Роль институтов гражданского общества в профилактике национально-религиозного экстремизма / Экстремизмга каршы — халыклар дуслыгы

01294 июня в Доме дружбы народов Самарской области состоялся круглый стол «Роль институтов гражданского общества в профилактике национально-религиозного экстремизма» с участием федерального эксперта – директора Московского бюро по правам человека, члена Совета при Президенте РФ по межнациональным отношениям, члена Совета при Президенте Российской Федерации по развитию гражданского общества и правам человека Александра Семеновича Брода. В рамках круглого стола состоялась презентация сборника информационно-аналитических материалов «Угроза ИГИЛ (террористическая организация, запрещенная в РФ): пути противодействия национально-религиозного экстремизму».

В круглом столе приняли участие представители Администрации Губернатора Самарской области, представители органов власти, Дома дружбы народов, руководители национальных и религиозных общественных объединений и ученые.

Организаторами мероприятия выступили общероссийская общественная организация «Юристы за права и достойную жизнь человека» при поддержке Администрации Губернатора Самарской области.

Во вступительной речи Александр Брод отметил, что был приятно удивлен положительными изменениями, произошедшими в Самаре: последние приготовления стадиона Самара-Арена к Чемпионату мира по футболу, посещение дома-музея Эльдара Рязанова. Также он заметил, что впервые побывал в Доме дружбы народов, познакомился с офисами национальных общественных организаций, где представлены традиционные предметы культуры и быта, с редакциями национальных газет. Завершая краткую экскурсию по Дому дружбы народов, Александр Брод подчеркнул: «Именно благодаря появлению в 90-е годы программ по возрождению и сохранению национальных культур Самаре сегодня есть, что показать другим регионам, благодаря таким программам в городе, одном из первых в стране, появились и национальные газеты, и школы».

Организация «Юристы за права и достойную жизнь человека» с сентября прошлого года реализует социально значимый проект «Мир нашему дому! Совершенствование профилактики национального и религиозного экстремизма силами институтов гражданского общества». Проект направлен на выявление и преодоление рисков, связанных с межнациональной напряженностью и проявлениями радикального национализма, агрессивной ксенофобии, религиозного экстремизма. Предусматривается координация деятельности некоммерческих организаций, занимающихся вопросами гармонизации межнациональных отношений. Круглые столы по этой теме уже прошли в нескольких регионах страны (в том числе и в Самаре в начале года), был проведен сбор и анализ позитивных практик регионов по профилактике радикального национального и религиозного экстремизма. Со всеми материалами, собранными рабочей группой, были ознакомлены представители Генеральной прокуратуры, МВД, Федерального агентства по делам национальностей (ФАДН), Министерства образования и науки.

Участники круглого стола, проведенного на базе Дома дружбы народов 4 июня, ставили основной задачей обмен мнениями с представителями общественных национальных и религиозных организаций по основным проблемам в сфере государственной национальной политики на федеральном, региональном и местном уровнях.

Член Общественной палаты Самарской области Виктор Полянский, кандидат юридических наук, профессор, в ходе выступления подчеркнул, что с самого детства необходимо воспитывать гуманистическое, товарищеское отношение друг к другу. Также он заметил, что очень часто в медиа-пространстве используется социальный разрыв между различными слоями населения, на этой почве и появляются ростки ксенофобии, антисоциального поведения, внешние проявления которого связывают с религиозными и межэтническими отношениями. Кроме того, сегодняшняя работа по профилактике национального и религиозного экстремизма ведется, по его мнению, исходя из последствий и по фактам, тогда как следует искать причины, которые кроются в воспитании. Среди причин он также назвал экономические и социальные.

О воспитании детей и молодежи как ключевом элементе развития общества и предотвращения экстремизма говорил и Марат Белигов, председатель общественной организации «Национально-культурная автономия чеченцев г.о. Самара «Вайнах» («Наш народ»)». Он выразил уверенность в том, что необходимо придерживаться принципов традиционного воспитания детей в уважении к своим родителям, к людям разных национальностей.

Председатель Регионального Духовного Управления мусульман Самарской области, муфтий Талип-хазрат Яруллин высказал уверенность, что религиозность и духовность способны предотвратить межнациональные распри, так как любая религия призывает к добру, милосердию и состраданию.

Председатель Самарской областной общественной организации «Лига азербайджанцев Самарской области» Ширван Керимов убежден, что национальный и религиозный экстремизм – это разновидности политического экстремизма.

Председатель Совета Самарской областной общественной организации «Культурный центр «Дагестан» Насрулла Гамзаев считает, что именно экономическая и социальная справедливость является необходимым условием для борьбы с национальным и религиозным экстремизмом и для улучшения межнациональных отношений.

Ильяс Шакуров, президент Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык») обозначил как один из факторов недостаток СМИ, на которых присутствуют в достаточном количестве передачи на национальных языках, рассказывающие о культурных традициях разных народов, их образе жизни, идеологии.

Проблему недостатка финансирования газет на национальных языках, которые сохраняют связь поколений через родной язык и пропагандируют традиционные духовные и семейные ценности, поднял главный редактор самарской областной татарской газеты «Бердэмлек» Рафкат Аглиуллин.

