Бәхет сере / Трудолюбие, уважение и любовь – секрет счастья

Шәфигулла бабай Шәрапов хәләл җефете Минзифа әби һәм кызлары (сулдан уңга) Зәйнәп һәм Гөлсинә белән (2000 елларда төшерелгән рәсем).

Шәфигулла бабай Шәрапов хәләл җефете Минзифа әби һәм кызлары (сулдан уңга) Зәйнәп һәм Гөлсинә белән (2000 елларда төшерелгән рәсем).

Елховка районының Тупли авылында яшәүче Шәфигулла Гәрәй улы Шәраповка – 90 яшь!

Шәфигулла бабай турын­да мин инде күптән, күп нәрсәләр белә идем. Ә менә якыннан танышырга бары үткән елда гына насыйп булды. Ул — минем тормышымдагы якын кешеләрнең берсе булган, күп еллар Самараның бала тудыру йортларында хезмәт иткән Зәйнәп апа (“кендек әбием”) Шәрапованың әтисе. 35 ел дәвамында безнең гаилә Шәра­повлар белән тыгыз бәй­ләнештә яши.

7 июньдә Шәфигулла бабай үзенең олуг юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Аңа бу көнне, Аллаһы бирсә, 90 яшь тула.

Шәфигулла Гәрәй улы Шә­раповның бөтен тормышы Елховка районындагы Тупли авы­лы белән бәйләнгән. Ул би­редә туып-үскән, мәктәпне тәмамлаган, сугыш елларында колхозда эшләгән, өйләнгән һәм хатыны Минзифа апа белән бергә ике кыз тәрбияләп үстергән.

Инде шактый олы яшьтә булуына карамастан, Шәфигулла бабай бер дә төшенкелеккә бирелмичә, авыл, өлкә, ил һәм дөнья яңалыклары белән гел кызыксынып тора.

Шәраповлар гаиләсе элек-электән һәрвакыт дус һәм тату яшәгән. Шәфигулла бабайның әти-әнисе Гәрәй бабай һәм Галия әби дә авылның иң хөрмәтле кешеләре булганнар. Үзләренең тырышлык, үҗәт­лек кебек яхшы сыйфатларын балаларына да биргәннәр. Ә аларның гаиләсендә барлыгы тугыз бала — алты малай һәм өч кыз, ә Шәфигулла шуларның сигезенчесе, малайлар арасында кечесе булган. Балачактан ул үз куллары белән нәрсәдер ясарга тырышкан һәм тора-бара яхшы балта остасына әйләнгән. Әле хәзер дә алар өендә күп нәрсә аның үз куллары белән ясалган әйберләр.

Шәфигулла бабайның яшүс­мер еллары авыр сугыш вакытына туры килә. 13 яшен­дә үк аның җилкәсенә зур йөкләр салына. Авылдагы атларны да фронтка алып китү сәбәпле, алар урынына тыңлау белмәгән, чыгымчы үгезләрне җигәргә туры килгән. Тик яшь Шәфигулла шул үгезләрне дә эшкә өйрәтә, тыңлата алган.

Авылда калган картлар белән беррәттән ул да кырларны сөргән, чәчкән, үстерелгән уңышны урган, суктырган, җыелган ашлыкны амбарларга озаткан. Ул елларда барсы да фронт өчен эшләнгән бит.

- Кыш җиткәч, безне урман кисәргә җибәрәләр иде. Район өчен дә, өлкә, ил өчен дә утын да кирәк бит. Әле паровозларга ягарга ягулык та (аны “куб” дип атыйлар иде) әзерли идек. Кар да бик күп явып, бот төбенә кадәр җитә, аяктагы чабаталарыбыз юешләнә дә ката иде. Ә яз җитүгә, җәяүләп Кошки районына урганда коелып калган башакларны җыярга бара идек, — дип хәтеренә төшерә хәзер Шәфигулла бабай.

Бу беркемне дә аямаган, дәһшәтле сугыш кайтавазы Шәраповлар гаиләсен дә уратып узмаган. 1943 елда Смоленск янында барган каты сугышларда аның Вазыйх абзыйсы һәлак була. Абыйларының бары дүртесенә генә төрле җәрәхәтләр алып, өйләренә җиңүчеләр булып кайтырга насыйп була.

Шәфигулла бабай Шәрапов хәләл җефете Минзифа әби һәм кызлары (сулдан уңга) Зәйнәп һәм Гөлсинә белән (2000 елларда төшерелгән рәсем).

Шәфигулла бабай Шәрапов хәләл җефете Минзифа әби һәм кызлары (сулдан уңга) Зәйнәп һәм Гөлсинә белән (2000 елларда төшерелгән рәсем).

Шәфигулла Шәрапов кол­хозда баш электрик булып эшләгән 70нче елларда.

Шәфигулла Шәрапов кол­хозда баш электрик булып эшләгән 70нче елларда.

