Язның бер көне ел туйдыра…

DSC_2244

Камил Исхаков (уңда) һәм Анатолий Маняков.

Гали авылында гөрләп узган 9 Май бәйрәменә баргач, мин Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыятенең яңа җитәкчесе, шушы бәйрәмнең оештыручысы һәм спонсоры Камил Бәкер улы ИСХАКОВ белән танышкан идем. Ул 2005 елдан бирле терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Тора-бара аның хуҗалыгы үсеп китә, һәм ул 2011 елда Красный Мост авылы башында терлек фермасы төзеп җибәрә.

Уңышлы эшләп килүче фер­мер-крестьян хуҗалыгы җи­тәкчесеннән шунда ук интервью алырга да теләгән идем. Барып чыкмады. Бәйрәм оештыру эшләре белән мәшгуль Камил әфәнде әңгәмәне башта — унынчы майга, аннан унбишенә кадәр кичектерде. Ниһаять, без Гали авылы администрациясе янында очраштык. Кул кысышып күрешкәч, Камил Бәкер улы бер генә сүз әйтте: “Әйдә!” Мин дә кая баруыбызны сорап тормадым, билгеле инде, кырга. Камил Бәкер улы күршедәге Рысайкино авылы тирәсендәге арендага алынган 2500 гектар җирләрне эшкәртә икән. Үз мил­кендә дә 500 гектар җире бар.

Рысайкиноны узып, унбиш километр чамасы баргач, юл тау битенә менеп китте һәм еракта советлар заманыннан калган Т-150 һәм кояшта ялтырап торган яңа Нью Холланд маркалы инглиз тракторлары күренде.

- Әнә, Кинельская 59 сортлы бодай чәчәләр. Ул, башлыча, мал азыгы булып бара. Малларга дип, бодай, солы, арпа, кукуруза җитештерәбез. Мең гектар мәйданга көнбагыш чәчтек. Анысы сатуга инде. 300 гектар җир парга калдырылды, бераз ял итсен, — дип хуҗа кыр эшләре белән таныштыра башлаган иде, каршыбызга килүче инглиз тракторы туктады да тракторчысы җиргә сикереп төште

- Анатолий Маняков булам. Рысайкино авылы кешесе мин.

- Чәчү ничек бара, про­б­лемалар юкмы, сыйфатлы итеп чәчәсеңме? — дип сораган идем, үпкәләттем ахыры.

- Беренче ел гына эшлә­мибез инде. Рәтен беләбез, — дип елмайды тракторчы.

- Ашламалар да кертәсездер инде? — дип сораштырам һаман.

- Башлыча минераль ашламалар кулланабыз. Чүп үлән­нәренә каршы гербицидлар кертү өчен яхшы гына яң­гырлар кирәк. Ә яңгыр, үзегез күрәсез, кинәндерми әлегә, — дип аңлатты Камил әфәнде.

- Анатолий, эш графигы белән канәгатьме, хуҗа көчләп эшләтмиме? — дим.

- Чәчү вакытында уникешәр сәгать эшләргә туры килә. Язның бер көне ел туйдыра бит. Төшке ашны кырга китереп бирәләр, хезмәт хакына да зарланмыйбыз. Бар да яхшы, — дип Анатолий тракторына утырды да, тузан туздырып, китеп тә барды. Аның артыннан, чәчкеч эшен тикшергән сыман, кара каргалар өере иярде.

DSC_2244

Камил Исхаков (уңда) һәм Анатолий Маняков.

DSC_2226 DSC_2274Бу хәтле кырларны эшкәртү, ашлама кертү, чәчү, урып-җыю өчен техника да, эшчеләр дә күп кирәк. Шуңадыр да Камилнең улы Салават, Кинель авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, туган авылына кайткан, хәзер үз фермаларында ветеринар һәм терлекче булып эшли. Дөресен әйткәндә, Камилнең бөтен гаиләсе дә гаилә бизнесында кайный: олы кызы Гөлүсә — бухгалтер, хатыны Гөлчәчәк һәм ун яшьлек төпчек кызы Камилә өй эшләре белән шөгыльләнәләр, эштән кайтучыларга аш-су әзерләп торалар.

