VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы август башында узачак

0123VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы 1-5 август көннәрендә узачак. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы хәбәр итә. 

 

Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.

Әлеге чарада 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнашуы көтелә. Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру көтелә), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу планлаштырыла. 

Форумда катанашырга теләүчеләр Бөтендөнья татар конгрессы сайтында анкета тутырып юллый ала. 

«Татар-информ».

 

Просмотров: 679

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>