Бәхетле балачак

FtoNzMzc4ZYҖәй башланган һәм Балаларны яклау көне белән!

Бала чагым, сабый чагым,
Шатлыклы назлы чагым,
Син бит минем иркәләнеп,
Шаярып-көлеп яшәгән мәлем.

Кырларыңның матурлыгы
Тора күз алдымда.
Зәңгәр чәчәк, какыларың
Хәзер бакчамда шатландыра.

Елгабызда су керүләр,
Йөзәргә өйрәнүләр…
Шаулап торды Ярмәк авылы
Шаян балалар белән.

Уйнадык, көлдек, шатландык
Җылы җәйге көннәргә,
Урман буендагы, болыннардагы
Ал, зәңгәр чәчәкләргә.

Юкәле тауда үткәрдек
Сабантуй бәйрәмнәрен,
Сихри иде тирә-як,
Искә алам кичләрен.

Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

Просмотров: 1787

Комментирование запрещено