Язлар сулышын тоеп…

гармун биюеСамараның Управлен­че­ский бистәсендә урнашкан “Чай­ка” мәдәният сараенда “Ял­кынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбленең отчет концерты узды. “Язлар сулышы” дип аталган про­грамманы коллективның яңа сәнгать җитәкчесе Ренат Ази­зов төзегән иде.

Концерт оешкан төстә һәм бик җылы атмосферада үтте. Самаралылар инде яратып өлгергән җыр-биюләрне дә, яңа номерларны да тамаша кылдылар. Искәндәр Әхмәтов, Гөлфия Гәйнетдинова, Венера Абдерахманова кебек “Ялкынлы яшьлек” ансамбле ветераннары белән беррәттән коллективка күптән түгел килеп кушылган Алинә Саниева, Луиза Мамина, Вероника Шәһидуллина матур, моңлы җырларын бүләк иттеләр. Тамашачылар күптән үз иткән җырчылар Әлфия Сөнгатова, Алсу Сабирова, Фәнил Зыятдинов, Ренат Азизов та кайнар алкышлар астында сәхнәгә берничә тапкыр чыктылар, ә бию төркеме дәртле биюләре белән идәннәрне селкетте. Концерт “Берләшик” җыры белән тәмамланды.

Соңыннан Ренат Азизов белән концерттан алынган тәэсирләре, ансамбльнең киләчәккә планнары белән кызыксындык.

- Ренат, программаны әзер­ләргә кыен булмадымы?

- Ансамбльне рәсми рә­вештә быел гына җитәкләсәм дә, режиссер буларак тәҗрибәм бар. Моннан ике ел элек безнең Киров мәйданындагы Иҗат сараенда үткән “Яшьлеккә кайтам әле” программасын мин төзегән идем. Ул искиткеч матур булып, аншлаг белән узды. Су буендагы кичке уен күренешләрен, җырлар, биюләр белән үрелеп барган бер мәхәббәт тарихын тамашачылар тын да алмый күзәткән иделәр.

- Соңгы концертны ничек бәялисез?

- Бу ансмабльнең 75нче программасы, 855нче концерты. Ул яз кебек җылы, назлы булсын, күңелгә рәхәтлек өстәсен дип, концертны “Яз сулышы” дип атарга булдык. Минемчә, тамаша бик матур узды. Тамашачы һәр номерны кайнар алкышларга күмде. Залдагы яхшы кәеф артистларыбызга да күчеп, кызлар-егетләр чын күңелдән чыгыш ясадылар.

- Нинди номерлар күңе­легезгә аеруча тәэсир итте?

- Бер номерны гына аерып әйтеп булмый, чөнки программаның уңышлы булуы режиссерның, һәр җырчының, биюченең чыгышыннан тора. Бүген сәхнәдә яңа музыкаль номерлар күреп, чын-чынлап куандым. Мәсәлән, “Казан” дип аталган бию тарихыбызның, мәдәниятебезнең никадәр бай булуын чагылдырды. “Гармун” биюе дә оригинальлеге белән аерылып торды. Җыр­чыларыбызга килгәндә, Вероника Шәһидуллина бик кызык­лы шәхес. Чуваш милләтеннән булган ханым татарча сөйләшә белмәсә дә, безнең җырларны бик матур, күңелгә үтеп керерлек итеп башкара. Күп җырчыларның чыгышлары бию­­ләр белән бизәлүе дә програм­маны үзенчәлекле итте.

- Тик, никтер, тамашачы­лар саны бик күп түгел иде.

- Беренчедән, урамда яз, күпләр ял көннәрен авылда, дачаларында үткәрә. Бакча эшләренең кызган чагы бит. Икенчедән, кызганычка, Самарада бүген Татарстан йолдызларының концертлары да ярымбуш залларда үтә. Әллә халыкның акчасы юк, әллә мондый чараларның еш булып торуы тәэсир итә.

Соңгы концертыбызга милли оешмалар җитәкчеләрен дә чакырган идек. Тик, нигәдер, тамашачылар залында аларның берсе дә күренмәде.

- “Чайка” Мәдәният йорты шәһәр үзәгеннән ерак булуы да роль уйныйдыр. Якынгарак “күченергә” уйламыйсызмы? Мәсәлән, Киров мәйданындагы Иҗат сараена?

- “Ялкынлы яшьлек”нең ту­ган йорты — Металлург­лар мәдәният сарае, планнарда анда кайтырга. Ә менә ансамбльнең 50 еллык юбилеен зурлап, сез әйткән урында — Киров мәйданындагы Иҗат сараенда үткәрергә уйлыйбыз.

- Киләчәк турында сүз кит­те икән, планнарыгыз белән дә уртаклашсагыз иде.

- Ансамбльнең составын тагын да зурайтырга, яңа сә­ләтләр белән баетырга телибез. Бу турыда белдерү бирдек, нәтиҗәсе озак көттермәс, дип уйлыйм. “Яктылык” татар мәктәбендә көчле хореографлар, музыка укытучысы эшли. Анда укыган балалар сәхнәдә үсә дисәк тә дөрес булыр, мөгаен. “Яктылык”, Самараның сәнгать мәктәпләрен тәмам­лаган милләттәшләребез бәлки артист буларак үзләрен “Ялкынлы яшьлек”тә дә табарлар. Музыкаль белеме булмаган, табигатьтән җыр-биюгә, нәфис сүзгә сәләтле булганнарны да коллективыбызга бик теләп кабул итәчәкбез.

Яктылыклыларга “Ялкынлы яшьлек”кә килергә рөхсәт итмиләр икән, дигән имеш-мимешләрне дә ишеттерәләр. Бу юк сүз! Ничек инде без аларга каршы төшик?! Сәнгать барсы өчен дә! “Яктылык” мәктәбенә бу концертыбызга укучыларны бушлай кертәбез, дип хәбәр иткән идек, кызганыч, килүче булмады, бугай. Концертларыбызга йөрсәләр, безнең тормыш, иҗат белән ныгытыбрак танышырлар иде.

“Ялкынлы яшьлек”нең иҗа­тын сөючеләр Самарада да, өлкәбездә дә шактый. Килә­чәктә дә аларны яңа матур программалар белән куандырып торачакбыз. Район үзәкләренә, авылларга гастрольләр белән йөрергә дә планда бар. Ә җәен өлкәбездә үтәчәк Сабантуйлары мәйданнарында очрашачакбыз, — дип сөйләде Ренат Азизов.

IMG_0018IMG_0244 IMG_0269 гармун биюеАнсамбльнең отчет концерты белән элеккеге җитәкче Илгиз Колючев та канәгать калган. “Тамаша җиңел генә, бик матур үтте. Коллективка яңа кешеләр килеп кушылуы аеруча куандыра. Рәхәтләнеп ял итеп, саф, көчле тавышлы яшьләребезгә карап, сокланып утырдым.

Ренат Азизов “Ялкынлы яшьлек”тә беренче ел гына түгел. Бик тырыш, та­ләп­чән егет. Коллектив та аны үз итә. Яңа җитәкченең эшчәнлеген бәяләргә әлегә иртәрәк, дип уйлыйм, бу вазифага керешүенә бик кыска вакыт узды. Ренатта җитәкче, режиссер, артист буларак зур потенциал тупланган, ул үзен әле күрсәтер”, — дип сөйләде ул.

Әңгәмәдәш — Алия АРСЛАНОВА.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1463

Комментирование запрещено