Татар журналисты Наил Алан 55 яшендә вафат. Мәгълүматны “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе җитәкчесе Рим Гыйлфанов раслады. “Наил Аланның үлеме — татар халкы өчен зур югалту. Ул үзенең позициясе, стиле белән татар дөньясына танылган шәхес иде”, — ди Рим Гыйлфанов.
“Азатлык” радиосы корреспонденты, 55 яшьлек Наил Алан Көнбатыш Африканың Кабо-Верде Республикасында ял иткәндә вафат була. Хезмәттәшләре йөрәк авыруыннан булса кирәк, дип фаразлыйлар. Рим Гыйлфанов Наил Аланның сәламәтлегенә зарланганы булуын әйтә. Әмма журналист, курыкмыйча, Африкага чыгып киткән. Бу — аның Африкага өченче сәяхәте булган.
Наил Алан үзен туган авылына алып кайтып җирләүне васыять иткән булган.
- Наил Алан Хисамиев 1963 елның 5 июнендә Татарстанның Теләче районы Алан авылында туган. 1980 елда Алан урта мәктәбен, 1986 елда Казан дәүләт университетын тэмамлаган. Төмәндә эшләгән. Соңгы эш урыны — «Азатлык» радиосы. Соңгы елларда Прагада яшәгән.
* * *
5 июня ему исполнилось 55 лет.
11 июня скончался журналист татаро-башкирской редакции Радио Свободная Европа Наиль Алан.
Наиль Алан начал сотрудничать с Радио Азатлык в 1993 году — тогда он проживал в Тюменской области России и писал о жизни и проблемах сибирских татар. После переезда в Казань он продолжил работу с Радио Азатлык, а с 2011 года проживал в Праге.
Алан писал о национальных правах татарского народа, о развитии национальной культуры, состоянии татарских сёл, о проблемах сибирских татар. Он был одним из ведущих журналистов татаро-башкирской редакции Радио Свободная Европа.
Наиль Алан родился в деревне Алан Тюлячинского района Татарстана. В 1986 году окончил отделение татарского языка Казанского университета, после чего получил направление преподавать татарский язык в деревнях Тюменской области.
Со статьями Наиля Алана можно ознакомиться здесь.
Просмотров: 825
Гюре якты булсын,туфраклары жинель булсын,жяны Жянняття булсын.Амин