1950 елда Шәфигулла да армия сафларына алынып, Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Биредә ул чик гаскәрләрендә хезмәт иткәндә радиотехник һөнәрен үзләштерә һәм Кытай чигендәге радиолокация үзәкләренең берсенә хезмәт күрсәтә. Бу һөнәре аңа тыныч тормышта да ярап куя.

Армиядә хезмәтен тәмам­лагач, ул Ватан сугышында катнашкан өлкән Фатыйх абыйсы белән бергә Куйбышевта (хәзерге Самара) шәһәр кешеләренең өйләренә радио кертү белән шөгыльләнә башлый.

Берничә ел үтүгә, Шәфи­гулла туган якларына әйләнеп кайта һәм аңа биредә район авылларын радиолаштыруны йөклиләр. Ә бу эшне уңыш­лы тәмамлап чыкканнан соң, Шәфигулла авыл радио­сы челтәре җитәкчесе итеп билгеләнә.

Үткән гасырның 60нчы елларында Шәфигулла Гәрәй улы авылны электр челтәренә тоташтыруда да актив катнаша. Гади электромонтер булып эшли башлап, электр чел­тәрләре системасында 35 ел дәвамында эшләп, лаеклы ялга чыкканда ул инде авыл электр подстанциясенең баш электригы дәрәҗәсенә күтәрелгән була. Биредә аны әле дә онытмыйлар, һәр елны һөнәри бәйрәм көннәрендә аның адресына рәхмәт сүзләре яңгырый.

Үткән 2017 елда Шәфигулла бабай хәләл җефете Минзифа әби белән 60 ел бергә яшәүләрен — бриллиант туйларын билгеләделәр.

Менә шулай күп еллар, кулга-кул тотынышып, бергә тормыш юлы буйлап баралар алар. Картларның зур шатлык­лары һәм горурлыклары булып, әлбәттә, яраткан кызлары Зәйнәп белән Гөлсинә тора. Хәзерге көндә авылдан читтә, Самарада яшәсәләр дә, алар әти-әниләре янына еш кайтып, ярдәм итәләр. Оныклары Ильяс белән туруннары Сабир да әби-бабаларын онытмыйлар.

Әби белән бабай һичкенә дә төп нигезләреннән аерылырга теләмиләр әле. Бәйрәмнәрдә балалары, оныклары, туганнары барсы да бирегә җыелгач, йорт гөрләп тора.

Гәрәй бабай һәм Галия әби Шәраповларның тугыз баласыннан Шәфигулла бабайдан кала бүгенге көндә Самарада яшәүче 93 яшьлек олы абыйсы Фатыйх абзый белән Ульян өлкәсендә яшәүче апаларының иң кечесе Сания апа гына исән инде. Алар үзара гел телефон аша шалтыратышып, озак-озак сөйләшеп торалар: тормышның үткән истәлекләре дә онытылмый, гел хәтердә, бүгенгесе дә куандыра, киләчәккә хыяллар белән дә яшиләр әле.

Туксан яшегездә сезне нәр­сә бәхетле итә дигән сорауга Шәфигулла бабай: “Гомерем буе мин эшләдем, эшемдә ләззәт табып, үземне аямыйча кешеләргә ярдәм иттем. Бу бәхет түгелмени? Гаиләбезнең бердәм, тату булуы — үзе бер бәхет бит”, — дип җавап бирде.

Әле быел язын гына Шә­фигулла бабай үз куллары белән сыерчык оясы ясаган, ә аны якыннары өйләре янына элеп куярга булышканнар. Шәфигулла бабай шул ояда яшәүче сыерчыкларга карый да шатланып туя алмый. Аларның гаиләсе дә нәкъ шушы сыерчыкларга охшаган бит.

Олуг юбилеең котлы булсын, Шәфигулла бабай! Хәерле озын гомер насыйп итсен Ходай. Киләчәктә дә Минзифа әби белән шулай пар канатлар булып, якыннарыгызны куандырып яшәгез!

 

Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА.

 «Бердәмлек».

* * *

О существовании Шафигулла бабая я знала всегда, но познакомиться удалось нам только в прошлом году. Он — отец Зайнап апа, важного в моей жизни человека (она моя «кендек абием»). На протяжении уже 35 лет наша семья поддерживает неразрывную связь с семьей Шараповых.

7 июня Шафигулла бабай отметит большой юбилей, ему исполняется 90 лет. Вся его жизнь связана с его родным селом – Теплый Стан (Елховский район), в котором он не только родился, но и пережил войну, профессионально вырос, создал свою семью, вместе с женой воспитал двух дочерей.

Несмотря на солидный возраст, Шафигулла бабай не растратил своей жизненной энергии. Добрые глаза и открытая улыбка располагают к позитивному разговору. Его интересует все: от местных до мировых новостей – состояние экономики и сельского хозяйства, религия, политика, и, конечно же, жизнь его большой дружной семьи.

История большой жизни. Начало

Семья Шараповых действительно всегда была дружной. Родители Гаряй бабай и Галия аби были уважаемыми на селе. Они жили в достатке, и это была их заслуга. Трудолюбие и упорство – важные качества, которым они приучали всех своих детей. А было их всего девять – шесть сыновей и три дочери. Шафигулла был восьмым, младшим из братьев. С раннего детства его отличало умение мастерить что-то своими руками. С возрастом Шафигулла бабай стал хорошим плотником, многое в его доме сделано им самим.

