Олы йөрәкле кешеләр

Гульфия

Гали Каюмов һәм Гөлфия Әһлиуллина.

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне

Бүген күп кеше үз тормышын социаль хез­мәткәрләр яр­дә­меннән башка күз алдына да китерә алмый. Балалары читтә яшәүче, якыннары, туганнары булмаган ялгыз картлар, инвалидлар бу һөнәр ияләре ярдәменә көн саен диярлек мохтаҗ.

Камышлы районы­ның Иске Ярмәк авылындагы шундый социаль хезмәт бүлеге барлыгы 260 кешегә ярдәм күрсәтә.

- Оешмабыз үткән га­сырның туксанынчы елларында оештырылды. Моңа ка­дәр ялгыз әби-бабайларга күршеләреннән, якынрак ке­шеләрдән соралып, кол­хоздан акча түләтеп, хезмәт күрсәтә иделәр. Берен­челәрдән булып бу эшкә 1989 елда Җария апай Сәлахова алынды. Ул үзенең карамагындагы 8 — 10 әбигә ки­беттән азык-төлек алып кай­та, идән­нәрен юа, су кертә иде.

Камышлы районы Кләүле­дән аерылып чык­кач, 1991 ел­да, авыл ад­министрациясендә “Координация үзәге” ачылып, социаль хезмәткәрләр шта­ты булдырылды. Бер­ничә елдан оешма “Халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге” дип атала башлады, штат киңәйтелде, өл­кәннәргә ял итү, дәвалану мөмкинлекләре булдырылды.

Оешмага бүлеп бирелгән бүлмәне төзекләндерүдә авылдашларыбыз актив катнашты. Шуларның берсе — Таһир Рәхимов. Ул озак еллар социаль үзәкне җитәкләде, әле дә хәлебезне белеп, төрле чаралар үткәргәндә кулыннан килгәнчә ярдәм итеп тора.

Бүген оешма Иске һәм Яңа Ярмәк, Чулпан авыл­лары инвалид­ларына, олы яшьтәге кеше­ләренә хез­мәт күрсәтә. 32 хез­мәт­кәребезнең барысы да махсус әзерлек үткән, тәҗрибәле белгечләр. Алар күңел биреп эшлиләр. Мәсәлән, Яңа Ярмәктә яшәүче Гөлфия Әһлиуллина 23 ел буе олыларга хезмәт күрсәтә. Халык та аны ярата, якын күрә, — дип сөйләде оешма җитәкчесе Гали Каюмов.

Гөлфия ханым карамагында бүген 7 кеше, иң өлкәненә 90 яшь. Аның фикеренчә, социаль хезмәткәр хезмәте җиңел түгел.

- Безгә пешекче дә, медик та, психолог та булырга туры килә. Без үзебезнең карамактагы кешеләргә йорт эшләрендә ярдәм итәбез, шатлыкларын, моң-зарларын уртаклашабыз, — дип сөйли ул. Әле төрле язулар язасы, отчет бирәсе дә бар бит.

- Элек авылда социаль хезмәткәрләр өмәләр оештыра, колхоз эшләрендә дә катнаша иделәр. Төрле бәйрәмнәрдә концерт куюлар, авыл клубында уздырылган чараларда катнашу да безнең өстә иде, — дип искә ала Гөлфия ханым. — Бүген дә коллективыбыз актив, бердәм. Иске Ярмәк бүлегенә кайчан гына барма, хезмәттәшләребез безне һәрвакыт елмаеп каршы алалар, ки­ңәшләрен биреп, кул­ларыннан килгәнчә ярдәм итәләр.

Эштән арып кайтуына карамастан Гөлфия Әһлиуллина үз йортын, каралты-кураларын тәр­типтә тотарга, пеше­ре­нергә дә өлгерә. Ире Ил­гизәр (бүген ул бакыйлыкта инде, урыны оҗмахта булсын) белән ул ике бала тәрбияләп, зур тормышка озатканнар. Уллары Ильнур да, кызлары Инзира да бүген үз гаиләләре белән Самарада яшиләр, әни­ләренең хәлен белеп торалар.

- Эшем җиңелдән булмаса да, аннан тәм табып яшәдем. Урын өстендә ятучыларны да, инвалидларны да карарга туры килде. Алар үз туганнарым кебек, барысы да күңелгә якын. Шуңа да, бакыйлыкка күчкән авылдашларымны соңгы юлга озату миңа аеруча авыр. Туганнарына мәрхүмнәрнең җи­десен, кырыгын үткәрергә дә ярдәм итәм, зиратта булганда, каберләренә барып дога кылам, — дип сөйләде Гөлфия ханым.

Бу актив, хезмәт сөючән ханымны хезмәттәшләре дә ярата, хөрмәт итә. Юкка гына Гөлфия Рәис кызы Әһлиуллина Камышлы районы, Иске Ярмәк җирлеге администрациясе тарафыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнмәгәндер. Аңа карап, бу эштә киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр генә эшли алуына тагын бер кат инанасың.

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек».

 

 

 

 

Просмотров: 1348

Комментирование запрещено