбыз. Гомер буе кирәкте ул. Әле хәзер дә кирәк. Безгә бүгенге көндә дә уку йортларына укырга керергә җыенучы укучылар ярдәм сорап киләләр. Хатыным – математикадан, мин физикадан булышам, — ди Наил абый.

Хәләл җефете белән дә нәкъ студент чакларында таныша ул. Бер факультетта белем алып, бер тулай торакта яшиләр.

-      Нәрсәсе белән җәлеп итте сезне Зөлфирә апа? – дип сорыйм Наил абыйдан.

-      Озын чәчләрен матур итеп ике толымга үреп йөри иде ул. Иң беренче, шул чәчләренә гашыйк булдым ахыры, — дип көлә ул.

-      Ә холкында нәрсә ошады?

-      Сабырлык, тынычлык, күркәмлек. Аның янында үземне гел тыныч сизә идем. Хәзер дә шулай ук. Бәхетемә, мин аны очраттым.

Укуларын тәмамлагач, Наил абыйны юллама буенча — Ульян өлкәсенең Александровка авылына, ә Зөлфирә апаны Башкортостанга җибәрәләр. Шулай ике гашыйк дүрт елга аерылырга мәҗбүр була. Тик мәхәббәтләре бер генә минутка да сүрелми аларның. Хатлар язышып, бер-берсен сагынып яшиләр.

-      Бер яктан бу безнең сөю өчен яхшы сынау булды. Мин Ульянга еш кына эш буенча йөрдем. Зөлфирә дә нинди дә булса йомыш белән анда баргалый иде. Көтмәгәндә, алдан сөйләшмичә,  Аллаһы Тәгалә безне анда гел очраштырып торды. Менә бит насыйп булган, -  дип сөйли милләттәшебез.

Александровкада бер ел укыткач, Наил Гиматдинов армиягә китә. Кайткач, аны биредәге мәктәпкә мөдир итеп куялар. Ул Башкортостаннан Зөлфирәсен алып кайтып, 26 яшендә алар өйләнешәләр. Шуннан бирле гел бергә, мәктәптә дә бергә укыталар, өйдә балаларын да бергә үстерәләр, хәтта урманга утынга да бергә йөриләр.

Бу турыда Наил әфәнде түбәндәгеләрне исенә төшерә.

-      Кушылгач, без Тупли авылына килеп урнаштык. Баштан кечкенә генә, ташландык, салкын өй бирделәр. Идән чүпрәге туңа иде хәтта.  Шунда кызыбыз Гөлнар белән улыбыз Рамил туды. Кыз өшемәсен дип, аны караватта кочаклап йоклый идем. Хастаханәдә дә аның белән яттым, чөнки Зөлфирә кечкенә малай белән өйдә калды. Гомумән, шатлыкка, без хатыным белән беркайчан да хезмәтне бүлешмәдек. Ул – ир-ат эшен, мин хатын кыз эшен дә башкара ала идек. Төнлә сәгать өчтә торып, балалар йоклаган вакытта, икәүләшеп урманга утынга йөрдек.

Аннан инде менә шушы өебезне бирделәр. Ремонт ясадык, балаларыбыз бик булышты.

Наил абый Тупли мәктәбендә күп еллар буена физика, математика, астрономия, черчение фәннәрен укыта. Зөлфирә апа математикадан белем бирә.

Кызлары Гөлнар да, әти-әнисе эзеннән китеп, шушы ук факультетны тәмамлаган. Уллары  төзүче һөнәрен үзләштергән. Наил абыйның дүрт бертуганы да – укытучылар.

Соңрак укыту бүлеге мөдире (завуч) вазифаларын да башкара ул. Директор булырга да тәкъдим ясыйлар аңа, тик Наил әфәнде моңа ризалашмый.

Мәктәптә Гиматдиновлар күңелләрен биреп эшлиләр, балалар үзләрен бик яраталар. Сыйныф җитәкчесе буларак, Наил Гиматдинов, үз инициативасы белән, укучыларын Мәскәү, Волгоград шәһәрләренә экскурсиягә алып бара. 