Жизнь во время войны

Его юные годы пришлись на тяжелое военное время. Уже в 13 лет ему пришлось взвалить на свои неокрепшие плечиогромную ношу. Лошадей в деревне не осталось, всех забрали на фронт, там они были нужнее. Запрягали непослушных быков, которые в принципе не созданы для этой работы, но юный Шафигулла научился управлять и ими.

Наравне со взрослыми, он вспахивал колхозные поля, сеял и собирал урожай, делал все, чтобы можно было прокормить тех, кто остался на селе и помочь фронту.

«Зимой нас отправляли на заготовку дров и так называемого «куба» для топки паровозов. Мы трудились, утопая в глубоком снегу до колен, с лаптями на ногах, которые промокали, а затем замерзали. А с приходом весны отправляли пешком на поля соседнего Кошкинского района собирать оставшиеся с прошлого года колосья», — вспоминает Шафигулла бабай.

Как говорят, в России нет такой семьи, которую бы не тронула Великая Отечественная война. Эхо того страшного времени навсегда останется и в семье Шараповых. В 1943 году в боях под Смоленском погиб один из братьев Вазых. Оставшиеся четверо братьев с небольшими ранениями вернулись домой победителями. Началась новая жизнь.

Призвание

В 1950 году Шафигулла уходит в армию. Его направляют на Дальний Восток. Службу он несет в пограничных войсках, его радио-лакационный пост располагался на границе с Китаем. Здесь он заканчивает курсы радиотехников. Это и определяет дальнейший выбор профессии. Вернувшись, отправляется на заработки в Куйбышев. В составе бригады, под руководством своего старшего брата Фатиха — участника Великой Отечественной войны и связиста, проводит в дома горожан радио.

Во время службы в армии.

Во время службы в армии.

Уже через несколько лет судьба возвращает Шафигулла бабая в родную деревню. Приезжает он сюда по направлению с работы – прокладывать многокилометровый радиокабель. А остается по зову сердца – не хочет больше покидать родные места. Благо и работа для него нашлась – начальником радиоузла.

Упорство и трудолюбие, которое передалось от родителей Шафигулла бабай использовал на благо своих земляков. Так, в начале 60-х Шафигулла бабай активно участвовал в элекрофикации села. Более 35 лет проработал в системе элекросетей. Начинал с должности рядового электромонтера, а уже на заслуженный отдых ушел, будучи главным электриком сельской подстанции.

На работе Шафигулла бабая всегда ценили за его безупречный труд, и сегодня не забывают. Ежегодно в его адрес от предприятия «Самарские электрические сети» звучат слова благодарности за большой вклад в развитие электросетей региона.

Семья

В 2017 году Шафигулла бабай и его жена Минзифа апа отметили бриллиантовую свадьбу. Рука об руку на протяжении многих лет они идут вместе по жизни, поддерживают друг друга в любых испытаниях. Главная их отрада и гордость – любимые дочери Зяйнап и Гельсиня. А они у них действительно замечательные – все у них ладится и работа и дом. Дочери всегда вместе, окружают родителей заботой и вниманием. Часто навещают стариков и молодое поколение – внук Ильяс и правнук Сабир. Радуют дедушку и бабушку своими успехами.

Шафигулла бабай всю жизнь живет в родовом доме. На праздники все собираются именно здесь. Семейная жизнь всех его братьев и сестер сложилась удачно, есть дети, и внуки, которые с удовольствием общаются между собой, придерживаясь семейных традиций – любви и уважения к родным.

Из девяти детей Шараповых помимо самого Шафигулла бабая сегодня живы его старший брат Фатих, который живет в Самаре и самая младшая из всех – сестра Сания, живет в Ульяновской области. Они часто созваниваются, подолгу разговаривают, не редко вспоминают о важных событиях их жизни, рассуждают о настоящем и несмотря ни на что мечтают о будущем.

Послесловие

На вопрос, что и в 90 делает вас счастливым, Шафигулла бабай отвечает:

«Всю жизнь я трудился, не жалея себя, помогал людям – важно понимать, что сделал в жизни что-то по-настоящему значительное. По-моему, еще важно уважать близких, постараться их понять, при возможности помочь и это несмотря на возраст и положение. А еще меня поддерживает любовь моей семьи – они моя опора, без них сделал бы намного меньше».

Совсем недавно Шафигулла бабай сам смастерил скворечник, близкие помогли его установить. Теперь он возвышается над домом Шараповых, символизируя теплоту, семейственность и гостеприимство, которыми и отличается их семья.

С юбилеем, Шафигулла бабай! Живи долго и счастливо, на радость своим близким!

 

Танзиля АГЛИУЛЛИНА.

 «Бердәмлек».

 

 

 

 

Просмотров: 1214

Комментирование запрещено