Рамзан Кадыйров Татарстанны “Россиянең ныклы таянычы һәм фундаменты” дип атады / Рамзан Кадыров назвал Татарстан «крепкой опорой и фундаментом» России

005Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров Татарстанны илнең “ныклы таянычы һәм фундаменты” булган төбәкләр сафында булуын һәм бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тырышлыгы булуын әйтте. Бу хакта ул социаль челтәрдә “ВКонтакте» дагы үз битендә язган.

“Аның икътисади сәясәттә зирәк һәм уйлап эшләве аркасында Татарстан уңышлы үсеш кичерә, барлык тармакларда югары темплар күрсәтелә”, — дигән Чечня Республикасы башлыгы. Һәм өстәп, коллегасы белән аралашу, “киңәшләшү, кыйммәтле тәҗрибә алу” күңелле булуын җиткергән.

Шулай ук Кадыйров Мәскәүдә 1 июньдә Миңнеханов белән булган очрашуны, анда яңалыклар белән уртаклашуларын һәм якындагы планнары хакында фикер алышуларын искә алган. Ул көнне Чечня Республикасы башлыгы да, Татарстан Президенты да Россия Президенты Владимир Путинның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә керүче Абу-Даби принцы Мөхәммәд бен Зайд аль-Нахайян белән очрашуында катнашты.

Рамзан Кадыйров үз язмасын Татарстанга һәм аның халкына “яхшылык, тынычлык һәм иминлек” теләп төгәлләгән.

“Татар-информ”.

* * *

Глава Чечни Рамзан Кадыров отнес Татарстан к числу регионов, являющихся «крепкой опорой и фундаментом» страны, и назвал это заслугой Президента РТ Рустама Минниханова. Он написал об этом на своей странице в соцсети «ВКонтакте».

005Глава Чеченской Республики добавил, что ему всегда приятно общаться с коллегой, советоваться с ним, перенимать опыт.

Также Кадыров упомянул состоявшуюся в Москве 1 июня встречу с Миннихановым, на которой они обменялись новостями и поделились ближайшими планами. В тот день и глава ЧР, и Президент РТ приняли участие в переговорах Президента РФ Владимира Путина с наследным принцем входящего в ОАЭ эмирата Абу-Даби Мухаммедом бен Зайдом аль-Нахайяном.

Свою запись Рамзан Кадыров завершил пожеланиями «добра, мира и благополучия» Татарстану и его народу.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1039

Комментирование запрещено