«Теге дөнья» дан кунак (БУЛГАН ХӘЛ)

news_22601Безнең авылда Сабантуйлар бик күңелле уза. Үткәрелү урыны да мин белгәннән бирле берничә тапкыр үзгәртелде инде. Без әле укырга кергәнче үк, Сабантуй зират янындагы чирәмлектә үткәрелеп килде. Урыны начар түгел алай, үзе иркен, авылга якын гына урнашкан, җәяү генә бара торган.

Әгәр дә яңгыр-мазар ява калса, өеңә кайтып, шунда яңгыр туктаганын көтеп торып, яңадан кире килергә дә була. Безнең авыл кешеләренең дә, бәйрәмчә киенеп, матур итеп фотога төшүләре дә шул зират коймасы кырыенда була иде һәм шул чактагы бик күп фотолар сакланып та калган. Ул вакытта ир-атларның күбесе фронтовиклар, аракысыз бер генә бәйрәм дә үтми, бөтен күңеллелек шуңа корылган. Сабантуйларда да чамасыннан артык исереп, зират эченә кешеләрдән качып тагын бераз өстәп чыгар өчен, яисә берәр туганының каберен карарга кереп китеп, “адашып” йөрүчеләр дә булгалый иде. Дөрес булса, кайберәүләрнең шунда исереп егылып, кабер ташын кочаклап, төне буе йоклап чыкканнары да бар дип сөйлиләр. Бу бик матур күренеш булмаса да, авыл кешеләре арасында, телдәнтелгә күчеп, мәзәк буларак сөйләнә иде.

Без мәктәпкә кергәндә Сабантуй авылдан ерак түгел, күл буенда үткәрелеп килде һәм берничә елдан соң урманның бик матур урынында уздырыла башлады. Урман авылга якын түгел, өч чакрымлап бардыр, җәяү барып җитәрмен димә. Тик урманга җәяү йөрү инде юк — авыл кешеләрендә санаулы гына җиңел машиналар да күренә башлады, мотоцикллар да малае булган һәрбер йортта диярлек бар. Шулай ук колхоз машиналары һәм кешеләрне бәйрәмгә алып барырга махсус куелган ПАТП автобуслары йөреп тора. Сабантуйның иң күңелле үткән вакытлары да, минемчә, нәкъ шушы урманда булды. Күрше авылы белән бергәләп тә, аерым да, республиканың бик күп кунакларын җыеп, ПАТП белән берлектә дә уздырылды. Кыскасы, кунак булып дөньяның төрле почмакларыннан кемнәр генә килмәде дә, нинди генә танылган артистлар чыгыш ясамады.
 
Соңгы вакытларда Сабантуйны күрше авыл белән берләштереп уздыра башладылар. Күрше авылның өч әбисе, урманга баруы ерак дип тапканнар да, быелгысын (узган елгы Сабантуй турында сүз бара) ике авыл арасындагы межада оештырганнар. Ярар, хәерлегә булсын, барып карыйк әле яңа җиргә, яңа Сабантуй күрергә.
 
Их, безнең бабай (җәмәгатьнең әтисе) ярата иде инде ул Сабантуй бәйрәмнәрен! Иртән-иртүк мунча ягып кереп, ап-ак майкаларын киеп куяр иде дә, кайчан барабыз инде бәйрәмгә дип, сабыйлар кебек, сабырсызланып йөрер иде. Ни кызганыч, быел бабай да юк арабызда, шуңа күңел дә бераз китек сыман. Межа буена авылны чыгып сулга борыласы да, зират кырыеннан үтеп, асфальт юл буйлап барасы. Быел әле зиратка кергән юк, шуңа күрә, юл өсте булгач, Сабантуйга барышлый бабайның кабере янына кереп, дога кылып чыгарга да уйладык. Бала-чагалар белән оешып, олы-чагаларны машинага төягәнче, вакыт шактый гына узып та киткән, Сабантуйның башлану сәгате дә килеп җиткән. Шулай булгач, зират тагын көтеп тора инде, барганда кереп булмый, бәйрәмнән кайтканда берәр җаен табарбыз әле.
 
Зират кырыеннан асфальт юлдан чыжлап үтеп тә киттек. Әйе, тагын каберләр арткан монда. Әле быел кыш көне иптәш малай Илнурның да Сания исемле апасын алып кайтып җирләгәннәр, чагыштырмача яшь иде әле, илле бише дә яңа гына тулган булгандыр. Миңа бу хәбәрне энекәш чылтыратып әйткәч, бик кайгырдым ул апа өчен, ни дисәң дә, үзен дә, ирен, балаларын да бик яхшы беләм. Сания апалар бездән ерак булмаган шәһәрдә яши, бер язгы каникулда Илнур белән аларга кунакка да барган булды. Шундый әйбәт апа инде, гаиләсе дә үрнәк. Илнурның Зифа исемле олы апасы да шул ук шәһәрдә яши, аларга да кереп чыгасы идек, тик өйдә генә булмадылар.
 
