Иң көчлеләр, иң җитезләр

Спортсмены

Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәктәбе спортчылары районда иң көчле командаларның берсе булып санала. Менә быелгы уку елы нәтиҗәләре буенча да алар район спартакиадасында җиңеп, грамота һәм күчмә кубок белән бүләкләнделәр. Монда Немутолла Абдусаматов, Альмир Әхмәдуллин, Артур Шамкаев, Реваль Мәрдәнов, Рәсим Фәрданов, Альмир Фәләхов һәм Алексей Шишковның өлешләре зурдан. Егетләр районның бөтен спорт ярышларында катнашып, гел 1нче һәм 2нче урыннарны яуладылар, округ ярышларында да призлы урыннар алдылар.

Майда Камышлыда футбол буенча “Күн туп” (“Кожаный мяч”) өлкә ярышларының район этабы узды. Киеренке көрәштә 7-9 сыйныф укучылары арасында Иске Ярмәк командасы беренче урынны яулады. Җиңел атлетика буенча да егетләребез яхшы нәтиҗәгә ирештеләр. Ә кызлардан бу спорт төрендә Эльмира Шишкова, Виктория Храмова, Ләйсән Яруллина, Алена Разыграева, Юлия Шәйдуллина яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Спортсмены

Немутолла Абдусаматов (сулдан уңга), Альмир Әхмәдуллин, Артур Шамкаев, Реваль Мәрдәнов, Рәсим Фәрданов, Альмир Фәләхов.

Алда җәйге каникуллар. Спорт­чыларыбызга аларны кызыклы һәм файдалы үткәрергә, рәхәтләнеп ял итәргә телибез.

Президент уеннарында сынатмадык

Камышлы районы мәктәп­ләре арасында «Президент спорт уеннары» дип атал­ган Бөтенроссия спорт ярыш­ларының муниципаль этабы булып узды. Укучылар стритбол (баскетболның бер төре), өстәл теннисы һәм шашка уеннарында көч сынаштылар.

Ярышларда Иске Ярмәк мәк­тәбе укучылары аеруча яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Шулай, стритбол буенча 8 — 9нчы сыйныф егетләренә тиңнәр булмады. Бу җиңүгә Альмир Фәләхов, Алексей Шишков һәм Артур Хәкимуллин зур өлеш керттеләр. Ә менә кызлар командалары уенында искеярмәклеләр беренчелекне Камышлы мәктәбе укучыларына биреп, икенче урынга чыктылар.

Иң күп очконы командага өстәл теннисы ярышларында Иске Ярмәк мәктәбе укучылары Ләйсән Яруллина һәм Альмир Фәләхов китерделәр. Ә шашка уеннарында Шукурулло Мирадилҗановның уенын билгеләп үтәргә кирәк. Аның осталыгы безнең командага бу спорт төрендә дә беренчелекне яуларга ярдәм итте.

Әсгать ГЫЙЛАҖЕВ, Иске Ярмәк мәктәбенең физкультура укытучысы.

Камышлы районы.

 «Бердәмлек».

 

 

 

Просмотров: 1360

Комментирование запрещено