Балыклы авылының Сабантуенда «Урам концертлары» фестиваленең Гала-концерты үтәчәк (ВИДЕО)

YJSqNLZRX7EКамышлы районының Балыклы авылында моннан 30 ел элек башланып киткән «Урам концертлары» фестивале  дип аталган традициябезне дәвам итеп, шушы исем астында быел да тамашалар уздырдык.

Беренче концертыбыз Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланып, Олы һәм Себер урамнары һәвәскәр артистлары чыгышы белән узса, икенчесе 31 мартта үтте, ул кичне Таллы, Төбәк һәм Ярмәк урамнары артистлары чыгыш ясады. 1 май кичендә Кысырык, Яшьләр һәм Сусыз урамнары һәвәскәрләре үзләренең матур чыгышлары бе­лән шатландырды. Бу концертларда авылда туып-үскән, хәзерге вакытта читтә яшәүче авылдашларыбызның да кайтып катнашуы ямь өстенә ямь булды.

Безнең Балыклыбыз талантларга бай. Концертларда катнашкан барлык артистларга да рәхмәтләребезне җиткереп, аларга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге телисебез килә. Алга таба да, шушы традицияләрне саклап, «Урам концертлары»быз гөрләп торсын, гореф-гадәтләребез, җыр-моңнарыбыз буыннан-буынга күчсен, Ба­лыклыбыз гөрләп яшәсен, дигән теләктә калабыз.

16 июньдә милли бәйрәмебез Сабантуйда «Урам концертлары» фестиваленең Гала-концерты булачак. Барлык артистларыбызны, авылдашларыбызны, кунакларны Сабантуйга чакырабыз. Бәйрәмгә рәхим итегез, туганнар!

Балыклы авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре Л.С.АБСАТТАРОВ,  Р.В.ФАРДЕЕВ, Р.Н.ЮСУПОВ.

Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

В селе Балыкла завершился цикл концертов улиц (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Жители улиц Центральная и Сибирская села Балыкла организовали удивительный концерт

* * *

В селе Балыкла прошел традиционный концерт «Язгы кошлар белән моңнар кайтсын авылга» (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕО)

Просмотров: 1396

Комментирование запрещено