Яңа Мансурда стела ачылды

Мансур 2Похвистнево районының Яңа Мансур авы­лында быел Бөек Җиңү бәйрәмен аеруча дул­кынланып көттеләр. Бу көнне анда, яңа төзелеп килгән Җиңү паркында, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар, катнашучылар истәлегенә стела ачылды.

Иртән-иртүк мәктәп янына халык җыяла башлады. Сугышта катнашкан туганнарының һәм якыннарының фотосурәтләрен күтәргән балалар, урта яшьтәге авылдашлар, хәтта 80 яшьлек әби-бабайлар да “Үлемсез полк” акциясенә кушылып, авыл урамнарыннан үттеләр. Колоннаны үзәк мәйданда мөхтәрәм кунаклар, ветераннар һәм бертөркем авылдашлар каршы алды.

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантана Россия Гимны һәм Коръән аятьләре белән башланып китте. Аннан яңамансурлы­лар­­ны район һәм авыл адми­нистрациясе вә­килләре, килгән кунаклар бәйрәм белән тәб­рик­ләделәр. Алар авыл халкының Бө­ек Җиңүгә керткән өлеше, сугыш һәм тыл ветераннарының батырлыклары турында да сөйләделәр.

Ниһаять, иң дулкынландыргыч мизгел килеп җитте. Стеланы тантаналы рәвештә ачу Бөек Ватан сугышы ветераны Исхак бабай Шияповка, район администрациясе башлыгы Юрий Рябовка һәм авыл администрациясе башлыгы Ирек Газиевка йөкләнде. Япманы ачуга монументка уелып язылган исемлек күзгә ташланды. Ә анда — туган авылыбыздан сугышка китеп, яу кырларында ятып калган 163 кешенең һәм сугыштан инвалид булып, исән кайткан 166 авылдашыбызның исемнәре.

Мансур 2Бу минутларда Бөек Җиңү өчен гомерләрен аямаган авылдашларын, туганнарын кабат искә алып, күпләрнең күзләре яшьләнде. Яңамансурлылар стелага илткән юл буйлап ветераннар истәлегенә чыршы агачлары, каштан куаклары да утырттылар. Бу агачлар үсеп, мәңге яшел булып, шаулап утырырлар. Юк, бу сугыш кешеләр йөрәгендә мәңге онытылмас, шатлыклы һәм кайгылы бәйрәм булып калыр!

Әкълимә СУБЕЕВА,

Яңа Мансур авылының ветераннар советы рәисе.

Похвистнево районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1305

Комментирование запрещено