0129img_3441 img_3443«Сегодняшний опыт Самары также войдет в «копилку» нашего проекта. Озвученные в ходе круглого стола вопросы, советы, будут непременно переданы руководству страны», — подытожил заседание круглого стола Александр Брод.

Ульяна КРЮКОВА.

samddn.ru

* * *

Самараның Халыклар дуслыгы йортында “Милли һәм дини экстремизмны булдырмауда иҗтимагый оешмаларының роле” дип аталган түгәрәк өстәл уздырылды. Президент каршындагы Мил­ләтара мөнәсәбәтләр советы, шулай ук Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокукларын яклау советы әгъ­за­сы, Федераль эксперт Александр Брод инициативасы бе­лән оештырылган бу чарада губернатор администрациясе вә­килләре, Халыклар дуслыгы йорты һәм милли оешмалар җи­тәкчеләре, руханилар һәм галимнәр катнашты. Түгәрәк өс­тәл эше кысаларында “ИГИЛ куркынычы: милли һәм дини экс­тремизмга каршы тору” дип аталган җыентык та тәкъдим ителде.

Мәскәүдә яшәүче Александр Брод, Самарада туып-үскән кеше булуына карамастан, Самараның Халыклар дуслыгы йортын беренче күрүе иде. Аның каравы, милли оешмалар җитәкчеләрен, Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләрен, “Бердәмлек” газетасы редакторын яхшы белә икән. “Самарага чемпионатка килүчеләргә күрсәтерлек әйберләрегез бар – 90нчы еллар башында милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерү программалары эшләп чыгарылганлыктан, Самара­да, беренчеләрдән булып, татар газетасы, беренче татар мәктәбе ачылган иде һәм әлегәчә эшләп киләләр. Бу үзенә күрә зур каһарманлык. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк — аларга хөкүмәттән ярдәм ул вакытта да бар иде, хәзер дә бирелә”, — дип әйтте Федераль эксперт.

Әйе, туксанынчы елларда хөкүмәт ярдәменнән башка газета ачып та булмас иде. Өлкә “Туган тел” татар оешмасының үҗәтлеге һәм партия өлкә комитеты җитәкчелегенең рөх­сәте белән “Бердәмлек” газе­тасының тулы штаты булдырылды, редакция бинасы бушлай бирелде, хәтта машина алырга да акча табылды. Ул чакта татар сүзенә сусаган әбүнәчеләребез дә байтак иде. Бераздан тагын әле чуваш, яһүд газеталары да ачылды, соңрак аларга мордва, украин, башкорт, азәрбайҗан, казах газеталары кушылды һәм озак еллар чыгып килделәр.

Кызганычка, Самарада милли газеталарның алтын чоры узды, дип әйтергә бу­­ла. Бүген милли газеталар­дан “Бер­дәм­лек” кенә даими рә­вештә поч­та тартмаларына килеп тора. Ул да күп вакытта керем белән чыгымнарының очын-очка ялгый алмый. Баш­корт­ларның “Ыргыз” газетасы да акчалы мил­ләттәшләре яр­дә­мендә җан асрый әле, ә башкалары ябыл­ды, дисәң дә була. Ди­мәк, Халыклар дуслыгы йортын­да милли газеталар чыгып килә, дип авыз тутырып әйтә алмыйбыз. Дөрес, газетабызга да, милли бәйрәмнәребезгә дә хөкүмәттән ярдәм бар. Тик ул, кызганычка, кирәк күләмдә тү­гел әлегә. Бусын болай, мәгъ­лү­мат өчен генә әйтеп үттем инде.

Александр Брод «Юристлар кеше хокуклары һәм лаек­лы тормыш өчен» дип аталган оешма җитәкчесе дә бит әле. Бу оешма «Мир нашему дому! Совершенствование профилактики национального и религиозного экстремизма силами институтов гражданского общества» дигән социаль әһәмияте булган проект эшләп чыгарган һәм шуның нигезендә Россиянең төрле төбәкләрендәге дини һәм иҗтимагый оешмаларның милләтара киеренкелек, радикаль милләтчелек белән көрәшү ысулларын өйрәнә. Кавказ регионында, Мәскәү, Петербург кебек күпмилләтле шәһәрләрнең югары уку йортларында, милли мәдәниятләр урнашкан үзәкләрдә юристлар, дин әһелләре, киң җәмә­гатьчелек катнашында түгәрәк өстәлләр үткәрелгән һәм менә чират Самарага да җиткән.

- Соңгы елларда Россиягә каршы экстремизм очраклары еш булып тора. Монда скинхедлар, ислам экстремистлары хәрәкәтләрен, Украина, Прибалтика илләренең Россиягә пычрак ягуын мисалга китерергә була, - дип сөйләде Александр Брод.