…Хуҗа, мине Салаватның хуҗалыгы белән танышырга калдырып, үз эшләре белән китеп барды. Красный Мост янындагы фермага якынлашып килгәндә «Исхаков» дип язылган стела күреп калдым. Димәк, дөрес юл белән барам икән. Бераз өстәрәк зур гына ашлык сак­лагыч, булса кирәк. Шлагбаум аша узсаң, сул якта контора кала. Анда Исхаковның кабинеты, бухгалтерия һәм хуҗалык блогы урнашкан. Салаватны эзләп, фермага таба юнәлгән идем – исем китте. Бөтен җирдә чисталык хөкем сөрә – тирес түгү эше автоматлаштырылган, сыерларны аппаратлар ярдәмендә савалар. Шунда ук бозаулар фермасы да бар. Биналарның берсеннән килеп чыккан Салават миңа шуларны күрсәтеп йөргән арада, симментал токымындагы бер сыер күз алдымда бозаулады да куйды. Гомерем буе Себердә эшләгән кеше буларак, мин андыйны күргәнем юк иде әле. Бозауны әнисе ялап та бетермәде, бәләкәч үз аякларына басып, чайкала-чайкала дөнья белән танышырга китеп барды.

- Үзебез төзегән 5 ферма бинасының һәрберсе 150 баш терлеккә исәпләнгән, — дип хуҗалыкны күрсәтеп йөрде Салават. Заманча итеп корылган бинаның тәрәзәләре плас­тиктан эшләнгән, ә ишекләре һәм диварлары җылытылган. Эчке ягы еш кына известь белән акшарланып тора, электр җылыткычлары, җылы суы да бар. Биредә 800 баш симментал һәм кара чуар токымындагы савым сыерларын сигез савучы аппаратлар ярдәмендә сава.

Хуҗалыкта иллеләп кеше эшли. Алар өчен, советлар заманындагыча, ашханә бар. Биредә эшләүчеләр төшке һәм кичке ашларны бушлай ашыйлар, ә кырда эшләүчеләргә ризыкны илтеп бирәләр.

- Сез киткәч, яңа туган бо­зауның үгезме, танамы икәнлеген карарга булыр әле. Без бит үгезләрне авыл халкына сатабыз, ә таналарны сөтчелек фермасы өчен калдырабыз. Алар яшьләре буенча аерым-аерым загоннарга урнаштырыла, — дип сөйләде Салават.

Безнең сүзгә сөт җыю аппараты операторы Руслан Алтынбаев та кушылды:

- Һәр сыердан тәүлегенә 15 — 20 литр чамасы сөт савып алына. Ул сөтүткәргеч аша 5000 литр зурлыгындагы суыткычка эләгә. Ике көнгә бер Оренбург өлкәсе Бозаулык (русчасы Бузулук) шәһәренең “Бозаулык сөте” фирмасы җитештерелгән продукциябезне килеп ала һәм бик тәмле май, катык, сыр ясап, “Сырный двор” кибетләре аша сата.

Салават миңа әле тагын орлов нәселендәге дүрт чабыш, дүрт эш аты, дүрт тай, бер дөя дә күрсәтте. Ә машина-трактор паркындагы трактор һәм машиналарын санап китсәң, исәбен югалтырлык. Камил әфәнде шундый зур хуҗалык белән идарә итә ки — исең китәр. Кү­ңел өчен чабыш атлары, дөя асрарга да кулы җитә. Менә инде районның татар оешмасын җитәкләргә дә алынган, сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен шундый зур бәйрәм дә оештырган. Бөтен татар авылларында да берничә генә шундый хуҗа булса да, дөньябыз гөрләп барыр иде, минемчә. Уңышлар сезгә, Гали авылының уңган егетләре!

 

Хәмзә МОРТАЗИН.

Автор фотосурәте.

 «Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1262

Комментирование запрещено