Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан! (Иске Ярмәк авылында яшәүче укучыларыбыздан шигьри юллар)

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне

imageШәфкатьлелек оешмасына

Матур язлар килгәч эреп ага
Сок суының кышкы бозлары,
Тәнгә сихәт бирә, йөрәккә — дәрт
Шәфкатьлелек йорты кызлары.

Иртән килеп керү белән
Кызлар каршы алалар.
Олыларга сорау биреп
Документ тутыралар.

Аркаларны сылыйсыз,
Рәсемгә төшерәсез,
Сәгать 12 тулуга
Тәмле аш өлгертәсез.

Төрле-төрле ярышларда
Катнашулары рәхәт,
Сездән алган тәрбия
Безгә биреп тора дәрт.

Шәфкатьлелек кызлары!
Бәхет, шатлык телимен.
Киләсе елларда да
Шулай хөрмәт итегез.

Тәлгать ВАГАЗОВ.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

* * *

Социаль реабилитация бүлеге турында

Җилдереп үтеп барабыз
Гомер дигән арбада.
Вакыт юк шул артка таба
Әйләнеп тә карарга.

Авылыбыз мәдәният йортының
Икенче этажы.
Үткән вакытларны барлап
Искә төшереп китәсе.

23 еллар элек, олыларны хөрмәт итү йөзеннән,
Шәфкатьлелек бүлеге ачылган заман икән.
Алдан барлап хезмәткәрләр,
Таһир абый — нигезен салучысы.

Авылыбызның хөрмәтле
Әби белән бабасы
Көннәрнең бер көнендә,
Балалар таралышып
Үз юлларын сайлагач,
Ялгыз гына калганнар.

Көнкүреш авырайгач,
Исәнлекләр сагайгач,
Шәфкатьлелек бинасына
Юл алган элек бабай.

Матур бинаның исеме,
Исемедәй җисеме.
Бу бинаның эчләрендә
Безнең олы кешебез
Рәхәтләнеп ял иткән:
Кайнар коймаклар белән
Хуш исле чәйләр эчкән.

Концертын да караган,
Күңелен дә юаткан,
Аркасын да сылаткан.
Назланып иркәләнеп,
Көн үткәнен сизмәгән.

Чү, кинәт әбинең
Өйдә калганы исенә төшкән.
Ашыга, кабалана
Алга таба атлаган.

Хәлдән таеп арыгач,
Җәгъфәр абыйдан
Өенә дә илттергән.
Бераз вакыт үткәчтен
Шәфкатьлелек бинасына
Әбисен дә йөреткән.

Мондагы кунакчылык
Әбигә дә ошаган.
Шуннан бирле алар
Икәүләп шәфкатьлелек бүлегенә
Һәр ел саен рәхәтләнеп йөриләр.

Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА, халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

* * *

Иске Ярмәктәге олыларга хезмәт күрсәтүчеләргә

Һәркем туа бу дөньяга зур эшләр башкарырга,
Бәләкәй дә тәпи йөри, соңрак китә мәктәпкә.
Шулай яхшы белем алып, куллану вакыты җиткән,
Эшләр алар бик күп төрле, ошагананын сайлап ал икән.

Тырышып белем алгансың, илгә шундыйлар кирәк.
Оя корып, агач үстереп, гаиләң дә булу — үрнәк.
Еллар алар бик тиз уза, шатлык-бәхеттә үтсен,
Олыгайган көн килеп җиткәч, янда якыннар булсын.

Хезмәт ялына чыккан әти-әни, әби-бабай, туганнар
Яшиләр туган авылда, үзләре төзегән йортлар.
Ярмәк халкының балалары — күбесе читтә яши,
Белем ала туган илдә, хезмәт итә һәм эшли.

Ялга балалар кайталар — малай, кызлар, оныклар.
Булышалар көч җиткәнче, хатлар алар язалар.
Башлыкларга зур рәхмәт — социаль бүлеге бар.
Олыларга ярдәм итә уңган, тырыш эшчеләр.

Елмаеп килеп керәләр, хәлләрне сорашалар,
Чәчәктәй матурлар алар, яшьлекне искә алалар.
Бәйрәмнәрне калдырмыйлар, аралашып китәләр,
Ягымлы сүзләр сөйләп, фотога төшерәләр.

Бик тә уңган ярдәмчеләр, эшкә алар батырлар,
Өйне, йортны һәм бакчаны чиста итеп тоталар.
Һәр бәйрәмгә, концертларга хөрмәт итеп дәшәләр,
Чыгалмаган олыларга бүләкләр китерәләр.

Җитәкчеләре дә килә матур сумкалар тотып,
Күчтәнәчләрен тапшырып, яратып кулны кысып.
Абый-апа көтеп тора, гармун уйнап куялар,
Шигырь сөйли, җырлап куя — йөрәкләр бит япь-яшьләр.

Йөри алган олылар спортта катнашалар,
Исәнлекләрен арттырып, чаңгыда да шуалар.
Социаль хезмәт күрсәтүчеләр бүлмәсендә — тренажёрлар куйганнар,
Апа-абый эстафета, уенда катнашалар.

Ярдәм күрсәтү бүлеге тамыр җәйгән авылда,
Мәктәп, мәдәният йорты, мәчет,
Хәзрәтебез  чын күңелдән булыша.

Халык белән бергә чыга хәзрәтебез урманга
Тәмле чәйләр кайнатып, намаз, дога укырга.
Аллаһыдан бик сорыйлар исәнлек, тынычлык халыкка.
Менә шундый безнең алар — ярдәм итүче яшьләр,
Уңыш телик матурлыкта, исәнлектә яшәсеннәр.

 Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яшәүче Галибә ИДИЯТОВА-ГАТИЯТУЛЛИНА.

* * *

Шушы йортка килеп керсәң,
Шәфкать нуры сибелә.
Шифалы ял йортына
Тагы киләсе килә.

Якты йөз белән каршылый
Ял йорты хуҗалары.
Шатлыктан онытып куясың
Авыру, сырхауларны.

Шәфкать нуры күңелегезгә
Аллаһыдан иңгәндер.
Кешелекле булуыгыз
Тамырлардан киләдер.

Аш-суларыгыз бик тәмле,
Кулларыгыз шифалы.
Үткәргән кызыклы чаралар
Җанга шатлык чорнады.

Яшисебез килеп китте,
Онытылды картлыклар.
Ходай бирсен сәламәтлек,
Мәңге бетмәс шатлыклар.

Бар яктан да булдыклылар
Кызлары-егетләре.
Дөньяда сирәк очрый
Нәкъ сезнең кебекләре.

Эшегездә зур уңышлар
Теләп каласы килә,
Мондый үрнәк шәфкать йорты,
Олыларга бүләк булып, яшә генә.

Гөлсем ХӨББӘТОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1445

Комментирование запрещено