М.Айтуганова Башаров турындагы фикерен Баулы журналисты дөрес аңламавын әйтте

0185Танылган кинопродюсер Миләүшә Айтуганова Марат Башаровны “Мулла” фильмына төшергә чакыруына үкенми һәм танылган актерның катнашуы проектка игьтибарны арттырды, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Баулы район газетасында язылган мәкаләне шәрехләп әйтте.

2018 елның 6 июнендә “Хезмәткә дан” газетасының рәсми сайтында чыккан “Кинопродюсер Миләүшә Айтуганова баулыларга Марат Башаровны “Мулла” фильмына чакыруына үкенүен белдерде” дип исемләнгән язмасында мондый сүзләр бар: “Фильмда Татарстан артистлары гына түгел, танылган актёр Марат Башаров та катнашкан. Дөрес, кечкенә генә рольдә. Әмма баулылар белән очрашуга килгән фильм продюсеры, “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, әллә шаярып, әллә чынлап, Марат Башаровны чакыруына үкенеп тә алуы хакында белдерде. Мәсәлән, актёрның бер эш көне 300 мең сумга төшкән”.

Татарстан Республикасының “Татаркино” Дәүләт бюджет мәдәният учрежденисе директоры Миләүшә Айтуганова әлеге язма белән ризасызлыгын белдерде. “Сүзләремне дөрес аңламаганнар, билгеле. Фактларны үзгәртеп утырырга кирәкми, — диде ул. — Әйтергә теләгән фикерем шул иде: Марат Башаров кебек популяр актерның “Мулла”да катнашуы фильмга игътибарны арттырды гына. Дөрес, андый дәрәҗәдәге актерлар бәяләрен яхшы белә. Ләкин чыгышы белән татар булган Маратның карьерасында бу беренче Татарстан фильмы булды, ул алга таба да безнең проектларда катнашу теләген белдерде. Мәскәүдә генә түгел, бездә да бар оста актерлар, теге яки бу рольгә туры китерергә кирәк бит әле аларны. “Мулла” фильмының иҗат төркеме Марат Башаровның эшен югары бәяләде: үз эшенә актер җитди карый, төшерү вакытында текстын ятлап өлгергән иде, кадрда эшләү тәҗрибәсе зур, аның катнашындагы сәхнәләрне бик тиз төшердек, диделәр”.

  • “Мулла” фильмы 2017 елның августында төшерелә башлады. 2018 елның апрелендә аның презентациясе тәкъдим ителде. Рамазан аенда ул Татарстан районнарында күрсәтелде һәм иҗат төркеме белән очрашулар оештырылды.
  • Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы нигезендә эшләнгән фильм Әтнә татар дәүләт театры базасында төшерелде. Әсфәндияр ролендә – театрның баш оежиссеры Рамил Фазлыев. Кино сценариена кертелгән яңа образда – Әсфәндиярның дусты ролендә Марат Башаров төште.

“Татар-информ”.


КОНТЕКСТ:

М.Айтуганова М.Бәшәровны “Мулла” фильмына чакыруына үкенүен әйтте

 

Просмотров: 1318

Комментирование запрещено