Мәңге балкы, мәңге яшә, Чулпан! (ФОТОСУРӘТЛӘР)

DSC09764Өлкәбездә быел берен­че Са­бан туе Камышлы рай­оны­ның Чулпан авылында әле Рама­зан аена кергәнче үк үткәрелде. Чулпанлылар аны авылның туксан еллык юбилеена ба­гышлап, зурлап оештырган иделәр. Чарага читтә яшәүче якташлар, авылдашлар кайт­кан, күп мөхтәрәм кунаклар җыелган иде.

Бәйрәмне Чулпан авылы мәхәлләсе имамы Мәгъдән хәзрәт Мөхәммәтҗанов Коръ­ән аятьләре белән башлап җибәрде. Аның шәкерте Әх­кәм Сафиуллин һәм күп еллар биредә шулай ук имамлык иткән мөхтәрәм сугыш ветераны Нигъмәтҗан ага Галимов тарафыннан укылган догалар да нур өстенә нур булды. Шушы аятьләр Чулпан авылына беренче нигез салучы ата-бабалар, әби-апалар һәм илебез бәйсезлеге өчен сугыш кырында башларын салучылар рухына багышланды һәм авылның матур киләчәге дәвамлы булсын иде, дигән теләкләр те­ләнде.

Чулпанлыларны, кайткан ку­накларны район админист­ра­циясе җитәкчесе Рафаэль Ба­һаутдинов бәйрәм белән котлады.

- Нәкъ 90 ел элек Иске Ярмәк авылы кешеләре бирегә килеп, авылга беренче нигез ташын салганнар. Авырлык­лардан курыкмыйча, начар гадәтләргә бирешмичә, матур тормыш алып барганнар, балалар үстергәннәр, гомер-гомергә игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр.

Бүген биредә икеләтә бәй­рәм — Сабан туе һәм Чул­пан авылының олуг юбилее. Шушы матур чараны оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Димәк, авыл яши һәм яшәячәк әле! Киләчәктә исән-имин булып, яңадан зур юбилей тантаналарында очрашырга насыйп булсын иде! Бәйрәм мөбарәк булсын, хөрмәтле дуслар, туганнар, — диде Рафаэль Камил улы.

Иске Ярмәк авылы җирлеге җитәкчесе Минсәгыйть Шәй­хетдинов та тәбрикләү сүзләрен җиткереп, авылның дәрәҗәле, өлкә буын кешеләренә һәм иң кечкенә сабыйларына бү­ләкләр тапшырды. Ә әти-әниләре шушы авылга килеп төпләнгәндә нибары ике яшендә генә булган сугыш һәм хезмәт ветераны Нигъмәтҗан ага Галимов “Камышлы районы алдында хезмәте өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Гадәттә, Сабан туенда авыл хезмәткәрләрен, иҗтимагый тормышта актив катнашучыларны бүләклиләр. Чулпан да андый халкы белән дан тота. Авыл чишмәсен төзекләндергән Нәгыйм Әбүнәгыймов, Әмир Сафиуллин, Минсәхи Яниәх­мәтов, Илшат Фәйрушин һәм башка осталар мактауга лаеклы эшчеләр, дип табылдылар. Сабан туен оештыруда күп көч куйган чулпанлылар да, авылның кул эшләре, аш-су осталары да югары бәяләнде. Ә икмәк үстерүчеләр, терлек асраучылар якын көннәрдә Иске Ярмәк авылында уздырылачак Сабан туенда бүләкләнәчәк, дип белдерелде.

Ул көнне Чулпанның бәйрәм мәйданында нинди генә уеннар гөрләмәде. Капчык киеп йөгерү дисеңме, аркан тарту, авыш баганага менү, гер күтәрү дисеңме, авызга йомыркалы кашык кабып йөгерү дисеңме!? Балалар да, өлкәннәр дә аларда бик теләп катнашты.