-      Фәнне белү кирәк. Шул вакытта балаларны укыта, тыңлата аласың. Укучылар тыңладылар, шөкер, аларга бер сүз әйтә алмыйм. Хәзер дә онытмыйлар, хөрмәт күрсәтеп яшиләр, хәлләребезне белеп торалар, бәйрәмнәр белән котлыйлар, авылга кайткан саен безгә кермичә китмиләр.  Рәхмәт яугыры.

Менә нәрсә ди укытучысы Наил абый турында Тупли авылы администрациясенең башлыгы Минехәт  Зәйдуллин:

-      Наил абый – бик тәртипле, әдәпле кеше. Ул таләпчән укытучы булса да, без аны яраттык, тыңладык. Мулла буларак та, акыллы ул, үз эшен югары дәрәҗәдә алып бара. Авыл халкы алдында абруе зур, үзен хөрмәт итәләр.

Наил әфәнденең тагын бер укучысы – Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, Самар шәһәр Думасы депутаты Рифгат Хуҗин да укытучысын җылы сүзләр белән генә искә ала:

- Тырышлыклары, тәртипле, акыллы булулары аркасында Наил абый һәм Зөлфирә апа авыл халкы алдында зур дәрәҗәгә ирештеләр. Нинди генә эш булмасын, мәктәптә алар һәм балалары гел беренчеләрдән булдылар. Күршеләре белән дус яшиләр. Наил абый – төпченеп яшәүче кеше, нинди генә хезмәткә алынмасын, барысын да җиренә җиткереп башкарды, бездән дә шуны таләп итте. Төпле белемле укытучылар буларак, Гиматдиновлар укучыларга дәресләрне аңлатканда ярып салалар иде. Алар өчен һәрбер бала мөһим, һәр баланың янына утырып, дәресне яхшылап аңлаттылар.  

Коллективта да Гиматдиновларны ихтирам итәләр.

37 ел буена башлангыч сыйныфларны укыткан Җария апа Дәүләтшинадан да фикерен сорадым.

-      Килгән көннән бирле без алар белән йөрештек, дус булдык, гел бергә идек. Икесе дә — бик тә уңган-булган, хезмәтләрен чын күңелләрен биреп башкаручылар. Белемнәре бик төпле. Эшләгән вакытта уку йортларына керергә җыенган укучыларның өйләренә барып, аларга кабул итү имтиханнарына әзерләнергә булышалар иде. Балаларыбыз өйдә үзләре генә, дип тормадылар алар. Әле дә ярдәм итәләр.

Укытучылар арасында да дәрәҗәләре зур булды. Үз балалары да акыллы. Мулла буларак та, Наил мактауга гына лаек. Авыл халкы бик ярата үзләрен. Әле бит Наилнең әтисе үлгәч, әнисен үзләренә алдылар. 21 ел карап тордылар. Үз аягында йөри алса да, аны мунчага күтәреп йөрделәр. Зөлфирә каенанасы белән әниле-кызлы булып яшәде. Шулхәтле якын күрде аны, — дип сөйләде Җария апа.

Тырыш хезмәтен, хезмәтендәге зур уңышларын югары бәяләп, 35 яшендә Наил әфәндегә “Мәгариф отличнигы” исеме бирелә. Ә мактаунамәләрен инде санап бетерерлек түгел аның.

Әле мәктәптә эшләгән вакытта ук тәртипле, зыялы, ипле Гиматдиновтан мәсҗидтә имам вазифаларын башкаруын сорыйлар. Шулай 61 яшендә мәктәптән китеп, бер елдан соң ул Таш мәсҗид имамы булып хезмәт итә башлый.

-      Кайсысы авыррак – мәктәптә эшләүме әллә мулла булып яшәүме? – дип сорыйм аңардан.

-      Мәктәптәгеләрнең барысы да истә тора, бөтен законнар, бөтен формулалар. Ә монда яңабаштан өйрәнергә туры килде. Гәрчә, әле студент чакларымда ук әтидән намаз тәртибен үзләштереп калдым. Әти дә бит авылыбызда йорт саен йөреп, кешеләрне дингә өйрәтте. Советлар заманында тыкрыкта Гает намазларын укыйлар иде. Мунча керткәндә тәһарәтсез, госелсез чыгармадылар. Дини тәрбия балачактан сеңеп кала ул. Шуңа күрә нарасыйларны моңа кечкенәдән өйрәтү кирәк.

