Зубчаниновка бистәсендәге мәчеткә багышлап

SONY DSCЗубчаниновкада мәчет салырга уйладылар,
Ипле генә урын табып, төзергә тотындылар.
Аллаһы ярдәме белән эшмәкәрләр табылды,
Бу эшкә ныклап алынды — Гомәр Мулланур улы.

Эшчеләре әйбәт булды, чын күңелдән төзеде,
Арып-талып эшләсә дә, күңелләре шат иде.
Аларны тыныч кына өйрәтеп торды прораб,
Вакытында китерделәр измә, кирпеч һәм агач.

Өч ел аны салдылар, ипләп кенә, тигезләп,
Халык шунда дога кылды, булсын диде яхшырак.
Инде мәчет салынды, мөселман халкы шатланды,
Олы, кече һәм үсмер өмет белән карады.

Буш булып торган урында манаралар үстеләр,
Ак, ачык зәңгәр төсләр белән күкләргә үрелделәр.
Мәчетебез бик горур ул, биек күккә тартылды,
Янында матур гына үсә клен, тупыл агачлары.

Яхшылыкка өндәп тора безнең «Болгар мирасы»,
Нинди рәхәт динне тоту, куңел чистарып калды.
Ачылганда тирә-яктан хәзрәтләр, имамнар килделәр,
Өлкәбезнең башлыклары алгы сафта иделәр.

Аны салдырган иптәшләр тынычлыкта яшәсен,
Халык күпләп килеп тора, сезгә тели исәнлек.
Монда килә һәркөн татар, үзбәк, таҗик эшчесе,
Дин халыкны бердәмли ул, уртаклый телебезне.

Хәзрәтебез Расих укымышлы, ипләп кенә аңлата,
Янындагы ярдәмчеләре аңа охшарга тырыша.
Азан тавышын ишеткәч, күзләрдән яшьләр чыга,
Әби-бабайлар дине ул, югалмады авырлыкта.

Азан укыган вакытта туктап тыңлый күп халык,
Моңлы сүзләре аша сибелә бистәгә тынычлык.
Халык горур атлап үтә шундый көннәр җиткәнгә,
Курыкмыйча алар килә дини сүзләр тыңларга.

Ислам дине чиста ул, аны кирәк тотарга,
Балаларны өйрәтеп, картлык көнгә җитәргә.
Алар безгә яхшы булыр, мәрхәмәтле, түземле,
Динебез гел шулай әйтә : «Ярат әти-әнине».

Самар шәһәренең Зубчининовка бистәсендә кунак булган, Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

Просмотров: 1255

Комментирование запрещено