Әлбәттә, Сабан туе тама­шачысының иң яраткан, көтеп алган бәйгесе — милли көрәш иде. Мәйданда яшь җилкенчәк тә, тәҗрибәле кө­рәшчеләр дә бил алышты. 13 — 15 яшьлекләр төркемендә Иске Ярмәк авылы егете Айнур Минһаҗев, 15 — 17 яшьтәгеләр арасында камышлылы Ильвир Әхмәтов, ә өлкәннәр (18 яшьтән өстәрәк) төркемендә Руслан Латыйпов — беренче урынны яуладылар. Ахырда бу егет көндәшләрен җиңеп, Сабан туеның абсолют батыры булды һәм төп бүләк — сарык тәкәсен иңенә салып, мәйданны әй­ләнде.

Чулпан авылында да батырлар үсеп килә. Алардан 15 — 17 яшь­лекләр төркемендә Реналь Хәсәншин 2нче урынны яулады.

Янәшәдә башка спорт ярыш­лары да кызу барды. Нә­тиҗәдә, гер күтәрү буенча беренче призлы урыннарга — Руслан Латыйпов, Ирек Хисамиев һәм Альмир Гарипов, багана башына менү буенча беренче өч урынга Марат Канаков, Руслан Шәрәфетдинов һәм Рузил Ярхамов лаек булдылар. Әлбәттә, төрле ярышларда, уеннарда катнашкан бер генә кеше дә бүләксез калмады.

Бүген авылларда Сабан ­туеның күрке булган ат чабышлары сирәк күренеш. Булса да, бу бәйгедә катнашучылар саны әз. Ә менә Чулпанда атлар чабышы югары дәрәҗәдә узды. Аны оештыруда һәм уздыруда ат җанлы, сигезенче дистәне түгәрәкләп килүче Сәгыйть ага Шәрәфиев зур өлеш керткән.

Менә мәйданга чабышта катнашып, призлы урыннарга чыккан атлар килеп керде. Беренче урынны яулаган Татарстанның Лениногорски районы Туктар Урдалысы авылыннан “Йолдыз” кушаматлы ат (җайдагы — Николай Васильев), икенче булып килгән Камышлыдан “Галтерия” (җайдагы — Валера исемле егет, атның хуҗасы — Ринат Рәфәгыйтдинов), Иске Ярмәктән өченче урынны алган “Рекорд” (җайдагы һәм хуҗасы — Фәрит Гайфуллин) кушаматлы чабышкыларның җайдаклары кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Чабышта кат­нашучыларның берсе дә шулай ук бүләксез калмады.

DSC09764DSC09765 DSC09768 DSC09770 DSC09772 DSC09774 DSC09775 DSC09777 DSC09778 DSC09780 DSC09782 DSC09785 DSC09786 DSC09790 DSC09804 DSC09808 DSC09809 DSC09814 DSC09866 DSC09875 DSC09876 DSC09880 DSC09881 DSC09897 DSC09911 DSC09937 DSC09939 DSC09946 DSC09965 DSC09971 DSC09976

Сабан туе шулай матур, истә калырлык булып үтте. Чарага бәйрәм концерты да ямь өстенә ямь өстәде. Гөлнур Кәримова җитәкләгән Чулпан авыл клубы үзешчәннәре, Иске Ярмәк авылының танылган “Ак каен” халык ансамбле әгъзалары, Камышлыдан Венера һәм Ренат Инсаповлар, Руслан Кәбиров, Наил Хәкимов, Иске Ярмәктән Динар Гарипов тамашачыларны үзләренең матур җыр-биюләре белән шатландырдылар. Иске Ярмәктә туып-үскән, бүген Казанда яшәп иҗат итүче музыкант-җырчы Рамил Рәхимов та гаиләсе белән чыгыш ясап, Сабан туен күтәреп җибәрде. Ә Чулпан авылында гомер кичерүче Миңсылу ханым Сафиуллина халыкка, туган авылына багышлап, үзе язган шигырьләрен укыды.

Менә шундый матур кү­ренешләре белән Сабан туе ахырына якынлашты. Бу көнне олысы-кечесе рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Ә күңелләрдә бары бер генә теләк яңарды: киләчәктә дә исән-имин булып, барыбызга да шушы авылның туксан биш, йөз яшьлек юбилейларында кабат очрашырга насыйп булса иде!

Нурсинә ХӘКИМОВА, Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Камышлы районы.

 «Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Сабантуе — хезмәт туе, хезмәт һәм бәхет туе…

* * *

Сабантуй в поселке Чулпан (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Просмотров: 1337

Комментирование запрещено