Мәктәптә укытканда да җомга намазларына йөрдем. Бездә дәһри (атеист) тәрбиясе алып барылырга тиеш булса да, укучыларны дингә каршы өндәмәдем. Формаль рәвештә генә язып куя идем. Бервакыт шулай бер укучым миннән: “Абый, сез Аллаһыга ышанасызмы?” – дип сорый. Мин ни әйтергә инде дип уйлап торам. Ышанам дисәм, законнар буенча ярамый. Ышанмыйм дисәм, көферлеккә төшәм. Шуннан аңа: “Аллаһыга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше”, — дип котылдым.

Тупли авылына килеп урнашуларына шатланалар Гиматдиновлар. Наил абыйның сүзләренчә, авыл халкы аларга карата ярдәмле булган, укучыларының ата-аналары да үзләрен гел хуплап торганнар. 

-      Балалар бакчасы юк. Нарасыйларга өч ай тулгач ук эшкә чыгарга кирәк иде. Улыбыз белән кызыбызны карарга авыл халкы булышты. Суфия Батрова гел кызларын җибәрде. Фәниясе Гөлнарны бик карады инде, ә бит әле үзе дә башлангыч сыйныфларда гына укый иде. Күрше Шәмсия апа да бик ярдәм итте. Барысына да зур рәхмәт. Мәктәптә дә хәлебезгә кереп, дәресләрне чиратлап куйдылар, — дип исенә төшерә Наил әфәнде.

-      Балаларыгыз әти-әниләренең укытучы булганын аңлап яшәделәрме, яшьтәшләре арасында авырлык килмәдеме?

-      Булгандыр инде анысы да. Кызымда мин сыйныф җитәкчесе идем. Үзенекен яклый дип әйтмәсеннәр өчен, иң беренче чиратта, аны орыштым. Ул кайчак үпкәләп тә куя иде. Тик мин аңа ни өчен икәнен беркайчан да әйтмәдем. Укучыларымны тигез күрдем.

Әти-әни безгә ничек  тәрбия бирсә, без дә нарасыйларыбызны шулай үстерергә тырыштык. Малаем тәмәке дә тартмады, хәмер дә эчмәде. Аллаһыга шөкер, улым да, кызым да намаз укыйлар.  

Малайның кызы Алсу да әбисеннән намаз укырга өйрәнде, ураза тота. Алиясе дә озакламый өйрәнер, иншАллаһ. Кызның угылы Ильясны үзем өйрәттем.

-      Мәсҗидтә эшли башлагач, тормышыгызда, холкыгызда нинди дә булса үзгәрешләр сизелдеме?

-      Элек-электән дин өчен яшәдек бит инде без. 2011 елда хатыным белән хаҗга да бардык. Аннан кайткач, бөтенләй үзгәрәсең – кешегә генә түгел, терлеккә дә начар сүз әйтергә ярамый, начар уйларга гына да ярамый, хаҗыңның савабы югала. Үз-үзеңне яхшы итеп контрольдә тотасың. Дин, бигрәк тә хаҗ кылу кешене яхшы якка үзгәртә, әлбәттә.  

-      Яшьләрне дингә җәлеп итәр өчен нинди чаралар күрү кирәкле?

-      Иң беренче, адәм баласының калебендә булырга тиеш. Ул үзендә, нәрсәдер җитми дип, тынгысызлык сизәргә тиеш. Андый кеше үзеннән-үзе дингә тартыла.

-      Бәхет төшенчәсен ничек аңлыйсыз?

-      Иң беренче, исәнлек, гаилә бәхете, бер-береңне аңлап, хөрмәтләп, ярдәмләшеп яшәү. Аллаһыга шөкер, без Зөлфирә белән бер һөнәрдә булдык, балаларны бергә үстердек, өй эшләрен дә бергә башкардык.

Балаларның, оныкларның тәүфыйклы, әдәпле, тәртипле, һөнәрле булулары да – бәхет.

Ә инде иң олуг бәхет – ул ахыйрәттә Аллаһы Тәгаләнең җәннәтенә ирешү.

Наил Гиматдинов белән Миләүшә ГАЗЫЙМ серләшеп утырды.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1192

Комментирование запрещено