Туып-үскән җир – изге бит ул

МингазовБыел яз бераз соңга калып килде. Шуңа да: “Яшелчәләрне утыртырга соңга калмыйк”, — дип аз гына җир җылынуга авыл халкы бакчаларына чыкты. Бакча эшләренең иң зуры, әлбәттә, ул — бәрәңге утырту. Җирне сөрү, аны эшкәртү генә дә ни тора!

Хәер, бүген һәр авылда диярлек шәхси техникасы булган уңган-булган кешеләр бар. Алар үз бакчаларын гына эшкәртеп калмыйча, авылдашларына да бик теләп ярдәм итәләр. Безнең Шенталы районының Денис авылында да андый механизаторларыбыз бар. Шуларның берсе — сыйныфташым Рөстәм Минһаҗевны (рәсемдә) мин күршебезгә бәрәңге чәчәргә килгән чагында очраттым.

- Авылдашларга гына тү­гел, күрше-тирә авылларга барып та, халыкка бакчаларында бәрәңге утыртырга ярдәм итәм. Кешеләрнең ихлас кү­ңелдән рәхмәт әйтүләре кү­ңелне күтәреп җибәрә, тагын да дәртләнеп эшлисе килә башлый, — дип сөйләде Рөстәм.

Ул озак еллар колхозда механизатор булып хезмәт иткән кеше. Хуҗалык таркалгач та, җирсез яши алмаганын аңлап, трактор сатып алды. Хәзер аның “корыч аты” хуҗалык эшләрендә бик ярап куя. Хатыны Милия белән йорт тутырып терлек асрыйлар, бакча чәчәләр. Ә үз гаиләләре белән яшәгән уллары Ринат һәм кызлары Динә печән өстендә дә, башка вакытларда да кайтып, әти-әнисенә ярдәм итәләр.

- Халык бәрәңгене иртәрәк утырта шул, — дип көрсенеп куйды сыйныфташым. — Һава салкын әле, җир җылынмыйча, бу культураны утырту файдасыз. Мул уңыш үстереп, аны җыеп алу өчен, өч ай вакыт кирәк булачак.

Бакчаларын эшкәрткәндә ха­лыктан нинди сорт бәрәңге утыртулары белән кызыксынам. Нинди генә сортлар юк икән хәзер! Авыл халкы, әлбәттә, озак саклана торган, без яшәгән төбәктәге климатка яраклыларын, колорадо коңгызына бирешми торганнарын утыртырга тырыша, — дип нинди сорт бәрәңге утыртырга кирәклеге турында киңәшләрен дә бирде Рөстәм.

Аның белән үзебезнең балачакны, мәктәп елларын да искә алдык.

- Безнең буын кешеләре баш­качарак иде. Ә бүген яшь­лә­ребез шәһәр тормышына кызыгып, авылдан китәләр. Шунысы эчне пошыра. Аларга җирдә эшләргә, йорт-җир торгызырга һәм башка мөмкинлекләр бирелсә, бәлки, кабат бирегә әйләнеп кайтырлар иде? Чөнки туган якның чиста һавасы исәнлекне арттыра, ә җир ашата да, яшәтә дә. Туып-үскән җир — изге бит ул, аны кадерли белергә генә кирәк. Мәсәлән, мин авылым­ны, сайлаган һөнәремне бер­нигә дә алыштырасым килми, — дип сөйләде Рөстәм Мин­һаҗев. Бу вакытта аның йөзе яктырып киткәндәй булды.

МингазовСыйныфташымның бу сүз­ләрен сокланып тыңладым. Туган авылын чын күңелдән яратучы җир кешесе шундый буладыр ул.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы,

Шенталы районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1155

Комментирование запрещено