На встрече с читателями в Казани Гузель Яхина заявила о нежелании называться «татарским Шолоховым» / Гүзәл Яхина күзләрен ача: язучы үзенең атеист булуын әйтте һәм милләт турындагы сорауларга җавап бирүдән баш тартты

print_7630В Национальной библиотеке Татарстана писательница Гузель Яхина провела встречу с читателями. Она презентовала свой новый роман «Дети мои» и ответила на многочисленные вопросы поклонников.

На встрече писательнице сообщили, что ее называют «татарским Шолоховым». Это оказалось настоящим открытием для Яхиной. Немного помедлив от удивления, она сказала, что предпочитает отшутиться. «Я к этому никак не хочу относиться, и лучше бы мне было этого не знать», –открестилась от необычного звания она.

Большая часть полуторачасовой встречи была посвящена творчеству знаменитой уроженки Казани. Жители столицы РТ интересовались не только новым романом, но и полюбившимся произведением «Зулейха открывает глаза». «Второй роман был мной задуман, когда я дописывала последние строчки «Зулейхи». Я писала его 20 месяцев, еще четыре ушло на верстку и редактуру. На самом деле, большая часть, она же самая трудоемкая, – это продумывание новой работы, создание сюжетной линии, синопсиса. Я написала шесть вариантов развития сюжета. Думала, от чьего лица вести повествование. Например, сначала главным героем был не поволжский немец Яков, а татарский мальчик, волею судеб попавший в немецкую семью. Потом героиней стала девочка-немка, в семье которой поселился чужак, тот самый мальчик. Между ними со временем завязалась любовная история. И только после главным героем стал немой немец, против собственной воли дважды ставший отцом», – рассказала Гузель Яхина.

Слушатели узнали, что роман «Зулейха открывает глаза» уже переведен на 20 языков. Еще 11 переводов находятся в работе. Два года назад к Яхиной обратились представители телеканала «Россия» с предложением снять по роману фильм. Два года шла работа над сценарием, теперь писательница ждет, когда ей представят финальный вариант будущего восьмисерийного фильма. Главную роль в нем исполнит Чулпан Хаматова. Гузель Яхина отметила, что относится к ней с большой нежностью: «Это не просто замечательная актриса, но и чистый человек. Ее чистоту невозможно скрыть. Она видна в любом гриме, в любом костюме. Я считаю, что Чулпан очень похожа на Зулейху».

Вместе с тем писательница в процесс производства киноленты вовлечена мало. По ее словам, пора отрываться от Зулейхи и творить что-то новое, иначе «придется идти под ручку со своей героиней всю жизнь». «Мне было бы больно резать по живому, разложить роман на хирургическом столе. Я бы не смогла сделать это мастерски, поэтому доверила писать сценарий профессионалам. Так что в съемочной группе я имею лишь консультативный голос», – закрыла тему Яхина.

При этом она добавила, что была бы рада увидеть фильм и по новому роману «Дети мои», однако сделать это будет непросто, ведь повествование идет от лица немого героя. «Это был бы вызов для кино. Я не знаю, как можно переложить на экран образы моего романа. Но если найдется такой режиссер, буду только за», – подчеркнула писательница.

На вопрос о том, как писательница относится к проблеме изучения татарского языка в республике, Яхина ответила кратко: «Я не даю комментариев по этому вопросу».

«Татар-информ».

* * *

“Зөләйха күзләрен ача” романы авторы, язучы Гүзәл Яхина Милли китапханәдә “Дети мои” (“Балаларым минем”) романын тәкъдим итте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе кичәдә язучының дингә, туган телләрне өйрәнүгә карата мөнәсәбәтен ачыклады.

ТРның Милли китапханәсенә кешеләр зал тутырып килгән иде. Дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да бар иде. Ул, язучыны хөрмәтләп, аңа котлау сүзләрен һәм чәчәк бәйләмен ирештерде. Беренче бүлектә язучы белән җанлы сөйләшү, әңгәмә үтсә, икенче бүлектә исә Гүзәл Яхина белән автограф-сессия, аңа шәхси сораулар бирү, истәлеккә фотога төшү оештырылды.

Яңа роман әтиләр һәм балалар, чынга ашмаучы совет әкияте турында

Гүзәл Яхина иң элек Казан тамашачысын әсәренең сюжеты белән таныштырды: “Дети мои” романында совет вакытының башлангыч чорында Идел буе немецларының тормышы сурәтләнә. Романда 1916 елдан алып 1938 елга кадәр вакыйгалар гәүдәләнә. Яков Бах – Иделнең сул як ярында немец автономиясендә яшәүче авыл укытучысы. Ул үзенең тормышын салмак кына үтеп китәр дип уйлый. 1917 ел җитә, инкыйлаб башлана, аннан соң ачлык еллары, репрессияләр була… Һәм әлеге зур вакыйгалар баш герой белән үрелеп бара. Баш геройга әти дә, иҗади шәхес тә булырга туры килә. Шул рәвешле, Яков Бах төрле мөнәсәбәтләргә кереп бетә. 22 ел буена баш геройның яшәү рәвешен, хатын-кызга, балаларга мәхәббәтен күзәтәбез. Икенче яктан, баш герой әйләнә-тирәдә нәрсә булганына игътибар итә. Менә бу “Дети мои” романының сюжет нигезе”, — дип башлады кичәне Гүзәл Яхина.

