«Бердәмлек» газетасыннан, 9 июнь, 2018 ел

i

ямалетдиновСамара шәһәре,

Академик Павлов урамы

Мансур Садретдин улы

Ямалетдиновка – 80 яшь!

Кадерле әтиебез, бабабыз! Без сине туган көнең белән котлап, сәламәтлек, бәхетле картлык, җан тынычлыгы, бала­ларыңның, оныкларыңның куа­нычын күреп, шатлыклы, хәерле гомер итүеңне телибез.

Балаларның игелеген күр дә,

Гел сөенеп кенә син яшә.

Сиңа бәхет, шатлык

                                 теләгәндә

Амин диеп торсын фәрештә.

Һәрбәр иртә сине куандырып,

Шатлык белән яңа таң атсын.

Күзләреңне сагыш яше түгел,

Шатлык яше генә чылатсын.

Куанычлар гына алып килсен

80 яшең — олы бәйрәмең.

Сиңа бүген бүләк итәбез без

Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Изге теләкләр белән кызың Гүзәл, киявең Дмитрий, онык­ларың Йосыф, Әдилә.

* * *

Самара шәһәре,

Шверник урамы

Эльмира Мингали кызы Сәяховага!

Кадерлебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән тәбриклибез. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, уңышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Туар таңнарың өметле, киләчәк һәм бүгенге көнең тыныч, гомер юлың якты булсын.

Котлыйбыз сине туган көнең

                                       белән,

Шау чәчәкле айда тугансың.

Шуңа күрәдерме ягымлы да,

Сабыр һәм тыныч булгансың.

Көнең үтсен бары шатлык

                                         белән,

Юлларыңа гөлләр сибелсен.

Табигатьнең һәр

                           иртәсе-таңы

Гомерлеккә бәхет китерсен.

Изге теләкләр белән “Садовод” кибете хезмәткәрләре.

* * *

Похвистнево районы,

Иске Мәчәләй авылы

Зәйнулла Әхмәтгали улы

Иваевка — 60 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Җир йөзен­дәге иң изге, иң якты теләкләр, йөрәктәге иң кадерле хисләр белән сине туган көнең белән котлыйбыз. Озын гомер, сәла­мәтлек, ак бәхетләр, гаилә шатлыгы телибез.

Зур бәхетләр юлдаш булсын

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — ярты бәхет,

                                       диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Тормыш иптәшең Хәмидә, кы­зың Лилия, киявең Равил, оныкларың Ильяс, Мәрьям һәм барча туганнарың.

* * *

хамидулова на 9 июняСамара шәһәре,

Александр Матросов урамы

Гөлҗиһан Гайфетдин кызы Хәмидулловага – 80 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине истәлекле туган көнең белән чын күңелдән котлап, нык исәнлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен рәхмәт сиңа. Без синең белән горурланабыз.

Күңелеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бәхет,

                             шатлыклар.

Изге теләкләр белән улыңҖәлил, кызларың Нәүрүзә, Әлфия, Гөлфия, кияүләрең Хәмит, Ирек, 7 оныгыңһәм 5 оныкчыгың.

* * *

Самара шәһәре,

Ставропольская урамы

Илдар Ислам улы

Мостафинга – 30 яшь!

Кадерле улыбыз, тормыш иптәшем, әтием, энебез! Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Нык исәнлек, күңел тынычлыгы телибез. Ал­дагы көннәреңдә ак бәхетләр, шатлыклар, тигез гомер итәргә Ходай насыйп итсен.

Гел шатланып яшә, хәсрәт

                                       күрмә,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәрәкәтле, матур тормыш

                                          сиңа,

Кояшларга тиңе гомернең.

Изге теләкләр белән әтиең Ислам, әниеңӘнисә, тормыш иптәшең Зөлфия, улың Алмаз, Локман абыең һәм Рузалия апаң, Мәрьям апаң гаиләсе белән.

* * *

Елховка районы,

Тупли авылы

Шәфигулла Гәрәй улы ШӘРАПОВка — 90 яшь!

Кадерле, тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Сине олы юбилеең белән ихлас күңелдән котлап, озын гомер, бәхет-шат­лыклар, җан тынычлыгы, сау­лык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешмичә, бала­ла­рыңның һәм оныкла­рыңның иге­леген күреп, озак яшәргә на­сыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рә­хәтләргә төренеп яшә.

Утлар, сулар кичтең,

                               батмадың,

Авыр еллар буйлап атладың.

Бирешмәдең җилгә, буранга

Чын мәгънәсендә кеше

                                   булганга.

Чәчләреңә чал керсә дә,

Син бит безнең йөрәк түрендә.

Озак яшә, кадерлебез,

                             авырмыйча,

Син дөньяда безгә бер генә.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Минзифа, кыз­ларың Зәйнәп һәм Гөл­синә, киявең Муса, оныгың Ильяс гаиләсе белән.

* * *

Самара шәһәре,

Олимпийская урамы

Мөхтәрәмә Хәмит кызы

Курмакаевага — 60 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине юбилеең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Алдагы көннәреңдә озын гомер, исәнлек, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Рәхмәт сиңа якты чыраең, тәмле ашларың белән каршылаганың өчен.

Котлы булсын юбилеең, әни,

Гомерең үтсен шатлыкта.

Кайгы күрмә, чирне белмә,

Һич бирешмә картлыкка.

Озын гомер бирсен Ходай

                                         дибез,

Кояш сиңа бирсен яктылык.

Барлык балаларың, оныкларың

Китерсеннәр бары яхшылык.

Иң изге теләкләр белән улла­рың Марат, Ренат, ки­лен­нәрең Оля, Кристина, онык­­ларың Алинә, Регина, Мар­сель.

Просмотров: 420

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>