Самараның 188 санлы балалар бакчасында сабыйларга кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе, һөнәр сайлауга зур игътибар бирелә. Күптән түгел бу бакчаның 12нче төркеменә “Бердәмлек” газетасының хәбәрчесе Алия Арсланованы кунакка чакырып, журналист һөнәре белән таныштыруын соралдылар.
Иң элек хәбәрче сабыйларны якынлашып килгән бәйрәм — Балаларны саклау көне белән котлап, аларга бәхетле балачак, тыныч тормыш теләде. Аннан үзенең татар газетасында эшләве, басма битләрендә башка милләт халыкларының мәдәнияте, милли бәйрәмнәре турында мәгълүматлар да даими бастырылып торуы турында сөйләде. “Бу башка халыкның культурасын белергә, аңларга, өлкәбездә милләтара дуслыкны ныгытуга ярдәм итә”, — диде Алия Наил кызы.
Ул балаларны журналист һөнәренә хас булган сыйфатлар белән таныштырып үтте. “Чын профессионал телгә бай булырга, фикер йөртә, эшне тиз арада башкара белергә тиеш. Җыйган мәгълүматларның дөрес булуын тикшерү, аларны аңлаешлы итеп укучыга җиткерү дә таләп ителә”, — диде ул. Алия ханым газетаны чыгаруда редакциянең барлык хезмәткәрләренең дә күмәк көч куюын аңлатып, редактор, корректор, җаваплы сәркатиб, версткалаучы һөнәрләре турында да сөйләп үтте.
Балалар кунакның сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладылар, “Бердәмлек” газетасы, “Самара татарлары” журналы белән таныштылар. Сабыйлар хәбәрченең төп “корал”лары — диктофон, фотоаппарат белән эшләп карадылар. Аеруча кассеталы иске диктофон аларда зур кызыксыну уятты. Балалар аны яңа, заманча техника белән чагыштырдылар, тавышларын яздыртып, тыңладылар.
Алия Арсланова балалар белән интервью алу буенча мастер-класс та үткәреп, Нурия Әхмәтсафинадан бакча тормышы турында сорашты. Кызчык көн тәртибе белән таныштырды, тәрбиячеләр Юлия Кистенева һәм Татьяна Кудрявцева, аларның ярдәмчесе Гөлия Субеева турында сөйләде. Бакчада, Бөек Җиңүгә багышлап, инде икенче ел рәттән “Үлемсез полк” акциясе үтә. Нурия үзенең иптәшләре белән анда актив катнашуын белдерде.
Тагын бер нәни милләттәшебез Әдилә Фәхретдинова логопед бүлмәсендә барган дәрестән фоторепортаж ясады, ә педагог Людмила Мастыкина балаларны дәрес барышы белән таныштырды.
Очрашудан балалар да, кунак та канәгать калдылар. “Бүген алган мәгълүматлар киләчәктә һөнәр сайлаганда ярдәм итәр, дип уйлыйм. Бәлки, арагыздан журналистлар чыгып, безнең редакциягә дә эшкә килерләр? Ә әлегә уйнагыз, көлегез, балачакның рәхәтен белеп калыгыз!” – дип саубуллашты сабыйлар белән Алия апалары.
Әминә ШИҺАПОВА.
Просмотров: 1140