Рамазан аенда өлкә мәчетләрендә һәм мөселманнарның өйләрендә күпләп ифтар мәҗлесләре үткәрелде.
Шундый зур мәҗлесләрнең берсе Сызранның Үзәк мәчетендә булып узды. Чарада җитмешләп кеше катнашты. Милләтләре ягыннан карасаң, мәҗлескә җыелган халык арасында татарлар гына түгел, таҗиклар, чеченлар, ингушлар, төрек-месхитинлар һәм азәрбайҗаннар да булган.
- Мәҗлесебез бик күңелле һәм югары дәрәҗәдә узды, Аллаһыга шөкер! Әби-бабаларыбыздан килгән тәртип буенча вәгазь-нәсыйхәт сөйләп, Коръән сүрәләре укып, садакалар таратып һәм дога кылып, савап алдык. Ифтарны оештырган Сәгъдиевләр гаиләсе, Кайс һәм Наҗия Ернеевлар, Гөлсирә Бариева һәм Әнүзә Мостакаева ханымнарның уразаларын һәм садакаларын Аллаһы Раббыбыз кабул әйләсен! — дип яза Сызран мөхтәсибәтенең баш имамы ахун Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВ “Самар татарлары” сайтында.
Быел Сызранның “Азан” мәчетендә икенче мәртәбә “Рамазан чатыры” да куелган иде. Анда һәр көнне тематик кичәләр, интерактив аралашулар, мөхтәрәм кунаклар белән очрашулар булып торды.
Шундый кунакларның берсе — Сызран протоирее Александр атакай. Ул корылманы “дуслык, тынычлык, бер — береңне хөрмәт итү чатыры” дип атаган. “Биредә конфликт тудырган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкин. Россия төрле милләт, төрле дин кешеләренең дуслыкта яшәү мөмкинлеген раслый. Ураза тоту — кешене ныгыта, ә дога авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә”, — дип әйткән Александр атакай үзенең чыгышында.
Чатырның тагын бер танылган кунагы — Мәскәүнең мөселман сайты блогеры Рәсул Тавдиряков. Ул Мордовиянең Белозерье мәктәбендә яулык бәйләп йөрү тыелган вакытта мөселман хатын-кызларын яклап чыгу, Нигериядә яшәүчеләргә коелар казып чиста су белән тәэмин итү кебек күпсанлы яхшы гамәлләре белән танылган. Аның сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлаган Сызран мөселманнары: “Безнең тормыш африкалылар тормышы белән чагыштырырлык та түгел. Ходайның биргәненә шөкер итеп яшик”, — дип дога кылганнар.
Быел Самараның Җәмигъ мәчете йортында икенче мәртәбә урнаштырылган Рамазан чатырындагы ифтар мәҗлесләренә дә көн саен 200 — 300ләп кеше килә икән. Шуларның берсендә мөфти Талип хәзрәт Яруллин ифтар мәҗлесләрендә төрле милләт ашлары пешерү конкурсы үткәрергә тәкъдим иткән. Бу идеяне аңа Украина мөфтие шәех Әхмәт Тамим биргән булган. “Без бүген сезгә татар ашлары тәкъдим итәбез, — диде Талип хәзрәт. — Өстәлләрдә токмач, өчпочмак, чәкчәк. Сез татар милли ашларыннан авыз иткән арада, кыскача гына татар тарихы белән дә таныштырып үтәрбез. Киләсе мәҗлесләрдә башка мөселман халыкларының ашларын да ашап карарга мөмкин булыр”, — диде. Хәбәрчебез аны ифтар мәҗлесендә катнашучыларга вәгазь сөйләгәндә фотосурәткә төшереп алды (рәсемдә).
Шулай итеп, мөселман динендәге төрле милләт кешеләре Рамазан чатырында үз гореф-гадәтләре буенча Ифтар мәҗлесләре үткәрә башладылар. Мәсәлән, Самара Җәмигъ мәчетенең Рамазан чатырында 27 майда — чечен, 30 майда — башкорт, 31 майда — дагыстан, 1 июньдә -төркмән, 2 июньдә — казах, 3 июньдә — кыргыз, 4 июньдә — азәрбайҗан, һәм 5 июньдә — таҗик ифтарлары уздырылган.
Самараның Гагарин урамындагы “Белоснежка” милли татар ашханәсехуҗалары — ирле-хатынлы Тәлгать һәм Фәнүзә Мортазиннар һәм аларның әниләре Бибинур ханым Нуретдинова да шулай ук бик тә матур ифтар мәҗлесе оештырганнар иде. Анда алтмыштан артык милләттәшебез авыз ачты, ифтарда Самараның Җәмигъ мәчете мөәзине Илнур Сабиров укыган Коръән сүрәләрен, сөйләгән вәгазьләрен тыңлады.
Астагы рәсемдә сез Бибинур ханымны (уртада) улы Тәлгать һәм кызы Алия белән күрәсез.
Аллаһы Тәгалә бу мәҗлесләрне оештыручыларның эше белән канәгать калсын иде, фани дөньяда да, бакыйлыкта да рәхмәтләреннән ташламасын иде.
Сәхифәне Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Просмотров: 1544