Өлкәбездә быел беренче Сабан туе Камышлы районының Чулпан авылында әле Рамазан аена кергәнче үк үткәрелде. Чулпанлылар аны авылның туксан еллык юбилеена багышлап, зурлап оештырган иделәр. Чарага читтә яшәүче якташлар, авылдашлар кайткан, күп мөхтәрәм кунаклар җыелган иде.
Бәйрәмне Чулпан авылы мәхәлләсе имамы Мәгъдән хәзрәт Мөхәммәтҗанов Коръән аятьләре белән башлап җибәрде. Аның шәкерте Әхкәм Сафиуллин һәм күп еллар биредә шулай ук имамлык иткән мөхтәрәм сугыш ветераны Нигъмәтҗан ага Галимов тарафыннан укылган догалар да нур өстенә нур булды. Шушы аятьләр Чулпан авылына беренче нигез салучы ата-бабалар, әби-апалар һәм илебез бәйсезлеге өчен сугыш кырында башларын салучылар рухына багышланды һәм авылның матур киләчәге дәвамлы булсын иде, дигән теләкләр теләнде.
Чулпанлыларны, кайткан кунакларны район администрациясе җитәкчесе Рафаэль Баһаутдинов бәйрәм белән котлады.
- Нәкъ 90 ел элек Иске Ярмәк авылы кешеләре бирегә килеп, авылга беренче нигез ташын салганнар. Авырлыклардан курыкмыйча, начар гадәтләргә бирешмичә, матур тормыш алып барганнар, балалар үстергәннәр, гомер-гомергә игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр.
Бүген биредә икеләтә бәйрәм — Сабан туе һәм Чулпан авылының олуг юбилее. Шушы матур чараны оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Димәк, авыл яши һәм яшәячәк әле! Киләчәктә исән-имин булып, яңадан зур юбилей тантаналарында очрашырга насыйп булсын иде! Бәйрәм мөбарәк булсын, хөрмәтле дуслар, туганнар, — диде Рафаэль Камил улы.
Иске Ярмәк авылы җирлеге җитәкчесе Минсәгыйть Шәйхетдинов та тәбрикләү сүзләрен җиткереп, авылның дәрәҗәле, өлкә буын кешеләренә һәм иң кечкенә сабыйларына бүләкләр тапшырды. Ә әти-әниләре шушы авылга килеп төпләнгәндә нибары ике яшендә генә булган сугыш һәм хезмәт ветераны Нигъмәтҗан ага Галимов “Камышлы районы алдында хезмәте өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Гадәттә, Сабан туенда авыл хезмәткәрләрен, иҗтимагый тормышта актив катнашучыларны бүләклиләр. Чулпан да андый халкы белән дан тота. Авыл чишмәсен төзекләндергән Нәгыйм Әбүнәгыймов, Әмир Сафиуллин, Минсәхи Яниәхмәтов, Илшат Фәйрушин һәм башка осталар мактауга лаеклы эшчеләр, дип табылдылар. Сабан туен оештыруда күп көч куйган чулпанлылар да, авылның кул эшләре, аш-су осталары да югары бәяләнде. Ә икмәк үстерүчеләр, терлек асраучылар якын көннәрдә Иске Ярмәк авылында уздырылачак Сабан туенда бүләкләнәчәк, дип белдерелде.
Ул көнне Чулпанның бәйрәм мәйданында нинди генә уеннар гөрләмәде. Капчык киеп йөгерү дисеңме, аркан тарту, авыш баганага менү, гер күтәрү дисеңме, авызга йомыркалы кашык кабып йөгерү дисеңме!? Балалар да, өлкәннәр дә аларда бик теләп катнашты.
Әлбәттә, Сабан туе тамашачысының иң яраткан, көтеп алган бәйгесе — милли көрәш иде. Мәйданда яшь җилкенчәк тә, тәҗрибәле көрәшчеләр дә бил алышты. 13 — 15 яшьлекләр төркемендә Иске Ярмәк авылы егете Айнур Минһаҗев, 15 — 17 яшьтәгеләр арасында камышлылы Ильвир Әхмәтов, ә өлкәннәр (18 яшьтән өстәрәк) төркемендә Руслан Латыйпов — беренче урынны яуладылар. Ахырда бу егет көндәшләрен җиңеп, Сабан туеның абсолют батыры булды һәм төп бүләк — сарык тәкәсен иңенә салып, мәйданны әйләнде.
Чулпан авылында да батырлар үсеп килә. Алардан 15 — 17 яшьлекләр төркемендә Реналь Хәсәншин 2нче урынны яулады.
Янәшәдә башка спорт ярышлары да кызу барды. Нәтиҗәдә, гер күтәрү буенча беренче призлы урыннарга — Руслан Латыйпов, Ирек Хисамиев һәм Альмир Гарипов, багана башына менү буенча беренче өч урынга Марат Канаков, Руслан Шәрәфетдинов һәм Рузил Ярхамов лаек булдылар. Әлбәттә, төрле ярышларда, уеннарда катнашкан бер генә кеше дә бүләксез калмады.
Бүген авылларда Сабан туеның күрке булган ат чабышлары сирәк күренеш. Булса да, бу бәйгедә катнашучылар саны әз. Ә менә Чулпанда атлар чабышы югары дәрәҗәдә узды. Аны оештыруда һәм уздыруда ат җанлы, сигезенче дистәне түгәрәкләп килүче Сәгыйть ага Шәрәфиев зур өлеш керткән.
Менә мәйданга чабышта катнашып, призлы урыннарга чыккан атлар килеп керде. Беренче урынны яулаган Татарстанның Лениногорски районы Туктар Урдалысы авылыннан “Йолдыз” кушаматлы ат (җайдагы — Николай Васильев), икенче булып килгән Камышлыдан “Галтерия” (җайдагы — Валера исемле егет, атның хуҗасы — Ринат Рәфәгыйтдинов), Иске Ярмәктән өченче урынны алган “Рекорд” (җайдагы һәм хуҗасы — Фәрит Гайфуллин) кушаматлы чабышкыларның җайдаклары кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Чабышта катнашучыларның берсе дә шулай ук бүләксез калмады.
Сабан туе шулай матур, истә калырлык булып үтте. Чарага бәйрәм концерты да ямь өстенә ямь өстәде. Гөлнур Кәримова җитәкләгән Чулпан авыл клубы үзешчәннәре, Иске Ярмәк авылының танылган “Ак каен” халык ансамбле әгъзалары, Камышлыдан Венера һәм Ренат Инсаповлар, Руслан Кәбиров, Наил Хәкимов, Иске Ярмәктән Динар Гарипов тамашачыларны үзләренең матур җыр-биюләре белән шатландырдылар. Иске Ярмәктә туып-үскән, бүген Казанда яшәп иҗат итүче музыкант-җырчы Рамил Рәхимов та гаиләсе белән чыгыш ясап, Сабан туен күтәреп җибәрде. Ә Чулпан авылында гомер кичерүче Миңсылу ханым Сафиуллина халыкка, туган авылына багышлап, үзе язган шигырьләрен укыды.
Менә шундый матур күренешләре белән Сабан туе ахырына якынлашты. Бу көнне олысы-кечесе рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Ә күңелләрдә бары бер генә теләк яңарды: киләчәктә дә исән-имин булып, барыбызга да шушы авылның туксан биш, йөз яшьлек юбилейларында кабат очрашырга насыйп булса иде!
Нурсинә ХӘКИМОВА, Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
Камышлы районы.
КОНТЕКСТ:
Сабантуе — хезмәт туе, хезмәт һәм бәхет туе…
* * *
Просмотров: 1252