Ярар, сүз башы Сабантуй иде бит әле, әллә нинди күңелсез уйларга кереп кителде бәйрәмгә барганда. Урыны яңа булса да, болай күңелле генә оештырганнар, сүз әйтеп, тел тидерерлек түгел. Үзебезнең дә яшь чаклар узып барса да, инде бәйрәмгә оныклар белән килсәк тә, Сабантуй Сабантуй инде ул, безнең балачактан ук канга сеңеп калган, иң зур һәм күңелле бәйрәм.
 
Сабантуйны көтеп алу гына озак бит аны, менә төгәлләнүгә таба да бара, кайберәүләр инде җыенып кайтыр юлга да кузгалдылар. Безнекеләр дә әйберләрен җыештырып калдылар, мин көйсезләнергә уйлый башлаган оныкны күтәреп, машинага таба киттем. Кайчан киләләр инде безнекеләр, тизрәк кайтып китәргә иде бит дип торганда: “Марат, син авылга кайтмыйсыңмы? Машинаңда урының булса, минем дә кайтасы бар иде”, — дип, каршыма зур кара күзлек кигән Сания апа килеп басты. Килеп басты дип әйтергә генә ансат, быел кышын гына вафат булган кеше ничек йөрергә мөмкин монда?! Минем тез буыннары калтырап кую гына түгел, организмның бөтен күзәнәкләре чымырдады. Тукта әле, комсомолда тәрбияләнгән башың белән, төрле ырым-шырымнарга ышанып йөрмә әле син, ныклабрак кара әле, бәлки ялгышасың гынадыр, бу зур күзлек артында башка кешедер. Алай дисәң, тавышы да нәкъ шуныкына охшаган, әкрен генә минем хәлләрне, гаиләне, әнинең хәлләрен сораша башлады бу. Мин аптырауның теге ягында, ни дип әйтергә дә белмичә, тораташ булып басып тик торам. Ыкмык килеп шул дежур сүзләр белән генә җавап кайтарам, үзем тизрәк моннан качу ягын чамалыйм. Сания апа мине үзен танымый дип уйлады бугай, кара күзлеген салды. Шулвакыт минем күңелдә бераз гына өмет катыш булган теге шик бөтенләй юкка чыкты: тучны шул бит бу, гөнаһ шомлыгы! Хәзер моңардан ничек тә качып китү ягын уйларга кирәк, чабып китәргә хәлем дә юк ичмасам. Шунда үзүземне кулга алырга тырышып: “Кайтышлый зиратка да кереп чыгасы бар әле”, — дидем моңа тотлыга-тотлыга, авылга туры кайтмаганымны аңлатып. Шунда Сания апаның җавабы мине бөтенләй үтерде дә куйды: “Бәй, миңа да шунда инде”, — диде бу. Уф, Аллам, бүген шушы оныклар хакына исән калсаммы, яши белер идем дөп-дөрес итеп. Ярар, беткән баш беткән инде монда хәзер, берни эшләп булмый. Мин дә Сания ападан: “Ирең ничек, балалар башлы-күзлеме?” — дип сораша башладым. Әкрен генә сөйли бу миңа: “Барысы да әйбәт кенә, исән-саулар, менә Зифа апа гына үлеп китте бит әле”. Шунда гына миңа бераз җан керә башлады, менә бит хикмәт нидә икән, Илнурнын Зифа апасы үлгән булып чыга бит монда (анысы да бик кызганыч, әлбәттә). Ә Сания апасы исән-сау, Сабантуйга кунакка кайткан да, менә минем каршымда басып тора.
 
Бәйрәмнән кайтып, бераз җан керә башлагач, энекәшкә чылтыраттым: “Нишләп син миңа исән кешене үлгән дип әйттең? Илнурның Зифа апасы үлгән икән бит, Сания апасы белән бүген генә Сабантуйда очраштым”, — дидем. Җавабы бик кыска булды моның: “Какая разница, мин бит аларны аермыйм”. Сиңа бәлки әллә ни зур аерма түгелдер дә, менә мин генә чүт “теге дөнья” белән бу дөньяның аермасын күрми калдым, мин сиңа әйтим, Алла гына саклады.
Марат ИСХАКОВ.
Азнакай.

«Татарстан яшьләре».

Просмотров: 756

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>