Түгәрәк өстәл модераторы башка регионнардагы тәҗрибәләрне мисалга китереп үтте һәм, нәтиҗә ясап, телевизион тапшырулар, социаль рекламалар аша халыкта патриотик хисләр тәрбияләүне тәкъдим итте. Бу сүзләрдән соң үзен Analizator_Sam дип атаган “Нехорошие времена” сайты блогеры: “Чемпионат вакытында милли яисә дини экстремистларның “йоклаган” ячейкалары, Россиягә эшкә килгән “гастарбайтерлар”, бан­­дера милләтчеләре куркыныч тудырырга мөмкинме?” - дип сорады. Александр Семен улы бу сорау белән полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кушты.

“Вайнах” чечен милли оешмасы рәисе Марат Белигов: «Россиядә башка милләт ке­шеләре үз фикерләрен ачык әй­тергә кыенсыналар, аларны дөрес аңламаслар дип куркалар», — дип башлады сүзен. Җирле халыкларның башка милләт кешеләре турындагы фикерен яхшы якка үзгәртү өчен аларга балачактан дөрес тәрбия бирергә кирәк, дигән фикерне алга сөрде. Аның белән Самара губернаторы каршындагы Иҗтимагый палата рәисе, профессор Виктор Полянский да килеште. «Радио­да һәм телевидениедә төрле милләт халыкларының тарихын, гореф-гадәтләрен, динен күрсәтүче тапшырулар юк дәрәҗәдә», — диде ул. Шулай да, Самараның Халыклар дуслыгы йорты эшен мактады. - Биредә Халыклар дуслыгы көне уздырыла, Дуслык паркы төзелә, “Губерния” телевидениесендә “Дом дружбы” дип аталган программа чыгып килә һәм анда төрле халыкларның гореф-гадәтләре күрсәтелә», - дип санап китте Виктор Полянский.

Татарлардан чарада мөфти Талип хәзрәт Яруллин, “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүров, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин чыгыш яса­дылар. Талип хәзрәт Җә­мигъ мәчете йортындагы чатырда төрле милләттәге мө­сел­ман халыкларының го­реф-гадәтләре буенча ифтар мәҗлесләре үткәрелү тәҗ­­­рибәсе белән уртаклашты. “Шун­­дый мәҗлесләрне күләмле итеп уздырырга кирәк. Шул вакытта халыкны күбрәк башка культуралар белән танышты­рырга мөмкин булыр иде”, - диде Талип хәзрәт.

Ә Ильяс әфәнде Шә­кү­ров өлкә радио һәм теле­ви­де­ниесендә төрле милләт халык­лары телләрендә тапшырулар булмау темасын кабат күтәрде. Александр Брод 90нчы елларда Самарада “Ак бәхет” радиосы, “Мы – россияне” тапшырулары булуын исенә төшерде, һәм губернатор каршында бу теманы тагын бер кат күтәреп чыгарга вәгъдә итте. “Һәр яңа губернатор белән очрашкан саен бу теманы күтәрәм, тик арба урыныннан кузгалмый гына”, — дип тәмамлады сүзен Ильяс Гомәр улы.

- Сугыштан соңгы авыр елларда да татар телендә газеталар чыгарырга, дәрес­лекләр бастырырга акча табыла иде, - диде үзенең чыгышында Рәфгать Нәбиулла улы. - Ә хәзер Самара өл­кә­сен­дә бердәнбер милли газета булып “Бердәмлек” калды. Га­зе­табызның укучылары бар, ә эшләргә кеше юк. Чөнки хез­мәткәрләремнең хезмәт хакы иң кечкенә эш хакына тәңгәл. Милли газеталарның язмышы турындагы мәсьәләне хөкүмәт каршында куярга кирәк”, - дип йөрәк ачысы белән сөрән салды ул.

Александр Брод, чараны йомгаклап:

- Биредә әйтелгән сүзләргә дә, башка регионнардан ишет­кән фикерләргә дә тирән анализ ясап, уңай тәҗ­ри­бәләрне прокуратура, эчке эшләр, мә­гариф һәм фән, милләт эш­ләре буенча федераль агент­лык хезмәткәрләренә җит­ке­рәчәкбез, - дип белдерде.

Утырыш башында ук ишеккә таба юнәлгән бер милли оешма рәисен туктатып, ник утырышны ташлап китүе турында сораган идем. “Без мондый утырышларны күп күрдек инде, файдасы гына юк”, — дип пышылдады ул колагыма. Чыннан да, аныкы дөрес түгелме соң әле? Уңай тәҗрибәләр җиткереләдер дә, төрле ми­нистр­лыкларда эшләүче түрә­ләр бу киңәшләргә колак салалар микән? Әллә берәүләр хөкүмәт грантлары алып, эш күрсәтеп йөриләр, икенчеләре шул тикшеренүләрне өстәл тартмасына сала баралармы? Россиянең төрле милләт халыклары үз телендә укырга, үз гореф-гадәтләре буенча яшәргә, үз динен тотарга, эш­ләргә һәм ял итәргә хокуклы дип язылган бит Конституциядә. Шул кануннар төгәл үтәлеп барса, милли һәм дини экстремизм белән көрәштә иҗтимагый оешмалар ролен эзләп, алардан ярдәм көтеп йөрергә дә кирәк булмас иде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1128

Комментирование запрещено