“Метафорик элементлар һәм образлар немец әкиятләреннән алынды”

Гүзәл Яхина сүзләренчә, романда әкияти урыннар күп. “Анда метафорик тел кулланылды. Романда кулланган метафораларны һәм образларны мин немец әкиятләреннән табарга тырыша идем. Әйтик, бертуган Гриммнар әкиятләрен берничә тапкыр укып чыктым. Соңрак, әлеге образларны романның текстына кертеп җибәрдем. Әкияти сюжетлар, легендалар да очрый. Бу ике дөньяны чагыштырып карау өчен эшләнелде – герман әкиятенең кырыс дөньясы һәм башлангыч совет заманының артык кырыс булмаган дөньясы. Шуңа күрә дә баш герой совет чорын күзәтә, ул реалияләрне немец әкиятләренең сюжетларында таба. Романның төп эпизодлары унбишенче, уналтынчы һәм унҗиденче бүлекләрендә, алар композициянең нәкъ үзәгендә тора, бу алдан уйланылган әйбер. Ә уналтынчы бүлек турында сөйлисем килми, ул иң мөһим бүлек булып санала, укыгач, аңларсыз”, — диде ул.

Яңа роман кайчан уйланылган? 

“Дети мои” романы минем беренче романым – “Зөләйха күзләрен ача”ның соңгы битләрен язып бетергәндә үк уйлап куелган иде. Әмма икенче романым дөнья күргәнче инде өч ел үтте. Шуның ике елын, төгәл егерме айны мин “Дети мои”романын язуга багышладым, ә дүрт ай буена әсәремне редакцияләүгә, вёрсткага һ.б. сарыф иттем.

Романны язар алдыннан бик ныклап әзерләндем, чөнки әсәрдә дөреслек бар, ул детальләрдә чагыла. Архив материаллары, газеталар, музейлар, фильмнар һәм Идел буенда яшәүче немецлар тарафыннан язылган китапларга мөрәҗәгать иттем. Китаплар дигәннән, алар инкыйлабка кадәр немец телендә готика шрифты белән нәшер ителә, миңа готика шрифтын да үзләштерергә туры килде. Ул текстлар интернетта, китапханәләрдә бар”, — дип сөйләде Гүзәл Яхина.

Шулай ук Гүзәл Яхина тоталь диктант язучы кешеләрне дә искә төшереп узды, чөнки тоталь диктантның өч тексты да романның беренче бүлегендә бар. 

Әсәр ничек иҗат ителә? 

“Әсәрне язганда планга таянып эшлим. Әлбәттә, 70% уйлап табылган вакыйга нигез булып тора. Планны төзү, миңа калса, иң күләмле эш. Драматик сюжетны тарихи фактлар белән дә бәйләргә кирәк. Шулай ук, әсәрдә төгәл, дәлилләнгән тарихи фактлар гына булырга тиеш.

Дөресен әйткәндә, киләчәк турында, ягъни фантастика жанрында бөтенләй эшли алмыйм. Ә хәзерге заман турында язып караганым булды, әмма миңа бик авыр бирелде” – дип белдерде Гүзәл Яхина. 

“Дети мои” романы иң башта кайсы телгә тәрҗемә ителәчәк?

“Дети мои” романы Мәскәүдә 14 майда дөнья күрде, ул беренче булып немец теленә тәрҗемә ителәчәк, килешү инде төзелгән. Барысы да яхшы барса, тәрҗемә быел төгәлләнеп, 2019 елның сентябрь аенда чыгар дип көтелә. Бу бик яхшы темп”, — дип сөенече белән уртаклашты язучы.

Киләсе әсәр кайчан язылачак? 

“Дети мои” романын мин дачамда булганда, бүлмәмдә бикләнеп язып бетердем. Соңгы юлларын иҗат иткәндә инде алда язылачак әйбер турында уйлар килә башлады. Язылачак әсәремнең идеясе инде шунда ук туды”, — дип серен әйтте Гүзәл Яхина.

Гүзәл Яхина инстаграмда үзенең аккаунтын ачарга җыена 

“Мин Фейсбук социаль челтәрендә бар. Ул минем авторлык битем, мин аны китаплар турында яңалыклар чыгарыр, очрашулар графигын төзер һәм интервьюларны урнаштырыр өчен кулланам. Берничә көн элек кенә минем шәхси сайтым ачылды. Дөрес, аны мин ачмадым, бер энтузиаст укучым үз көче белән барлыкка китергән. Ул сайтны миңа күрсәтте дә, без аны 1 июньдә рәсми рәвештә ачып та җибәрдек. Анда мәгълүмати әйберләр генә чыгарыла. 

Күптән түгел миңа кайбер Татарстан язучыларының Инстаграмда үзләренең шәхси аккаунтлары барлыгын сөйләделәр. Мин уйладым да, заманага каршы килеп булмас, дидем. Тиздән инстаграмда үземнең аккаунтым барлыкка киләчәк”, — диде Гүзәл Яхина.

Гүзәл Яхина Аллага ышанмый 

“Юк, мин дингә ышанучы кеше түгел. Мин төрле диннәргә ихтирам белән карыйм, шулай ук, мин төрле гыйбадәтханәләргә йөрим. Минем хөрмәтем зур, әмма мин дин кешесе түгел. Мин атеистик гаиләдә үстем, минем балам да дингә ышанмый”, — дип шаккаттырды халыкны Гүзәл Яхина.

Җавапсыз калган сорау… 

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе язучы Гүзәл Яхинадан “туган тел ата-ана иреге белән укытылырга тиешме яисә мәҗбүриме” соравы белән мөрәҗәгать итте, аның бу канунга карата карашын сорады. Әмма Гүзәл Яхина җавап бирүдән баш тартты: “Телләр мәсьәләсенә кагылышлы бернинди комментарий да бирә алмыйм, фәкать үземнең яңа романым буенча гына сөйли алам. Бу турыда бөтенләй берни дә әйтмим”, — диде ул.

intertat.tatar

Просмотров: 987

Комментирование запрещено