Сызран шәһәренән Галиулла ГАБДРӘШИТОВ: «Татар йокламый, татар үлгән!»

Галиулла ГабдрашитовСызран шәһәрендә чагыштырмача татарлар күп яши. Дини мәҗлесләр дә оештыралар. Кунакка йөрешәләр. Дин әһелләре дә җитәрлек. Ә халыкта милли аң каз тәпиен капларлык та юк. 

Сызранда утыз елга якын халыкка Ислам тәгълматын төшендерергә көч куям. Шул ук вакытта татар телен дә өйрәтүне максат итеп куйдым.

Гаҗәеп хәл! Татар татар телен белмичә генә оҗмахка керергә исәп тота. Ә бит Изге Китабыбыз Коръәни-Кәримдә: «Мин сезләрне төрле кабиләләр итеп яралттым», дигән. Димәк безнең өстебездә милләтебезне саклау да бурыч итеп куелган. 

Миндә белем алган урыс малайлары хәрби академиянең көнчыгыш бүлегенә укырга керәләр. Беренче курска гарәп телен белеп барып керәләр. Кайткач мең-мең рәхмәтләрен яудыралар. Гарәп һәм татар телен белүләренә куанып яшиләр.

Бүгенге көндә минем шәкертләрем булып алман кызы Карен, таҗик егете Руслан, урыс малае Паша, урыс малае Егор укыйлар.

Күңел җәрәхәтле. Нигә татарга татар теле кирәкми? Нигә татар егетләре гарәп телен өйрәнеп хәрби академиягә кермиләр? Мәдхия язмакчы булган идем дә, мәрсия (некролог) килеп чыкты…

Безнең алфавитыбыз урыс белән уртак. Шул байлыкка  Ә,Җ, Һ,Ң, Ү хәрефләре генә өстәлә бит!!!
Татар ярыш-ярыша чит телләр үзләштерә. Чегәннәрдән булса да үрнәк алыйк. Мәктәпләре юк. Гәҗитәләре юк. Телевиденияләре юк. Авыз тутырып чегәнчә сөйләшәләр.

Татарны милләт буларак динебез Ислам һәм татар теле саклап калды һәм калачак.  Бүтән альтернатива юк!

Авиация полковнигы, хәрби очучы, мөгаллим,
Сызран шәһәренән беренче булып хаҗга баручы,
татар милли хәрәкәте әйдаманы 
Галиулла ГАБДРӘШИТОВ.

«Сәлам» газетасы.


 КОНТЕКСТ:

Полет военно-гражданского мугаллима

Просмотров: 1211

Комментирование запрещено