“Вконтакте” челтәрендә “Учим татарский язык!” төркемендә язылучылар саны 50 меңнән арткан

cZwpaoDGfAE“ВКонтакте” социаль челтәрендә “Учим татарский язык!” төркемендә язылучылар саны 50 меңнән арткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, Казанның 2нче лицей-интернатында татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Сәлам” дәреслеге авторы Рашат Якупов хәбәр итте.

“Мин бу төркемне 2013 елның март аенда ачкан идем. Ул вакытны “Вконтакте” челтәрендә инглиз һәм башка чит телләрне өйрәтү төркемнәре аеруча популяр булып киткән иде. Ә нигә, татарчасы да булсын, кешеләр ленталарын караганда татарча да өйрәнсеннәр дип ачкан идем. Төп принцибы шул: язылучылар даими рәвештә үз лентасында татарча сүзләр, “рәсемле сүзлекчәләр”, татар теленә бәйле теге яки бу кызыклы материал күрәләр, шулай итеп, татарчаларын даими камилләштерәләр, ниндидер яңа мәгълүмат беләләр.Әлбәттә, мондый форматта телне тулысынча өйрәнеп булмый, бу онлайн-курслар яки онлайн-мәктәп түгел. Ләкин без “Учим татарский” аша татар телен өйрәнү өчен шактый кызыклы материаллар урнаштырабыз. Бу татар телен өйрәнүдә яхшы ярдәмлек булып тора. Алар белән кызыксыну зур”, — дип билгеләп узды Рашат Якупов.

Аның сүзләренчә, беренчел максат татар телендә сыйфатлы, тышкы яктан матур күренгән, кызыклы материаллар туплау булган. “Кызганычка, татар телендә матур дизайнлы, сыйфатлы башкарылган материаллар күп түгел иде, хәзер дә укытканда аларның кытлыгы сизелә. Бу бик әһәмиятле, чөнки визуаль яктан матур материал телне кабул итүдә зур роль уйный. Шуңа яңа язма әзерләгәндә, ул гел эстетик яктан матур булсын, кешенең игътибарын җәлеп итсен дигән теләк белән эшлим”, — ди ул.

Рашат Якупов төрле тематикадагы сүзләр исемлеген чыгарып баруларын, аларның аеруча рәсемле форматта тиз таралуын белдерде. “Грамматика, юмор, кызыклы видеолар, сүзлекләр һ.б. – ягъни, татар телен өйрәнүгә һәм камилләштерүгә нәрсә кирәк – барысын да урнаштырабыз. Интернетта чыккан кызыклы видео-аудиоларны да куябыз. Әйтик, “Теория” студиясе татар теле яки Тукай турында кызыклы видео ясый икән, әлбәттә, аны үз аудиториябезгә дә таратабыз. Төрле шәһәрләрдә уза торган бушлай татар теле курслары турында да мәгълүматны күргән саен таратабыз”, — диде.

cZwpaoDGfAEРашат Якупов төркемгә төрле төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән дә язылучылар күп булуын белдерде. Аеруча төбәкләр актив. Аларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну гел көчле булганын билгеләп узды. “Кызыклы статистика: соңгы арада төркемгә керүчеләрнең 19 проценты – Казаннан, 18 проценты – Мәскәүдән, 13 проценты – Петербургтан. Чит илләрдән, Казахстаннан керүчеләр дә аз түгел”, — ди ул.

“Учим татарский”ны алып бару миңа ниндидер ышанычлык хисен бирә, чөнки бернинди рекламасыз кешеләр күп килә, зур татар төркемнәре репостлар ясый. 50 мең кеше үз теләге белән кушылды икән, димәк, татар теле кирәк, аңа кызыксыну арта бара дигән сүз”, — дип белдерде Рашат Якупов.

Төркемгә https://vk.com/wall-50775577_12876 сылтамасы буенча керергә мөмкин.

“Татар-информ”.

 

Просмотров: 1438

Комментирование запрещено